Реклама
«Сөембикә» журналы милли бизәкле эшләнмәләр базарын өйрәнде һәм шуларның иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итә. Үзегез өчен яңа идеяләр эзлисезме, бүләккә сайлыйсызмы, бәлки, сез – туристтыр, Татарстанның бер өлешен үзегез белән алып китәргә телисездер? Бу идеяләр сезнең өчен!
Милли бренд, милли кием, миллилек... Соңгы вакытта әлеге продукциягә ихтыяҗ артканан-арта. Вак сувенир продукцияләрдән үсеп чыгып, башка кызыклырак эшләнмәләргә, идеяләргә тукталасы, сайлау мөмкинлеге күрәсе килә. Һәм милли бренд юнәлешендә эшләүче брендлар бу мәсьәләне бик уңышлы чишә. «Сөембикә» журналы милли бизәкле эшләнмәләр базарын өйрәнде һәм шуларның иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итә. Үзегез өчен яңа идеяләр эзлисезме, бүләккә сайлыйсызмы, бәлки, сез – туристтыр, Татарстанның бер өлешен үзегез белән алып китәргә телисездер? Бу идеяләр сезнең өчен!
«Сәлам Казан» серләре
«Сәлам Казан» татар бизәкле футболкалар, аксессуарлар бренды милли стильдәге эшләнмәләрнең киң ассортиментын тәкъдим итә. Вак сувенир продукциясеннән башланган эш бүген зур ассортимент белән баетылган. Хәзер коллекциядә төрледән-төрле тәкъдимнәр табарга була: футболкалар, яулыклар, изүләр, калфаклар, шоппер сумкалар. Тик араларыннан безнең өчен иң кызыклысы – аш бүлмәсе һәм интерьер өчен тукымадан эшләнгән продукция: мендәрләр, паннолар, постерлар, өстәл җәймәләре, алъяпкычлар. Кайсы бәйрәмне сәбәп итеп алсаң да, хатын-кыз өчен бер дигән бүләк болар!
«Балалар бакчалары, мәктәпләр, иҗтимагый оешмалар белән тематик бизәү юнәлешендә эшләгән чорда милли стильдәге эскизларга ихтыяҗ барын ачыкладык, тенденция иде бу. Алты ел элек эшебезне башлаганда тормышка яраклаштырылган милли стиль үрнәкләре тәкъдим итүче брендлар юк дәрәҗәсендә иде. Без бу юнәлешкә беренчеләрдән булып тотындык», – ди брендның җитәкчесе Татьяна Яшина.
Тәҗрибә үзен сиздерә шул. «Сәлам Казан» татар киемнәре бренды башкалардан аерылып тора. Клиентның идеясен күтәреп алып, стандарт булмаган заказларга рәхәтләнеп алыналар, яраклаштырып эшлиләр. Барлык заказлар Казанда эшләнә, шуның өчен клиентның һәр теләген, хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Эшләнмәләрнең тиражы төрле булырга мөмкин, зур заказларга да, санаулы экземплярларга да зур теләк белән алыналар.
Экспериментларга һәрвакыт әзер бу иҗади коллектив. Еш кына стандарт булмаган тәкъдимнәр клиентларның үзләреннән килеп ирешә. Заказ эшләнгәндә клиентның мәнфәгатьләрен туплап, эшләнмәнең нинди интерьерда, кайсы образда кулланылачагын ачыклап, аларны бер-берсенә туры китереп, элементларын тәңгәлләштереп, тулы бер стиль тудыралар. Клиентлар шуның өчен кабат әйләнеп кайта да инде. Шулай да халык мәхәббәтенең төп сәбәбе – «Сәлам Казан» татар киемнәре бренды дизайнерлары иҗат иткән авторлык принтлар. Клиентларның күңелен шул кабатланмас үзенчәлекле бизәкләр яулыйдыр, мөгаен. Үзләренә образ тудыру теләгеннән дә, якыннарына бүләккә дип тә, өй җиһазларын тулыландырыр өчен дә сайлыйлар бу брендны.
