Логотип
Поздравления

Кадерле Лариса! Гомер бәйрәмең – матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!

Гомер бәйрәмең – матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!

Күпләр үзеңне әле кайчан гына шушы журнал редакциясенә эшкә килгән кичәге студент кыз итеп хәтерлидер. «Мәктәп директоры кызы», «Шагыйрь Зөлфәт килене» дип йөртә башлап, бераздан «үзебезнең Лариса»га әйләндең син. Университет, ВМК, комсомол, стройотряд, поход, сплавлар шаукымы белән килеп кереп, «Сөембикә»ләрне бөтенләй яңача ритмга күчерә алдың! Үзеңнән һәрчак әйбәт энергетика, җылылык, романтика, драйв, ихласлык бөркелә. Журналны да яңача, заманча итеп күрә белдең һәм җиң сызганып үзгәрешләр кертә башладың. Позитивка төренеп, креатив идеяләргә күмеп ташлый, максатлар куя, әллә ниләр уйлап таба, оештыра һәм җиңеп тә чыга торган тәвәккәл, принципиаль, җаваплы, тиктормас баш редактор диләр синең хакта, Лариса!

Һәркайсыбызны җайлый-көйли, барысын да бизмәнгә салып тигезли белүең йолдызлыгыңнан күчкәндер. Үлчәүнең бер башында – редакция, икенчесендә – гаиләң. Азаматның сөекле хатыны, Камилә һәм Кәримә атлы гүзәл кызларның әнисе, Эльза апаның кадерле кызы, Фирая ханымның яраткан килене... Син сеңел дә, син җиңги дә, син кодагый да... Ә безнең өчен – саклаучы фәрештә! Латинча «ларис» шул мәгънәне сыйдырган үзенә! Әти-әниең белеп куйган исемеңне! Диңгез алласы Посейдон оныгы да синең исемне йөрткән. Безнеңчә акчарлак була инде: ирек, очыш, хыял, яшәү символы – син ул, кыскасы: мең мәшәкатьле дөньяңда да елмаеп яшәгән, бәхетле була белгән һәм безне дә бәхетле итәргә омтылган Лариса!

Америка язучысы Эдвард Бок әйтүенчә, 50 яшьтә кеше яши генә башлый әле. Чөнки бу елларда ул чын казанышлар нигезен таба, башкаларга бирерлек байлык туплый, башкаларны өйрәтерлек акыл җыя, яңалык өчен урын әзерли.

Юбилеең белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетле кичерешләр телибез. Һәр туасы көнең алтын җепкә тезелгән мәрҗәннәргә тиң булсын. Янәшәңдә һәрвакыт якын, яраткан кешеләрең сөендерсен, үзеңнең аларга иң кирәкле кеше икәнеңне тоеп яшә!

 

Яратып, «Сөембикә»ләрең

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лариса ханым! Алтын юбилей,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алтын юбилей ул, чынлап та, икенче сулыш ачылган, яңача яши башлаган чор. Көләч йөзле, ярдәмчел, япь-яшь һәм матур, уңган-булган Лариса ханымны туган көне белән ихластан тәбрик итәм. Гаилә бәхете, иҗат уңышлары, балалар игелеге теләп калам. Барыгызга да сәламнәр җибәреп - Зәрия.

      • аватар

        Лариса Маликова

        0

        0

        Зәрия ханым, бик зур рәхмәт сезгә)

        Хәзер укыйлар