​Хөрмәтле Кадрия ханым!

--, 22 ноябрь 2016 - 00:00
284
0
0
Сезне– «Ак калфак»ның затлы ханбикәсен, дөнья буйлап сибелгән татар хатын-кызларының сердәшен һәм киңәшчесен, «Сөембикә»нең якын дустын һәм фикердәшен, Актанышның асыл кызын – Туган көне белән котлыйбыз!



Сез – күпләребез өчен зыялылык, зирәклек, тәвәккәллек, мәрхәмәтлелек, ягымлылык өлгесе, чын хатын-кыз була белү сере. Эш-мәшәкатьләр белән тулы дөньягызны изге уйларыгыз, матур хыялларыгыз яктыртсын, баетсын, яңадан-яңа эшләргә көч һәм илһам бирсен! 

Сокланабыз! Яратабыз! Сөендерергә ашыгабыз!


Ихтирам белән, «Сөембикә» кызлары.   
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар