Керфегемнән ап-ак карлар үбә,
Күзләремдә – көзләр сагышы,
Бертуктаусыз аккан болыт булып
Минем Җирдән үтеп барышым...
Әлеге юлларның авторы шагыйрәбез Таңчулпан – Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә бергә укыгын сабакташабыз, хәзерге көндә Татарстан Дәүләт Советының матбугат үзәгенең баш белгече Чулпан Шәрип кызы ӘХМӘТОВА 17 декабрьдә гомер бәйрәме – тормыш юлының алтын урталыгын билгеләп үтә.
Кадерле дустыбыз! Менә гомернең кыл уртасына килеп, артта калган гамәлләрне барлар вакыт тә җиткән. Синең өчен бер дә үкенечле түгел ул еллар. Юбилееңа гел матур уңышлар белән генә киләсең. Алар барысы да Синең үҗәтлегең, тырышлыгың нәтиҗәсе.
Якты Таң йолдызыбыз – Чулпаныбыз! Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Казан дәүләт университетында 1984-89 елларда укыган 1042 төркемнең җаны, безне бер йодрыкка туплап, матур эшләргә әйдәп торучы ярсу йөрәге идең син. Бүген дә шундый булып каласың, без һаман синең яныңа сыенып гомер итәбез. Киңәшәбез, гөрләшәбез, Сиңа тиңләшәбез!. Авыр чакта юатырга, шатлыкларны бүлешергә ярый әле Син бар!
Акыллы, зирәк фикерле, туры сүзле, нурлы, көчле ихтыярлы кеше Син. Дәүләт Советында теркәлгән 100 дән артык журналистка депутатлар белән ике арада хезмәттәшлек күпере салучы, халыкка оператив һәм объектив мәгълүмат җиткерүдә олы булышчы Син!
Якыннарыңа чын мәгънәсендә олы дус, кызың Зиләгә сердәш, матур әни, яшәү өлгесе, әнкәең Тәрҗемәгә игелекле бала, туганнарыңа олы терәк, алтын багана булуыңны да беләбез. Синең яхшылыкларны санап чыгарга бер генә кәгазь бите дә җитмәс иде.
Кадерле дустыбыз! Сиңа имәндәй нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, иҗади уңышлар телибез. Тормышыңда иминлек, өеңдә бәрәкәтлек хөкем сөрсен. Рухи чишмәң саекмасын, кояшың сүнмәсен!
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, төркемдәшләрең – Әлфия Сафина, Люция Шәрәфиева, Нурислам Исмәгыйлов, Азат Низамиев, Филизә Гомәрова, Флера Гыйниятуллина, Нәсур Юрушбаев, Луиза Сөнгәтуллина, Рифат Фәттахов, Айрат Салаватуллин, Әнзия Ханнанова.
Комментарий юк