Логотип
Сораулар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Исәнмесе. Минем ирем намазлар укый, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлады. Һәм шул вакытта ул бер чит хатын белән телефоннан аралашып сөйләшеп тора. Миннән яшереп, мин өйдә булмаганда сәгатьләр буе аның белән сөйләшеп ята. Аңа багышлап шигырьләр яза. Бу дин буенча дөрес гамәлме? Ирем моны гаеп эшкә санамый- мин аның белән йоклап йөрмим ич, -ди. Ә никахлы хатыны була торып башка хатын белән мәхәббәт уены уйнап яту дин буенча дөрес гамәлме икән? Аңлатыгыз әле зинһар . (Гүзәл, Татарстан)

Эксперт җавабы:

Ир кеше, башка чит булган хатын-кыз белән, никахлашу нияте булмаган очракта, сез аңлатып күрсәткәнчә әңгәмә корырга тиеш түгел.

Хәзер укыйлар