Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Пенсия фондына бармыйча гына пенсия күләме турындагы белешмәне ясатырга буламы?

Эксперт җавабы:

Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү – Пенсия фондының иң еш сорала торган хезмәт күрсәтүләреннән берсе. Бу документны алу өчен күпчелек очракта гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына килеп мөрәҗәгать итә. Әмма моның өчен фондка килү мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе һәм расланган исәп язуы булу җитә. Пенсия төре һәм күләме (детализация белән) һәм билгеләнгән социаль түләүләр турында белешмәне дистанцион рәвештә алу өчен, Россия Пенсия фонды сайтында яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында «Шәхси кабинет»ка керергә кирәк. Белешмә Пенсия фонды төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланачак. Гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында раслаган исәп язуы булмаган очракта белешмә алу өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гражданнарга халыкны социаль яклау органнарына, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә һәм башка оешмаларга тапшырырга кирәкле белешмәләр алу өчен Пенсия фондынының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Хәзер укыйлар