Логотип
Сораулар

Равия МУХИНА, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире

Буын-сөяк авыруларына кагылышлы сорауларга 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, табиб-ревматолог Мухина Равия Гаяз кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Безнең кызыбыз бик сыгылмалы. Аякларын күтәреп, муенына куя ала. Зыянлы түгел микән аңа бу күнегүләр? (Ләйсән Хәкимова. Казан)

Эксперт җавабы:

Чынлап та, кайберәүләрнең буыннары гадәттән тыш хәрәкәтчән, сыгылучан була. Мондый «камырсыман» балалар мәктәптән үк аерылып тора: аякларын, арттан әйләндереп, җилкәгә салалар яки башка катлаулы күнегүләрне җиңел генә эшлиләр. Әти-әниләр, әлбәттә, моңа сөенә, балаларын гимнастикага яки биюгә бирә. Бик хәтәр күренеш икәнен генә аңламыйлар. Һаман суза, тарта торгач, мускуллар, сеңерләр, бәйләвечләр буыннарны тотып тора алмас хәлгә киләләр. Шуңа күрә еш кына буыннар урыныннан каймыгырга мөмкин. Ә инде һәртөрле имгәнү икенчел артрозга, ягъни кимерчәкнең ашалуына, ышкылуына, тора-бара ярылып китүенә китерә. (Бервакыт безнең үзәккә бер-бер артлы өч кыз килде. Өчесенең дә буыннары авырта. Берсе – 24 яшьлек һөнәри биюче, икесе хореография училищесының соңгы курс студентлары иде. Кызларның берсенең уң аягында – коксартроз, ә икенчесендә гонартроз булуы ачыкланды. Авыру азган, кызлар бернинди күнегү дә ясый алмас хәлдә. Кызганыч, алга таба һөнәрләрен алыштырырга киңәш бирдек.) Бала, сеңер-бәйләвечләре ныгымаган килеш гимнастика, бию белән шөгыльләнсә, кимерчәк ныклык ресурсын иртәрәк сарыф итә, зәгыйфьләнә һәм бу бик яшьтән остеоартроз башлануга сәбәп булып тора.

Хәзер укыйлар