Буын-сөяк авыруларына кагылышлы сорауларга 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, табиб-ревматолог Мухина Равия Гаяз кызы җавап бирә.
Поделиться:
Балабызда яссытабанлылык таптылар. Без аны әллә ни җитди авыруга санамыйбыз. Шулай да, ул нинди авыру һәм моны дәваламасаң, нәтиҗәсе ничек булырга мөмкин? (Зөһрә Хисамиева. Биек Тау районы.)
Бу тайпылышка җитди карарга кирәк. Аяк табаны амортизатор ролен үти, ә яссытабанлылык вакытында бу процесс бозыла, һәм йөргәндә буыннар, бигрәк тә тез, бот (янбаш) буыннары авырлык белән эшли. Яссытабанлылык ачыклануга, ортопедик аяк киеме кияргә, махсус олтырак (супинатор) кулланырга киңәш итәм.