Логотип
Саннар

Апрель саныбыз – ул үзгә

17 апреля 2023 Апрель саныбыз – ул үзгә

Кулга алуга тоярсыз – ул башка саннарыбыздан аерыла. Тышлыгы ук үзгә! Рәссам Бакый Урманченың «Сөембикә»се бизи бу юлы тышлыгыбызны. Чибәр, затлы, горур Сөембикәсе!

Кулга алуга тоярсыз – ул башка саннарыбыздан аерыла. Тышлыгы ук үзгә! Рәссам Бакый Урманченың «Сөембикә»се бизи бу юлы тышлыгыбызны. Чибәр, затлы, горур Сөембикәсе!

Журналыбызның юбилей саны бу! «Сөембикә»без чыга башлауга 110 ел!

«Сөембикә»нең үткәне белән бүгенгесе үрелеп бара бу санда. Журнал тарихында нинди борылышлар булган, бүгенге көнгә аны кемнәр китереп җиткергән – редакциядә нинди журналистлар эшләгән, коллективны кемнәр җитәкләгән – сез боларның барысы хакында да мәгълумат табарсыз.

Юбилей булгач, әлбәттә, котлауларга да бай сан бу. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгресының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар котлый безне. Әмма күңелне иң җылытканы – укучыларыбызның хатлар, социаль челтәрләр аша журнал турында килеп ирешкән фикерләре! Шундый рәхәт аларны укуы...

Инде бу сандагы язмаларга күчик.

«Ирең хыянәт иткәнгә үзең гаепле, тота белмәдең, ә менә мин...», «Син нинди күлмәк кидең, мин моны киеп ишегалдына да чыкмас идем...», «Ничек бала төнлә йокламасын инде, режим гына кирәк, ә мин менә баламны...» Сезнең үзегезгә менә мондый киңәш бирүчеләрне ишеткәнегез бармы? Ул кеше сиңа бер яктан яхшылык та тели кебек, әмма шул ук вакытта әйткән сүзләре өстеңә пычрак су койган кебек. Син гөнаһлы, ә ул ап-ак фәрештә... Мондый кешеләр турында «Ак пәлтәлеләр» диләр. Бу феномен кайдан килеп чыккан? Бәлки әле без үзебез дә кайчакларда бу «пәлтәне» үз өстебезгә киеп, үлчәп карыйбыздыр?

«Ак пәлтәлеләр» дигән язма сезгә үзегезне андый кешеләрдән араларга булышу юлларын күрсәтер.

Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.

«Тынлыкны тыңларга яратам». Бу язма – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов иҗатын якын итүчеләргә кызык булыр. Хәер, актерның тормыш кагыйдәләре берәүне дә битараф калдырмас.

«Кем баласы, димәгез». Журналда чыга башлаган яңа проектыбыз әнә шулай атала. Кеше нинди генә уңышка ирешсә дә, аның артында тәрбия, үгет-нәсыйхәт, изге теләк һәм үрнәк тора. Әти-әнисенеке! Бу санда Татарстанның халык артисты, җырчы Римма Ибраһимова үзенең талантлы балалары Фәрит белән Ләйсән турында сөйли.

Проектны журналист Алсу Шакирова алып барачак.

«Яшь буын» рубрикасының чираттагы геройлары – Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Лилия һәм Тимур Латыйповлар. «Авыл мулласы» дигән язманы укыгач, күпләр: «Их, бездә дә Тимур хәзрәт кебек хәзрәт эшләсен иде!» – дип кызыгып куяр. Балаларны, яшьләрне дингә тарту, мәчет тирәсендә туплау өчен нинди генә чаралар оештырмый ул!

Язманың авторы – Лилия Гәрәева.

«Бәхет өчен күп кирәкми...» Бу язма Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиев һәм аның хатыны Диләрә ханым турында. Аларның мәхәббәте турында! Безнең арадан бик иртә киткән Рөстәменең хатларын Диләрәсе кадерләп саклый. Язмага кергән хатлар аша алар арасындагы якты мәхәббәтне сез дә тоярсыз...

Язаның авторы – Гөлнур Сафиуллина.

Әдәбия сөючеләр бу санда Марат Әмирхановның «И, чабата, чабата...» дигән хикәясе һәм шагыйрә Халисә Мөдәррисованың шигырьләре белән таныша ала.

«Мин ачкан дөнья» рубрикасында Алсу Шакирова сезне Байкал күленә алып китәр. Боз каплаган кышкы Байкалның матурлыгын күрсәтер. Аңа гашыйк иттерер! «Киләсе кышка мин дә, һичшиксез, Байкалны барып күрәм!» – дип, планлаштырып куюгызны сизми дә калырсыз.

«Себернең зәңгәр күзе» дигән бу язманы бөтен кешегә укырга киңәш итәбез.

Хуҗабикәләрне шулай ук кызыклы мастер-класс көтә. Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Рамил Хафизов сезне каз муены тутырырга өйрәтәчәк.

Тагын...

Журнал бу юлы калын! Битләре күп! Барлык язмаларны да сөйләп чыгып булмас. Рәхәтләнеп берничә кич укырсыз дип ышандырып калабыз.

Сүз уңаеннан. Бу көннәрдә – 10 апрельдән 20 апрельгә кадәр – журналга ташламалы бәядән язылып калырга була. Ярты елга журналга язылу бәясе декада вакытында – 616 сум 44 тиен (башка чакта – 696 сум).

Онытмагыз: «Сөембикә» килгән өй – нурлы өй ул!

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesKazan ExpressOzon«Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Хәзер укыйлар