Буын-сөяк авыруларына кагылышлы сорауларга 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, табиб-ревматолог Мухина Равия Гаяз кызы җавап бирә.
Поделиться:
Коксартрозга операция ясатырга кирәк диде врач. Куркам, сөяк киселгән урыннан гангрена китмәс микән? Миңа 60 яшь инде. Уң аяк 4 см. га кыскарган, аксап йөрим. Сул аякта коксартроз. Төнлә сызланмыйм. Йөргәндә комачаулый шул. Бәлки операциягә бармаскадыр? (Разия, Чаллы)