Логотип
Сораулар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Ирем еш аракы эчэ. Исерек вакытта мина 3 мэртэбэ "Талак" диеп эйтте. Безнен никах бозылган саналамы? (Рауза, Казан)

Эксперт җавабы:

Хәмер белән шаяру бик зур гөнаһ. Кеше үз теләге белән акылыннан баш тарта һәм аның бу халәттә әйткән талагы өчесе бергә генә санала. Бу очракта никахны кайтарып була. Ягъни никахны саклап калып була. Ләкин "Талак" сүзе белән шаярырга ярамый. Әгәр өчесе дә кабул булса хатын башкага үз теләге белән кияүгә чыгып, кияүдән кайткан очракта гына кабат никахны укытып булачак. Аллаһ яхшырак белүче.

Хәзер укыйлар