Логотип
Сораулар

Равия МУХИНА, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире

Буын-сөяк авыруларына кагылышлы сорауларга 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, табиб-ревматолог Мухина Равия Гаяз кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Хәзер кемне генә тыңласаң да, остеоартроз белән чирли. Ул нидән барлыкка килә һәм аны дәвалап буламы? (Гайшә апагыз. Ижау шәһәре)

Эксперт җавабы:

Остеоартроз – буын кимерчәгенең һәм аны каплап торучы юка сөяк катламының ашалуы. Ул күбрәк тез һәм бот буыннарын зарарлый. Буынның төп өлеше булып кимерчәк санала. Кимерчәк гадәти хәлдә ике юеш бозның, бер-берсенә тиеп, шуып торуын хәтерләтә. Сәламәт буыннар бернинди шыгырдаусыз гына шуып йөриләр. Остеоартрозның нигезендә буынны төзүче сөяк, кимерчәк, бәйләвеч, сеңер, мускуллардагы үзгәрешләр, буын мае кибү, ян-яктан сөякләрнең үсеп китүе (кылчыклар хасил булу), буынның ялкынсынуы, анда су җыелу, шешү һ. б. ята. Зарарланган буын кул белән тотып караганда кайнар була, хәрәкәтләнгәндә авырта. Буынның кимерчәгенә килгән авырлык белән кимерчәкнең мөмкинлеге тәңгәл килмәгәндә, кимерчәк чатнарга, имгәнергә мөмкин. Остеоартроз авыруын китереп чыгарган сәбәпләрнең берсе – яшь олыгаю. Элек халыкта бу чирне «тоз утыру» дип йөрткәннәр. Чынлыкта, буыннарга тоз утырмый, ә, әйткәнебезчә, кимерчәкнең туклануы, андагы матдәләр алмашы бозыла. Бу хәл күбрәк илле яшьтән узган кешеләрдә күзәтелә, чөнки олыгайган саен организмдагы күзәнәкләр дә «картая». Кимерчәкнең ашалу процессы күзәнәкләрнең яңаруына караганда тизрәк бара. Остеоартрозның күбрәк хатын-кызларда күзәтелүе климакс чорында җенси гормоннарның кимүе белән аңлатыла. Ул нәселдән килергә дә мөмкин.

Остеоартрозны дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк һәм ул комплекслы булырга тиеш. Дәвалау дарулар ярдәмендә, физиотерапия һәм хирургия ысуллары белән алып барыла. Башлангыч стадияләрдә авыртудан дарулар ярдәмендә дә котылырга мөмкин. Иң беренче чиратта гормональ булмаган, ялкынсынуларга каршы көрәшә торган препарат билгеләнә. Бу төр даруларның беренче вәкиле – аспирин. Ләкин аспирин кебек препаратлар ашказаны-эчәк юлларында җәрәхәт, эрозия барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа да хәзерге яңа дарулар ниндидер тискәре йогынтылар булу ихтималын күздә тотып ясала. Төп таләп – аларны буын авыртканда, аз микъдарда эчү. Берьюлы бер төрдәге ике даруны бергә кулланырга ярамый. Төп басым кимерчәкнең туклануын яхшыртуга һәм аның ашалуын булдырмый калуга юнәлдерелгән даруларга – хондропротекторларга ясала. Авыру азганда, нинди генә дару эчсәң дә, файдасыз. Андый вакытта кимерчәкне алыштыру яхшырак. Хәзер мондый операцияне өлкән яшьтәге кешеләргә дә билгелиләр.

Хәзер укыйлар