Логотип
Блоги

Илдар Беренче

Ул һәр заман, һәр урында беренче иде. Бу беренчелек белән Илдар үлеп горурланды. Бераз тәкәбберлеге дә сизелде. Үзен бездән өстен куйды шул беренчелеге белән! Без аңа Илдар Беренче кушаматы тактык.

Ул һәр заман, һәр урында беренче иде. Ике туганымның компаниясендәге Илдар беренче булып кесә телефонына ия булды. Аннары беренче булып, бер кыз белән йөри башлады. Дуслары авыз ачып торганда, Илдар инде кыз белән яши үк башлады. Аннары беренче булып армиягә дә китеп барды. Бу беренчелек белән Илдар үлеп горурланды. Бераз тәкәбберлеге дә сизелде. “Үзен бездән өстен куйды шул беренчелеге белән! Без аңа Илдар Беренче кушаматы тактык”, – дип сөйли ике туганым.

Дуслары кызлар белән танышып кына йөргәндә, Илдар инде армиядән кайтып төште – ә өйдә аны яңа туган сабые көтеп тора. (Әйе, теге хәл Илдар ялга кайткач булды.) Нишләтәсең, бәхетле пар туй гөрләтте. Дусларыннан алда. Илдар Беренче! 

Ике туганым сөйләвен дәвам итә. Йөргән кызым белән кунакка килдек Илдарга. Баласына бүләкләр дә алып килдек. Кемгә охшаган соң, дип сораган булабыз. Тагын ни хакта сөйләшәсең инде яшь ата-ана белән? Вакытында йоклыймы да, кемгә охшаган инде, башка нинди сорау? Илдар җирән, ак тәнле үзе. Баласы – кара чәчле… “Миңа охшамаган, әйе, хатын ягына тарткан. Алар бөтенесе кап-кара, Африкадан, диярсең”. Көлештек. Бала белән үчтеки уйнадык. 

Илдарның әнисе исә улының теңкәсенә тигән икән. ДНК-тест ясаттыр,  бала синеке түгел, имеш. Ике ел чамасы Илдарның бөтен нервысын кимереп бетерде. “Ярар, ясатам, чистый, яшәргә бирмисең!” – дип, баланың чәч бөртеген кирәкле җиргә алып киткән.

Нәтиҗәсен белде. Аныкы түгел баласы. “Мин кабат беренче, егетләр. Аерылышабыз”, – ни елмаерга, ни сүгенергә белмәде ул. Илдар башка республикага ук күченеп китте. 
Туганыннан үзенеке итеп яраткан сабый турында белешмәде дә. 
Тиздән Илдарның кабат өйләнүе турындагы хәбәр килеп иреште. Игезәкләре туган! Оптом туган балалар аныкы гына булды әлегә. Илдар Беренче…

Шушы көннәрдә Интернетта бер ролик карап күбенеп беттем. Анда бер ир-ат язылышу алдыннан булачак хатынының 7 яшьлек кызы алдында тезләнеп, аңа чәчәк бәйләме бирә, бармагына йөзек кидерә, үзенең кызы булуын сорый. Анда бөтен залның күзе яшьләнде. Бәләкәй кыз исә үги әтисен и кочаклады, и елады... Бәхет күз яшьләре иде ул. Барыбызга гыйбрәт. Әйе, монда бала ир-атныкы түгел икәнен барысы белә… Бер факт кына үзгәрешсез кала – бала гөнаһсыз. 

Тагын бер мисал. Ир белән хатын биш бала үстерәләр. Низаг вакытында хатын ике баласының аныкы түгеллеген ярып сала. Иргә шок була. Аерылышырга документлар тапшырганда, хатынның сөяркәсе бар икәнлеге ачыклана. Шушы балаларның аталары… Балаларның берсе дә әниләре артыннан китәргә теләми. Бу ир-ат та балаларын кочаклап: “Үземнекенә-читнекенә бүлә алмыйм кошчыкларымны! Барысын да яратам! Кешегә бирәмме соң?” – дип, күз яшьләренә буыла-буыла, шуны гына әйтә алды. 

Илдар Беренченең тарыган хәлен тыңлаганда чәчем үрә торды. Баласына “улым!” дип, Илдар ике ел эндәшкән. Ике ел бит!! Сөйгән, кулга алып чөйгән, тибрәткән… Ул Илдарны күреп кенә белсәм дә, җаным барыбер әрнеде…

Фаҗига бу… Үз балаң дип белгән сабыйны бер мизгел эчендә яратмый башлады микәнни? Йөрәгендә ни булган? Берни булмаган микән? Сызган да ташлаганмы?.. Хатынының хыянәте балага булган мәхәббәтне дә үтерә аламы? Хыянәт чыннан да шушындый көчкә ияме ул? Исемә төшкән саен ул сорауга җавап эзлим дә, таба алмыйм…

Ирләр шулай җиңел генә баладан баш тарталармы ул? Моңа карата фикерегез, мөнәсәбәтегез нинди?

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирләрнең җавапсызлыгы адым саен. Күпләр гаиләдән киткәч үз баласын оныта. Тәрбия шундый....

    • аватар Без имени

      1

      0

      Эгэр алдан баласы барын белеп тэ ойлэнсэ,аннары хатыны турылыклы булса Бер хэл,э инде синен остеннэн йореп бала ясатып синен акчана ул баланы устереп,Алга таба да бэлки сояркэсе бн качып очрашса,бик авырдыр ул,бигрэк тэ Илдар кебек горур кешегэ.Бу инде хатын-кызнын оятсызлыгы.Ул бэлки баланы онытмас та,тик хатыны бн очрашмас очен бала янында да килмэс.Аннары бит,Ир кайсы хатынны ярата,шунын баласын да ярата дигэн суз дэ бар,анын Бер мизгелдэ ботен хислэре колгэ эйлэнгэн инде.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Ирлэр уз балаларыннын да баш тарта, э читнекеннэн инде сойлэп торасы да юк

        • аватар Без имени

          0

          0

          Язуның башыннан башлап бер история кебек язылган Ильдар беренче турында.Ахрысы инде, ничек инде шулай диеп, гаепләгән кебек бу ирне.Ни кичергәнен үзе генә беләдер.Ә ятсыз хатыннар турында ишеткән бар.Кода тиешле кешеләребез аерылышты.Сиңа ике балаңның берсе дә ошамаган диеп төрттерүчеләр булгач,тикшертсә,икеседә үзенеке түгел булып чыкты...

          • аватар Без имени

            3

            0

            Кызлар, матур язасыз, элбэттэ. Но ир-егетлэрне дэ анлагыз. Ул бит сезне, кемнэндер калганны алган, ойлэнгэн. Сезгэ обязательно кемнэндер бала ясатып, кияугэ чыгарга кирэк идеме? Эле гаеплисез, ташлап, аерылып киткэн? Баланы ташлаган? Хурлангандыр, бэлки. Ботен кеше бертосле тугел. Хатын-кыз шулай, торле ир-егетлэр белэн йоклап йорергэ тиеш тугел, бу инде проститутка кебек була бит. Тэртибегезне яхшыртыгыз. Ничек оялмыйча егетне гаеплэргэ? Ботен егетлэр дэ бозау булмыйлар, арасында кэттэ , горур ирлэр дэ очрый, бик аз гына булса да...

            Хәзер укыйлар