Логотип
Сораулар

Рита СӘЛАХОВА, йогышлы авырулар буенча югары категорияле табибә

Йогышлы авыруларга кагылышлы сорауларга табиб-инфекционист Сәлахова Рита Мизхәт кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Интоксик дигән средство нәрсә ул? Аны телевизордан Малышева да әйткән иде. Аның файдасы бармы ? Кемгә эчәргә була аны? Зинһар өчен аңлатыгыз әле. Бик зур рәхмәт. (Лира апа, Казан)

Эксперт җавабы:

Лира ханым! Сез интоксик дигән дару белән кызыксынгансыз. Кызганычка каршы, безнең республика даруханәләрендә андый препарат әле сатуда юк. Димәк, кулланырга рәсми рөхсәт бирелмәгән. Бары тик интернет-аптекалар аша гына заказ биреп кайтартырга мөмкин. Ул кеше организмында яшәүче паразитларга каршы көрәшү өчен тәкъдим ителә. Малышева тапшыруында әлеге препарат турында, чынлап та, яхшы фикерләр әйтелде. Әгәр «интоксик плюс» препараты кулыгызга килеп эләксә, аның оригинал булуына инанмый торып, кулланырга ашыкмагыз, табиб белән киңәшегез!

Хәзер укыйлар