Логотип
Поздравления

Без сине яратабыз!

Көн бүген сүрән, караңгы дисезме?

Сизмибез!

Бездә редакциядә бәйрәм бит бүген! Эльмирабызның туган көне!

Кемдә – нәрсә, безнең Эльмирада быел музей елы. (Сез аны сизәргә өлгердегезме әле?!) Башта ул Алабуга музей-тыюлыгына чумды. Нәкъ менә чумды! Музейны республика, ил генә түгел, дөнья күләмендә таныткан тынгысыз хезмәткәрләрнең, тәвәккәл директорның һәр уңышын җентекләп өйрәнде, аннан бар туплаганын кәгазьгә төшерде. Кеше хезмәтен бәяләгәндә җөмләләр генә түгел, аерым сүзләр дә зур роль уйный: журналисттан гаҗәеп дәрәҗәдә сизгерлек таләп ителә. Эльмира үзалдына куйган бу бурычны «бишле»лек итеп үтәде! Бу язманы укыгач, алдагы җәйдә күрәсе килгән төбәкләр исемлегенә Алабуганы өстәп куючылар байтак булгандыр...

Ә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы турында соңгы санда чыккан язмасы?! Ак ташлы Кирмәнебезнең үзе кебек үк затлы, бай, колачлы ул! Мондый язмаларны бездә Эльмира Закирова гына яза белә...

Хәер, ул судагы балык кебек йөзгән өлкәләр байтак: укучыга тәкъдим ителәсе хикәяне иң элек ул сайлый, шигырьләрне ул укый. Безнең һәркайсыбызның язмасы аның күңеле аша уза: кырыс каләме каядыр кызыл кара белән төзәтүләр кертә икән – шунда ук ризалашабыз. Туган телебезне Эльмира кадәр камил белгән, нечкә итеп тойган, һәр төсмерен аңлаган журналистлар безнең редакциядә генә түгел, татар дөньясында да сирәк бүген.

Без аны яратабыз!

Һәм үзен генә дә түгел. Аның бөтен дөньясын яратабыз: ире Илдарны, улы Алмазны, сеңлесе Ританы, Ританың улы Искәндәрне, кызы Альбинаны. Эльмира өчен иң кадерле җир булган туган авылын – Байсарны яратабыз! (Кайчак ул Төркия, Чехия кебек илләргә барып ял итүдән Байсарга кайтуны, андагы тынлыкны, Сөн өстендә чыккан кояшны, андагы шәфәкъләрне өстенрәк тә күрә!) Авылдашларын, күршеләрен яратабыз! Мәктәбен, укытучыларын! Актанышка барып чыксак, без сезнең, мөгаен, һәркайсыгызны таныр идек... Без аның студент елларда ук тапкан дусларын яратабыз!

Бүген аны туган көне белән котлыйбыз! Сизгер, нечкә күңелле, ихлас, самими җанлы Эльмирабызны... Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы белән яшәвен телибез! Ходай аны иҗаттан, иҗатның татлы газабыннан аермасын...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар