Логотип
Поздравления

Алло, ишетәсеңме? Котлыйбыз, Мәдинә апа!

Яңа ел Мәдинә Авзалова туган көннән башлана! Безнең «Сөембикә»дә шулай. Һәм ул бөтен елга импульс бирә бугай. Шәп энергетика, тизлек, тәвәккәллек, бөтен каршылыкларны җиңеп, алга омтылу... Нәкъ Мәдинә апача! Аның егетлегенә сокланабыз без! Туры сүзле, кырт кистереп әйтә, гадел, зирәк, төгәл, «лёгкая на подъём» Мәдинә апабыз Такташның Алсуын хәтерләтә:

Салкын карга басып Алсу килә,
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле...

Күз алдыгызга килдеме? Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һич тайчанмыйча командировкага да чыгып китә, ябык ишекләрне дә ачтыра, ишек бикле булса, форточкадан керә, ни кырыс түрәләрне дә йомшарта безнең Мәдинә апа!

Салкын акыллы хирург, оста дипломат, таләпчән укытучы, гадел юрист, күз карашыннан аңлый белгән психолог сыйфатларын туплаган чып-чын журналист ул, кыскасы! Так держать, Мәдинә апа!



Алло, ишетәсеңме? Котлыйбыз сине! Тормышыңда уңышлар, сөенечләр, матур яңалыклар күп булсын!

Сине яратучы «Сөембикә» кызлары.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар