Логотип
Блоги

​Айгөл + Линар – 10



(Безнең гаилә тарихы) 

Дәвамы. Башын биредә укырга:  http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=327

Концерт тәмамлангач, өс-башымны алыштырыйм дип гримеркага кереп утырдым да, туфлиләремне генә салырга өлгердем. Кинәт... тулгак башланды. Вакытыннан күпкә алда. Шунда ук «Ашыгыч ярдәм» чакырттылар... Шулай итеп, сәхнәдән туп-туры больницага китеп бардым.  

Шөкер, барысы да әйбәт тәмамланды. Ике көн капельница астында яттым да, өйгә чыгаруларын сорадым. Безгә инде туган якка очарга вакыт җиткән иде... 

Казаныбызга Яңа ел алдыннан кайтып төштек. Башта шактый авыр булды. Линарга хезмәт итеп бетерергә кирәк иде – ул эш эзләде. Ә мин бала көттем... Айлинәбез нәкъ табиб әйткән көндә туды – 1999 елның 5 апрелендә. Гаилә тормышыбыз шулай әкерен генә дәвам итте. Бер ел да сигез айдан улыбыз Камил дөньяга килде. (Мин тәкъдим иткән исемнәр арасыннан Линар шушысын сайлап алды. Аңа Камил дигән исемнең тәрҗемәсе бик ошады.) 

Балаларның яшь аермасы бик кечкенә – миңа алар белән җиңел булмады. Линар иртүк эшкә чыгып китә, минем кулымда ике бала. Булышырга әби-бабайлар юк. (Линарның әти-әнисе шактый өлкән иде инде.) Кызым белән улым балалар бакчасына йөри башлагач кына (икесен дә бер яшь тә сигез айдан инде бакчага бирдек), сәхнәгә кире кайта алдым. Җырлый башладым. Җырлар яздырам, заказлар алам, концертларда катнашам... Ә аннан «Нечкәбил» бәйгесендә катнаштым. Ул минем тормышыма инде бөтенләй башка яңа сулыш өрде... 

Без барысына да үзебез, үз көчебез, үз тырышлыгыбыз белән ирештек. Көн арты көн... Адым арты адым... Әкеренләп... Яшермим, төрле көннәр булды: сүзгә дә килдек, дуслаштык та. Барысы да шома гына бармады. Барлык гаиләләрдә дә шулайдыр инде ул... Авырлыкларны кичеп чыкканга күрә, бүгенгенең кадерен беләсең дә. Береңә-береңнең никадәр якынлыгын, кирәклеген, кадерлеген аңлыйсың. Шуңа да бер-береңне тагын да күбрәк хөрмәт итә, ярата башлыйсың. Еллар узган саен, бер нәрсәгә ныграк төшенәсең:  гаиләдә иң мөһиме – бер-береңә ышаныч. Гаилә сукмагыннан бергә атлаган кешеңә таяна алу, аның сине беркайчан авыр хәлдә калдырмаячагын, ни генә булса да гафу итәчәген, аңлаячагын белү.  

Менә язасы килгәннәрнең ахырына да җиттем... Гаиләләрегездә аңлашып  яшәвегезне телим. Әгәр әле парыгызны очратмагансыз икән, күңелегезне төшермәгез – көтегез. Һәм бу хакта Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Мәрхүм дәү әнием: «Сора, балам, сора! Сораганга бирермен, дигән Аллаһы Тәгалә», – дия иде. Һәммәгез дә бәхетле булыгыз! 

Монда язганнарның барысы да дөрес. Ничек бар – шулай яздым: хәрефен – хәрефкә, сүзен – сүзгә... Тормыш – ул кино, дип юкка әйтмиләр. Әйе, шулай, һәркемнең үз киносы...  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айгол! Рэхмэт! Иртэн иртук сэгать алтыда укый башладым! Рэхэтлэнеп! Куз алдымда сез бик нечкэ кунелле, гэудэгэдэ бэлэкэй генэ! Э купме рухи коч, тэвэкэллек!Афарин дилэр бездэ!!!

    Хәзер укыйлар