Логотип
Поздравления

Гөлназ ШӘЙХИне туган көне белән котлыйбыз!

Бәхет өчен күп кирәкми. Иң мөхиме – үзеңне бәхетле тоеп яшәү. Безнең арада андый кешеләр сирәк. Бу урында, күпләргә таныш исем, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Фердинанд кызы ШӘЙХИЕВА хакында әйтәсе килә.

   

Һәрвакыт нинди генә каршылык булмасын, ул чыгу юлын таба. Аның максаты – һәркөн кемгә дә булса ярдәм итү. Гөлназның тормышы үзе ничек уйлаган, ничек ясаган – шулай бара.



Матур, кыю, күңелле, чын. Берәр кайчан булыр дип түгел, ә хыялларын тиз арада тормышка ашырып гомер итә ул.



Шуның белән күпләргә үрнәк. Якыннарының гына хәлен белеп яшәми, ә дөнья гизеп читтә яшәүче милләттәшләребез тормышы белән дә кызыксына. Аларның эш-гамәлен, көнкүрешен яктырта. Сөйли, яза, таныта! Ул, һәр мизгелен тоеп, бүген яши, шуның белән киләчәктә дә урын алачак.



Аның тагын бер күркәм гадәте бар: Гөлназ Шәйхи туган көнен, гомер бәйрәмен бик ярата. Без, аның якыннары, моңа сокланабыз. Ел саен 4 нче ноябрь көнне без бергә. Рәхмәт аңа! Котлыйбыз! Бәхетләрең озын гомерле булсын, Гөлназ!



САЙТЫБЫЗДА:
Гөлназ Шәйхи турында: http://syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1122
Гөлназ Шәйхинең Сәмәркандка сәяхәте: http://syuyumbike.ru/yashaesh/puteshestviya/?id=177
Гөлназ Шәйхи мәкаләсе: http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/millettesh/?id=1800

     
Гөлназ ШӘЙХИ белән әңгәмә: 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар