Логотип
Саннар

Төкле аягың белән, Яңа елның яңа саны!

02 января 2023 Төкле аягың белән, Яңа елның яңа саны!

«Сөембикә» журналының тышлыгын Бурятия Республикасында гомер итүче милләттәшебез Саҗидә Батталова бизи. Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисенең тормыш шигаре – «Тамырларга кайтып, алга барам!» Бу татар кызының чанасына утырсаң, төшеп калмаячакларын татарлар гына түгел, Бурятиядә яшәүче башка халыклар да бик яхшы аңлый. 
Безне нәрсә көтә? Бу риторик сорауны үзенә кем генә бирми икән? Тормышта күңел тынычлыгын саклап калырга галим-психолог, психотерапевт Рамил Гарифуллин өйрәтә. 
2023 ел Россиядә укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Остазларыгызга карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен «Сөембикә» журналы аша җиткерә аласыз. Журналыбыз битләрендә «Остазым» рубрикасы ел буе дәвам итәчәк. Бу санда «ТАТМЕДИА» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина үзенең укытучысы Фәридә Исмәгыйлева турында иң җылы истәлекләрен барлый.  
Яңа буын балалары. Белгечләр аларны Z-буын дип атый. Бала белән уртак тел табу өчен күп тә кирәкми икән. «Икс, игрек һәм зет» язмасы шуның серләренә өйрәтә.
 Журналыбызда яңа проект – «Татар гаиләсе – Яшь буын»! Күпләр каланы сайлаганда алар саланы үз итә.  Авыл җирлегендә төпләнеп, балалар үстереп, кәсеп итеп, авыл тотып яшәүче яшь гаиләләр ел буе игътибарыбыз үзәгендә булачак. «Казыклар» язмасы аша Балтач районы Югары Субаш авылында яшәүче беренче гаилә – Хәбриевләр белән танышабыз бу санда. 
Беркайчан да актуальлеген югалтмаучы шәхес – Әлфия Авзалова! Исән булса, легендар җырчыга 90 яшь тулган булыр иде... Әнисе турындагы хатирәләр белән кызы Зөлфия бүлешә. 
Ел буе дәвам иткән «Килен-кайнана» проектының җиңүчеләре билгеле булды! Сез дә безнең белән бәйрәм рухына чумыгыз. Журналның нәкъ уртасында урнашкан фоторепортаж – шул хакта. 
Кышкы салкын кичтә Дилбәр Булатованың «Кунак мунчасы» хикәясен рәхәтләнеп укырсыз дип ышанабыз. Юк, хәтта кайтып-кайтып укырсыз әле сез аны...
«Таңда исеп куя җил». Журналист Асия Юнысова җырчы Гөлшат Имамиеваны искиткеч тирән һәм зәвыклы итеп ача белгән. Хәер, җырчысына күрә – язучысы...
«Коңгырт күзле кызый»... Бу язмада – юмор һәм сатира остасы, шагыйрь, прозаик Фаил Шәфигуллин һәм аның хатыны, күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллинаның тормышы. Аларның табышлары, югалтулары, мәңгелек әрнүләре...
Яңа елның беренче санына  Бурятия күчтәнәче дә салдык. Тайга бәлешен пешереп, анда яшәүче милләттәшләр сәламен кабул итәрсез дип ышанабыз. 
Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesKazan Express, Ozon, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Хәзер укыйлар