Кадерле дуслар! Бүген бәйрәм – халыкара Гаилә көне! Барыгызны да шушы җылы, матур, тирән мәгънәле көн белән котлыйбыз! Гаиләгездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын!
1994 елдан зурлап бәйрәм ителә торган бу көннең үз тарихы бар. БМО ассаблеясында махсус резолюция кабул ителеп, 15 май гаиләләрне саклау, яклау, зурлау көне буларак бәйрәм ителә башлый. 15 майда гаилә ныклыгын кайгыртып, конференцияләр, форумнар, фестивальләр уздырыла.
Җир йөзендә бүген гаиләләр ничек яши? Балалар ничек тәрбияләнә? Нинди кыенлыкларны җиңәләр? Гаиләнең өлкән кешеләрен ничек кайгырталар?.. Менә шулар турында уйланыр өчен дә бу көн. Гаиләгездәгеләргә үзеңнән җылылык, ярдәм, ярату күчерә торган көн дә...
Сез яраткан артистлар да котлый сезне! Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев, Замирә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар...
«Гаиләләрегез бәхетле булсын, дуслар! Ялгызлар гаиләле булсын! Якыннарыгызның җылысын тоеп, исән-сау яшәгез!» (Замира.)
«Гаилә көне белән, дуслар! Без дә ниһаять, өйдә торабыз, балаларыбызны көн дә күрәбез! Гаиләң булу шундый рәхәт! Мондый бәхеттән Ходай аермасын! Һәркемгә тулы гаиләле һәм балалы булырга язсын!» (Алсу һәм Азат Фазлыевлар.)
«Гаилә көне белән сезне, дуслар! Тынычлык, иминлек, гаилә бәхете!» (Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев.)
фото: https://pixabay.com
Комментарий юк