«Гөлнур кайда икән?» «Гөлнур кайтты микән?» «Гөлнур кирәк иде...» Гөлнурның кирәк булмаган чагы юк шулай! Ә ул әле телевидениедә, әле татар Конгрессында, әле очрашуда... Чиләбедә йә Оренбурда, Пензада йә Ульянда... Алай гынамы?! Кубасына да, Германиясенә дә китеп бара. Һәм... йотылып укый торган язмалар алып кайта! Искитмәле язмышлы геройлар таба, көтелмәгән ситуацияләргә эләгә... Чып-чын журналист!
Шигырь укып та, җыр тыңлап та күңеле нечкәрә торган, коллегаларының һәр уңышына, табышына сөенә белгән, яңалыкны шундук эләктереп алып, аны үз калыбына күчерә алган
Гөлнурыбызны – Нурлы гөлебезне бүген чәчәк-гөлләргә күмәсе (чәчәкләр ярата!), китаплар белән сөендерәсе (метрода да укый!), ерак сәфәрләргә чакырасы (илләр гизәргә маһир!), Яңа ел алды урамнарындагы төсләр балкышына сокландырасы (җанының яртысына рәссамлык та поскан!), тагын әллә нинди көтелмәгән матур мизгелләргә урыйсы (ихластан сөенәчәк!) килә!
Бүген – Гөлнур Туган көн!
Котлыйбыз-котлыйбыз-котлыйбыз!!!!
Поделиться:
Комментарий юк