Буын-сөяк авыруларына кагылышлы сорауларга 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, табиб-ревматолог Мухина Равия Гаяз кызы җавап бирә.
Поделиться:
Озаграк утырып торсам, кузгалып киткәндә буыннарым авырта. Юл аша чыкканда, туры җирдән барганда кисәк кенә дә авырта башларга мөмкин. Бу нинди чир икән? (Халидә Миңнуллина. Кама Тамагы.)
Авыруның үзен күрми генә диагноз куеп булмый. Артроз билгеләренә охшаган. Барган җирдән кисәк кенә авырту тою бигрәк куркыныч, чөнки андый чакта кимерчәк, кителеп, буынның эченә керә, берәр җирдә чөй кебек кысылып кала һәм кеше атлый алмас була. Кимерчәкне күп очракта операция юлы белән алырга туры килә. Шуңа күрә вакытында табибка күренегез.