Логотип
Матур булыйк

«Яратам» – милли төсмерле бүләк

Кремнарны курыкмыйча бүләккә ерак төбәкләргә, чит илгә җибәрергә була. Косметика тулысынча Татарстанда эшләнүче экстрактлардан тора, димәк, миллилек аның «канына» сеңгән, аннан чын Татарстан «тәме» килә.

Миллилекне киемнәр, аксессуарлар аша гына түгел, тәннең һәр күзәнәге белән тоемларга мөмкин. «Яратам» табигый косметика бренды авторы һәм җитәкчесе Рита Хәбирова һәм аның профессиональ командасы бу эшне бик сыйфатлы һәм уңышлы башкара. Күз алдына китерегез – милли бизәкләр ясалган тартманы ачасыз, тюбиктан кремны җайлап кына кысып чыгарасыз һәм сезнең борынга авыл исе, мәтрүшкәле болыннар, дәү әнинең карлыганлы, җиләкле чәйләре, ромашкалы болыннар, шалфей исләре килеп керә, әллә кая, балачакка, авылга алып китә.
 Ә идея диңгез буенда килә! Анапа шәһәрендә яшәгән чакта брендның авторы туган ягын сагыну хисләрен җылы сүзләр белән кәгазьгә төшерә. Яратам, сагындым, җаным... Яратам! Үз эшеңне башлар өчен иң матур исем бит бу! Казанга кайту белән идеяне тормышка ашыра башлый Рита. Белгечлеге белән генә чикләнмичә, косметика тарихын өйрәнә, косметика ясау курсларын үзләштерә һәм үз эшенә тотына. «Яратам» косметикасы – якын кешеңә мәхәббәтеңне белдерергә тагын бер сәбәп бит ул.  Ә шәһәр кунакларына магнит кына түгел, үзенчәлекле, мәгънәле бүләк алып китәр өчен тагын бер идея.


«Яратам» табигый косметикасы үз производствосында җитештерелә. Кулланучылар арасында косметиканы сыйфаты һәм составы өчен яратучылар гына түгел, туган як төсмере итеп бүләккә сорап алучылар да шактый. Составына килгәндә, аның сыйфаты өстендә Рита Хәбированың үзе кебек үк белгечләр, профессионаллар эшли: химик-технологлар, фармацевтлар. Барлык эшләнмәләр – үзләренеке. «Яратам» табигый косметикасын нейтраль составы, аллергия китереп чыгармый торган компонентлары өчен дә ярата. Суыткычта махсус шартларда саклау таләп ителми, саклану вакыты 12–18 ай тәшкил итә. Кремнарны курыкмыйча бүләккә ерак төбәкләргә, чит илгә җибәрергә була. Косметика тулысынча Татарстанда эшләнүче экстрактлардан тора, димәк, миллилек аның «канына» сеңгән, аннан чын Татарстан «тәме» килә.
«Яратам»да һәрвакыт продукция исемлеген арттыру өстендә эшлиләр. Коллектив гадәти булмаган шәхси заказга да алынырга әзер. «Яратам» брендының тагын бер игътибарга лаек ягы – алар даими рәвештә хәйрия чараларында катнашалар, балалар йортларына ярдәм итеп торалар. Димәк, бу изге эшкә сезнең дә өлешегез керә ала!
«Яратам» табигый косметикасын маркетплейслар аша ( сылтама ) алырга мөмкин, шулай ук Казанның кайбер кибетләрендә («SABR», «GAMMA»), матурлык салоннарында, туристлар өчен махсус кибетләрдә, ярминкәләрдә табарга була.
 

Реклама erid=2Vtzqvdih2e

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар