Логотип
Сораулар

Равия МУХИНА, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире

Буын-сөяк авыруларына кагылышлы сорауларга 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, табиб-ревматолог Мухина Равия Гаяз кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Әнигә коксартроз дигән диагноз куйганнар. Монысы нинди чир тагын? (Гөлнара Сәетова. Азнакай)

Эксперт җавабы:

Ул артрозның бер төре. Коксартороз янбаш буынын зарарлый. Моңа шулай ук тумыштан килгән кимчелек тә сәбәпче булырга мөмкин. Бот сөягенең башы, ягъни аның икедән бер өлеше оча сөягенә – «оясына» кереп торырга тиеш. Оча-бот сөяге дисплазиясе булганда бот сөягенең башы «ояга» бөтенләе белән кереп китә. Бу вакытта буынга авырлык килү арта һәм авырту хасил була – артроз башлана. Бу авыру әкрен генә, «качып» кына килә. Буын зарарланганда, башта ул кыска вакыт эчендә сызланып авыртып ала. Кеше аңа игътибар бирмәскә дә мөмкин. Авырту көч килгәндә, бер халәттә озак торганда (сатучылар, станок артында эшләүчеләр, акушерлар һ. б.) арта. Утыргач, бераз ял иткәч, ул уза, һәм кеше шуның белән алдана. Тора-бара авырту ял иткәч тә узмый, буыннар төнлә дә сызлый башлый.

Хәзер укыйлар