Логотип
Поздравления

Әлфия САФИНАны юбилее белән котлыйбыз!




Бүген, 7 гыйнварда, Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туып, хәзерге вакытта Казанда гомер итүче Әлфия Баһрам кызы САФИНАның юбилее. 


Кадерле дустыбыз!

Эчке Эшләр министрлыгының матбугат белгече буларак, эшең бик җаваплы. Син, закон сагында тору белән беррәттән, галиҗәнәп сүзгә дә хезмәт итәсең. Татарстан полиция хезмәткәренең данлы эшен яктыртуда, җәмгыятьтә аның абруен күтәрүдә, җинаятьләрне булдырмый калу өчен, җәмәгатьчелек белән полиция арасында ныклы хезмәттәшлек күпере салуда күп көч куясын. Эчке эшләр министрлыгы белән республика журналистлары арасында дустанә, эшлекле мөнәсәбәт урнаштыруда, халыкка оператив, дөрес мәгълүмат җиткерүдә Синең өлешең бәяләп бетергесез. 




Тау ягы төбәгенең данлыклы мөгаллимнәре Баһрам абый белән Фәния апаның нигез утын сүндермисең. Әз генә ялың булуга, һәрвакыт туган авылыңа ашкынасың. Чишмә бәйрәмнәре, якташлар очрашулары синең башлангычың, синең тырышлыгың белән, истә калырлык итеп уза. 
Без – дусларыңның да, ышанычлы терәге Син. «Әлфия булган җирдә һәрвакыт кояш. Көннәр нурлы, якты», – дибез, чөнки дустыбыз синнән һәрвакыт җылы нур, бетмәс-төкәнмәс энергия бөркелә. Бик ярдәмчел, тугры дус, кызык Алсуга якын сердәш, олы таяныч Син. Озык еллар шулай матур итеп, гөрләп яшәргә, картаймаска язсын!



Кадерле дустыбыз! Мәңге өзелмәс сәламәтлек, мул табын, тыныч күк йөзе, эшеңдә зур уңышлар, бәхет, сөенечләр генә телибез. 
Иң изге теләкләр белән, Казан дәүләт университетында бергә укыган төркемдәшләрең: Чулпан Әхмәтова, Филизә Гомәрова, Флёра Гыйниятуллина, Әнзия Ханнанова, Азат Низамиев, Нәсүр Юрушбаев, Айрат Салаватуллин, Луиза Сөнгатуллина, Нурислам Исмәгыйлев, Люция Шәрәфиева.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар