Логотип
Поздравления

Мәдинә Авзалова бәйрәме котлы булсын!

Ул – редакциябезнең сәламәтлек саклау, социаль яклау, авыл хуҗалыгы министры бугай... Парламент пулы... Бала хокукларын яклаучы, аналарны кайгыртучы журналист тагын... Спорт – яраткан темасы... Әйтсә – өздереп әйтә! Эшләсә – яндырып эшли! Хаклыкны даулап ярсып чыга!



Бар ишекләрне ачтыра белә, диләр аның турында. Таңнан командировкаларга чыгып китеп, әллә нинди проблемаларны чишә, күпләргә – ярдәм итә, кемнәрнедер утлы табага бастыра...  Ул кем? «Сөембикә»не укучылар табышмакны шундук чишәчәк: Мәдинә Авзалова!

 

Тәвәккәл, җитез, кыю, баш бирмәс чын егетләр холкына хатын-кыз йомшаклыгы, уңган хуҗабикә осталыгы, сер сыяр кайнана зирәклеге, ягымлы дәү әни юмартлыгы, сылу хатын көязлеге дә кушыла да, ул кабатланмас Мәдинә апабызга әйләнә!



 

Туган көнендә аңа илһамлы сәгатьләр, күңелле мәшәкатьләр, саулык-сәламәтлек телибез. Каләме һәрвакыттагыча үткен булсын! Бар хыяллары чынга ашсын!    


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар