Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Казанда гомер итүче туганыбыз Сибгатуллина Әлфия Фаикъ кызы бүген үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен – юбилеен бәйрәм итә.
Һәр кешенең язмышы туганда ук язылып куелган диләр. Авырмы ул, җиңелме, аңа әлеге гомер дигән әйләнмәле-тулганмалы сукмакны үтәсе, кат-кат уралган язмыш йомгагын да үзенә сүтәсе.
Әлфия, шөкер, син үзеңә язылган гомер сукмагын башкаларга да үрнәк булырлык итеп үтә белдең. Кечкенәдән үк хыялланган табиб һөнәре буенча югары белем алып, шифалы кулың белән дә, җанга дәва булырлык йомшак телең белән дә кешеләргә сәламәтлек бүләк иттең. Хәзер дә озак еллар хезмәт иткән коллективыңда – Республика клиник дәваханәсендә хезмәт куясың.
Көчле рухын, үҗәтлегең, кече күңеллегең, ярдәмчеллегең һәм кешеләргә булган мәхәббәтең, уңганлыгын сиңа тормышта да, хезмәтеңдә дә бары тик канатлар гына куйгандыр. Син тормышта да 90 яшь чигең узып бакыйлыкка күчкән газиз әниебезгә шифа бирүче ныклы терәге булдың, хәзер дә туганнарыңның хөрмәтле сеңлесе һәм апасы, дусларыңның чын таянырлык дусты син.
Алга таба да һәр туар таңга сөенеп, бүгенге тормышка шөкерана кылып, исәнлектә-саулыкта, бәхет-сәгадәткә тиенеп яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итсә иде.
Әле тагын бик күп еллар сихри ак кышларны, алтын мул көзләрне, чәчкәле-җиләкле матур җәйләрне, туган көнле язларыңны бергәләшеп каршыларга Ходай Тәгалә насыйп итсә иде.
Сөйкемле карашың кояшка тиң –
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсен.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк кинәшләрен, җылы сүзең;
Иркәлисен, яратасын, юатасын,
Тынлыйсың да, анлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Сине яратып – апаң Гөлсинә һәм Гөлнур, энең Илгиз, җизниләрең Җәмил һәм Мидхәт, киленебез Римма. Шушы матур теләкләргә син якын итеп үстергән балалар Айрат, Азат, Альбина, Илһам гаиләсе һәм оныклар Булат, Адилә, Алинә, Ильяс, Наилә, Дания, Хәким, Камилә, Гадел, сине хөрмәт итүче күпсанлы туганнар да кушыла.
Комментарий юк