Логотип
Саннар

Апрель саныбыз!

07 апреля 2020 Апрель саныбыз!

Яңача яшәп, яңача яшәргә өйрәнеп ятабыз... Соңгы вакыт бик күп нәрсәләр үзгәрде, әмма бер нәрсә элеккечә калды: «Сөембикә» журналы сезнең өйләргә бу айда да вакытында барып җитә. Мондый катлаулы көннәрдә җаныгызга тынычлык алып килсен ул! Иң зур теләгебез – шушы...  

 

Яңача яшәп, яңача яшәргә өйрәнеп ятабыз... Соңгы вакыт бик күп нәрсәләр үзгәрде, әмма бер нәрсә элеккечә калды: «Сөембикә» журналы сезнең өйләргә бу айда да вакытында барып җитә. Мондый катлаулы көннәрдә җаныгызга тынычлык алып килсен ул! Иң зур теләгебез – шушы...  

 

«Сөембикә»нең апрель саны тышлыгын Әстерхан кызы – «Астрахань–24» телеканалы җитәкчесе Динара Мәҗитова бизи. Динара – дүрт бала әнисе, тагын әле ул мәрхүм апасының улына да әнисен алыштырган. Әстерханда узган «Татар кызы», «Татар гаиләсе» кебек бәйгеләрнең төп оештыручысы да – ул. Кыскасы, милли тормыш эчендә кайнап яши! Аның турындагы язма «Әстерханнан Казан күренә!» дип атала. 

Авторы – Раилә Хәялиева.  

 

Тормыш һәр гаиләне үзенчә сыный: җигелеп эшләп йөргән ирегез бер көнне эшсез калырга мөмкин. Үзенә туры килә дип санаган яңа эш эзләү озаккарак сузылса? Хатын-кыз, әлбәттә, бу вакытлыча килгән сынау, түзәргә кирәк дип гаилә йөген берүзе күтәреп барачак. Ә ир моны шулай тиеш дип кенә кабул итә башласа хатынга нишләргә? «Дилбегәне җибәрергә булдым» дигән язмада шушы сорауга җавап бар. Язма ахырында бу проблемага карата психологның да фикерен белә аласыз.  

 

Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Шәфика Котдусова турында кыска гомерле йолдыз диләр. Сәнгать дөньясында аның үз урыны, яулаган үз биеклеге бар. Тик бу биеклеккә ирешү өчен Шәфика Котдусовага шундый зур югалтуларга барырга туры килгән.  «Хуш, якты йолдызым» дигән язма шул хакта.  

Язманың авторы – Роза Камалетдинова. 

 

Рәхилә һәм Абдулла Буреевлар сугышка кадәр танышалар. 1939 елны Абдулланы армиягә алалар. Шуннан ук туры сугышка барып керә. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр кичеп, туган ягына 1946 елны гына әйләнеп кайта. Шушы еллар эчендә ике яшь йөрәкне хатлар бәйләп тора. Ул хатларда шул чор сулышы, сугыш афәте, җиңүгә ышаныч һәм иксез-чиксез сагыну! Рәхилә апа Абдулласыннан килгән ул хатларны гомер буе саклый. Соңгы сулышын алганда да: «Абдулла белән яшәгән көннәрем өчен Ходайга рәхмәт!» – ди.  «Өзелеп сагынам бергә чакларны» дигән язма шушы хатлар турында гына түгел, аларның мәхәббәт тарихы турында да.  

Авторы – Гөлназ Исмәгыйлева.  

 

 

Шопер дигән һөнәр Голливудта барлыкка килгән. Инде ул менә безгә дә килеп җитте. Шопер-шәхси стилист чынлыкта психотерапевт белән бер ул: берсе күңелеңнең түренә үтә, анда тәртип сала, икенчесе – гардеробыңда. Шопер кием шкафыңның ишеген ачуга, аның синең тормышта шулкадәр җитмәгән булуын шунда ук аңлыйсың. «Үзгәрәсем килә» дигән язма Казанда исеме күпләргә билгеле шәхси стилистларның берсе – Лилия Исмәгыйлева хакында.  

Язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина.  

 

Бу авыр көннәр узар да китәр – төш кенә булып калыр...  

«Сөембикә»дән аерылмагыз!  

Журналга язылу буенча сорауларыгыз бар икән – языгыз. 

Хәзер иң дөресе – онлайн язылу юлын сайлау.  Яки – электрон версиягә язылу.  

    

Онлайн язылу  https://uslugi.tatarstan.ru сайты аша да башкарыла («Сююмбикэ» дип эзлисе).  

Электрон версиягә язылган очракта, яңа санны компьютерда, планшетларда, барлык мобиль җайланмаларда PDF форматта укырга була.   
iPad һәм iPhone кулланучылар «Сөембикә» журналының электрон  версиясен App Storeдагы «Pressa.ru» киоскына кереп, журналлар бүлегеннән таба ала.  

 

Хәзер укыйлар