Моннан 50 ел элек шифалы сулы челтер чишмәләре, җиләкле–бөрлегәнле урманнары, мәһабәт таулары белән үзенә бер ямьле булган Кама Тамагы районы Кече Кариле авылында туып-үскән, хәзер дә туган төбәгендә гомер итүче Гимадиева-Бурнашева – Кәшифә Кашшаф кызы үзенең гомер бәйрәмен – алтын юбилеен бәйрәм итә.
Яшьлек дустыбыз, классташабыз Кәшифә! Дөньяга аваз салган көннән алып, кеше гомер баскычлары буенча алга үрмәли. Иң элек гамьсез балачак бусагасын, яшьлек еллары белән бергә бәйләнгән мәктәп елларын, шатланып-канатланып зур адым белән атлап чыккан мөстәкыльлек бусагасын, ә аннан инде тагын-тагын бик күп баскычларны үтә. Аларның биеге дә, тәбәнәгрәге дә, шомасы да, сикәлтәлесе дә булгандыр. Чөнки ул баскычлар үтелгән һәм әле тагын да үтәсе тормыш үре баскычлары. Болар барысы мизгел булып гомер дәфтәренә язылган.
Нинди генә булса да гомереңнен алтын урталыгына матур нәтиҗәләр белән киләсең. Яратып башкара торган хезмәтең, ныклы гаиләң, һәр чакта да иңен куярга әзер торган тормыш юлдашың Слава, берсеннән-берсе тәрбияле балаларың Сиренә, Азат, Денис, сөеп туймас онык-оныкчыкларың – болар барысы да синең акыллы, уңган хатын-кыз, кадерле әни, йомшак күңелле дәү әнинең үзе теләгәнчә тудырган тормышы. Гомерләренең соңгы көненә кадәр кадерле әти -әни булып яшәгән, җылы караш, татлы сүздән, тәмле ризыктан өзелмәгән әниең Асия һәм әтиең Кәшшаф аганың хәер-фатихасын да алып кала алган бала да син.
Комментарий юк