Логотип
Күңелеңә җыйма

Үз өемдә миңа урын юк

Ул көнне киленнең әйткән сүзләрен Җир шары ничекләр күтәргәндер? «Син шакшы, өйгә җыен шакшыны ташып безне чирләтәсең. Кайтмыйсың моннан соң өйгә!» – дип, кайнаны өйдән куа. Иң үзәген өзгәне – улының да хатыны белән бер сүздә булып, әнисен якламавы. «Ярар, борчылмагыз, кайтмам», – дип, алмаш күлмәген генә алып, кичкә каршы кайнана үз өеннән чыгып китә.

Бер атна инде вәйран булып йөрим. Бу вакыйганы шушы хәлләрне күргән кеше үзе түгел, башка берәү сөйләсә, ышанмас идем. Булуы мөмкин түгел кебек тоелса да, бу – чынбарлык. Гыйбрәт өчен, аны сезгә дә бәян итмәкче булам. 
Геройларымның исемнәрен дә, вакыйга барган урынны да күрсәтмим. 

Республикабызның бер район үзәгендә матур гына татар гаиләсе яши. Ир дә, хатын да тырышлар, тәртиплеләр. Ике балалары инде үсеп җиткән. Кыскартуга эләккән хатын якындагы шәһәргә барып эшләргә мәҗбүр.
Уллары өйләнәм дигәч, әти белән әнинең шатлыгы эчләренә сыймый. Кыз да –нык, тигез гаиләдә үскән татар кызы. Бик матур итеп туйлар ясап, ак мендәргә бастырып килен төшерәләр. Бусагадан ук «әти, әни» дип эндәшә ул кайнатасы белән кайнанасына. Ныклап аякларына басканчы, яшьләр төп йортта яшәп торырга карар кыла. 
Килен беренче көннән үк үзен эшчән итеп таныта. Кайнана аш пешерергә тотынса, йөгереп килеп, кулыннан кәстрүлен тартып ала. Идән юыйм дисә, чиләккә барып ябыша. Кайнана баштарак моңа бик куана, менә бит, ярдәмчесе барлыкка килде, кулыннан эш китте. Бик тиздән йортта кайнана түгел, килен хуҗа булып ала. Нәрсә аласын, нәрсә саласын кайнана белән түгел, килен белән киңәшләшеп башкара башлыйлар. Әле үзе дә япь-яшь кайнананың моңа күңеле карыша, билгеле. Ләкин үзеннән җитезрәк тә, усалрак та килен белән бәхәскә кереп, үз сүзе өстен чыксын дип көрәшми, юл куя. Ә менә килен үз сүзен өстен чыгарыр өчен хәтта низагка керергә дә кыенсынып тормый. Район үзәгендә рәтле генә эше дә булмагач, килен эшкә урнашмый. Бик тиздән авырга да узып куя. 
Өйдәгене тышка чыгармый шулай яшәп ятканда гаиләгә көтелмәгән фаҗига килә – кайната үлеп китә. Җир җимертеп эшләп йөргән кешенең болай кинәт вафат булуын кабул итү, билгеле, бик кыен. Кайнана бу хәлне аеруча авыр кичерә. Моңа кадәр кан басымы, йөрәк кагу ише чирләрне белмәгән ханымның кисәк кенә кан басымы күтәрелеп урынга егылган көннәре ешая. Авыргач, узгынчы машиналар белән көн дә шәһәргә барып эшләп йөрүләре дә кыенлаша. Өйдә акча табучы булып бер малай гына кала. Кыз да әле студент, акча таба торган кеше түгел. Авырлы килен дә эшләми. Инде өстәвенә кайнана да чирли. Менә шунда килен кемлеген чын-чынлап күрсәтә башлый да инде. Моңарчы, бир, үзем эшлим, дип кенә торган яшь ханымны әйтерсең алыштырып куялар. «Минем ирем генә (ә бит ул кайнананың малае!) барыгызны да ашатып ята алмый. Акча эшли алмасаң, өйдәгесен эшлә!» – дип җикеренә ул кайнанасына. Моңарчы да үгезләр симертеп көн иткән гаилә терлекләрнең баш санын тагын да арттыра. Малайның эше ерак юлга китеп эшли торган, өйдә торган көне сирәк. Килен авырлы. Үгезләрне симертү тулысы белән кайнана өстендә. Мал караган кеше белә: аларны ничә тапкыр су ташып эчертәсе, печәнен печәнлектән төшереп, алларына саласы, асларын чистартып, тиресен түгәсе... 
Әллә язмыш, әллә ялгыш – киленнең баласы вакытыннан алда туа. Зәгыйфь малайны тернәкләндерү өчен көч тә, акча да таләп ителә. Кайнана симерткән үгезләрне саткан акчаларның барысы да хастаханә юлында сарыф ителә. Юк, акчаны кызганмый ул, бала гына савыксын, бернәрсәсе дә жәл түгел! 
Кайната үлгәнгә ярты ел вакыт үтә. Килен белән малай мирас мәсьәләсе артыннан йөри башлый. Узган гасырда ук салынган йорт тулысы белән ир исемендә. Хәзер аны кайнана исеменә күчерәләр. 
Көннәрдән беркөнне малай белән килен кайнанага сүз ката: «Әйдә, без синнән йортны сатып алган кебек итеп, Ана капиталын акчага әйләндерик. Баланы йөртергә машина кирәк...» Саулыкка туймаган онык турында сүз барганда әби кеше ничек каршы килсен инде?! Тиз генә алыш-биреш ясап, өйне яшь гаиләгә «саталар». 
Өйдә ике хатын-кыз эшсез ятып булмас, дип, кайнана шәһәрдән кабат эш эзли. Бер-ике елдан пенсиягә чыгарга торган, өстәвенә сәламәтлеге дә искитәрлек булмаган хатынны алырга атлыгып тормыйлар шул. Анда сугылып, монда кагылып йөргәннән соң, шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә идән юучы булып урнаша. Бу хакта өйдәгеләргә әйтергә курка, балалар хастаханәсендә эшлим, дип алдалый. Аның кайда эшләгәнен кем тикшереп йөрсен?! Ләкин без капчыкта ятмый, диюләре хак. Кайнанның да ялганы ачыла. Ул көнне киленнең әйткән сүзләрен Җир шары ничекләр күтәргәндер? «Син шакшы, өйгә җыен шакшыны ташып безне чирләтәсең. Кайтмыйсың моннан соң өйгә!» – дип, кайнаны өйдән куа. Иң үзәген өзгәне – улының да хатыны белән бер сүздә булып, әнисен якламавы. «Ярар, борчылмагыз, кайтмам», – дип, алмаш күлмәген генә алып, кичкә каршы кайнана үз өеннән чыгып китә. Ул көнне туганнарында куна. Икенче көнне шәһәрдә укучы кызының тулай торактагы бүлмәсендә төн чыга. Бер танышы аны картлар йортына эшкә урнаштыра. Бер көн хастаханәдә төнге дежурда булса, ике көнне картлар йортында куна-төнә эшли...
Вакыт чаба. Ул арада иренең елы җитә. Гомер иткән ирен искә алып, Коръән укытасы килә бит. Кайнана, башын иеп, кайчандыр үзе салган йортның капкасын ачып керә. «Атагызның елын үз йортында укытасым килә», – ди. Тешен кысып булса да, килен ризалаша. «Сине йорттан куган кеше юк. Кеше көлдереп, читтә кунып йөрмә», – ди улы. Киленнең исә үз планы: «Мин эшкә урнашам. Баланы син карарсың!» «Әб-бә!» дип, үзенә тартылган оныгына карап, күзенә яшьләр тула кайнананың. Оныгы хакына кичерә ул киленен дә, улын да... Ана йөрәге киң шул ул. 
Хәзер килен белән малай үзләренә ипотекага фатир алган, аерым яшиләр икән. Олыгайган саен, улының да башына акыл кергән күрәсең, хатынының әнисенә әйткән сүзләре өчен хәзер бик ояла, әнисеннән гафу үтенә икән. Әниләре аларга ачу сакламый, кулыннан килгәнчә булыша, авыру оныкны караша. Менә шундый тарих...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар

    Фируза

    0

    0

    👍👍👍

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иии, Раббем! Бэхетсез ана?! Кая барабыз? Балаларыбызга тэуфикь, михербан- шэфкать бирсен ,Аллам! Аллага шокер, анга килгэн улы, шулай гына булсын, дус-тату яшэсеннэр инде. Татулыкка ни житэ?!

      Хәзер укыйлар

      Реклама