Тагын бер серләрен ачыкладык әле! «Сәлам Казан» татар киемнәре бренды исеме астында заказларны экстремаль кыска вакыт эчендә башкарып чыгарлык коллектив хезмәт итә. Шул ук вакытта сыйфаты беркайчан да икенче урынга күчми! Мәсәлән, бөтен ак футболкаларда бизәкне тукыманың үзенә төшерү технологиясе кулланыла, бизәкнең төсе уңмый, вакыт узу белән дә үзгәрми. Сыйфаты һәм актуальлеге өчен 2021 елда эшләнмәләр «Ел товары» дипломы белән бүләкләнә!
«Сәлам Казан» татар киемнәренә онлайн кибет аша ВКонтакте битендә заказ бирергә мөмкин. Әзер товарларны Казандагы тапшыру пунктыннан алып китәргә була. Шулай ук башка шәһәрләргә дә җибәрү мөмкинлеге каралган. Иң мөһиме – товарга һәрвакыт ихтыяҗ бар. Димәк, үсеш баскычларының яңалары көтә әле алда.
«Яратам», җаным, сагындым...
Миллилекне киемнәр, аксессуарлар аша гына түгел, тәннең һәр күзәнәге белән тоемларга мөмкин. «Яратам» табигый косметика бренды авторы, җитәкчесе Рита Хәбирова һәм аның профессиональ командасы бу эшне бик сыйфатлы һәм уңышлы башкара. Күз алдына китерегез – милли бизәкләр ясалган тартманы ачасыз, тюбиктан кремны җайлап кына кысып чыгарасыз һәм сезнең борынга авыл исе, мәтрүшкәле болыннар, дәү әнинең карлыганлы, җиләкле чәйләре, ромашкалы болыннар, шалфей исләре килеп керә, әллә кая – балачакка алып китә.
Ә идея диңгез буенда туа! Анапа шәһәрендә яшәгән чакта брендның авторы туган ягын сагыну хисләрен җылы сүзләр белән кәгазьгә төшерә. «Яратам, сагындым, җаным...», «Яратам!» Үз эшеңне башлар өчен иң матур исем бит бу! Казанга кайту белән идеяне тормышка ашыра башлый Рита. Белгечлеге белән генә чикләнмичә, косметика тарихын өйрәнә, косметика ясау курсларын үзләштерә һәм үз эшенә тотына. «Яратам» косметикасы – якын кешеңә мәхәббәтеңне белдерергә тагын бер сәбәп бит ул. Ә шәһәр кунакларына магнит кына түгел, үзенчәлекле, мәгънәле бүләк алып китәр өчен тагын бер идея.
«Яратам» табигый косметикасы үз производствосында җитештерелә. Кулланучылар арасында косметиканы сыйфаты һәм составы өчен яратучылар гына түгел, туган як төсмере итеп бүләккә сорап алучылар да шактый. Составына килгәндә, аның сыйфаты өстендә Рита Хәбированың үзе кебек үк белгечләр, профессионаллар эшли: химик-технологлар, фармацевтлар. Барлык эшләнмәләр – үзләренеке. «Яратам» табигый косметикасын нейтраль составы, аллергия китереп чыгармый торган компонентлары өчен дә яраталар. Суыткычта махсус шартларда саклау таләп ителми, саклану вакыты 12–18 ай тәшкил итә. Кремнарны, курыкмыйча, бүләккә ерак төбәкләргә, чит илгә җибәрергә була. Косметика тулысынча Татарстанда эшләнүче экстрактлардан тора, димәк, миллилек аның «канына» сеңгән, аннан чын Татарстан «тәме» килә.
«Яратам» табигый косметикасының тагын бер өстенлеге – ассортиментта каты шампуньнар, бит өчен коры маскалар да бар. Юлда йөрүчеләр өчен бу аеруча уңайлы, чөнки косметиканы кул йөгендә үзең белән самолетка алырга мөмкин. «Яратам»да һәрвакыт продукция исемлеген арттыру өстендә эшлиләр. Коллектив гадәти булмаган шәхси заказга да алынырга әзер. «Яратам» брендының тагын бер игътибарга лаек ягы – алар даими рәвештә хәйрия чараларында катнашалар, балалар йортларына ярдәм итеп торалар. Димәк, бу изге эшкә сезнең дә өлешегез керә ала!
«Яратам» табигый косметикасын маркетплейслар аша алырга мөмкин, шулай ук Казанның кайбер кибетләрендә («Сабр», «Дуслар»), матурлык салоннарында, туристлар өчен махсус кибетләрдә, ВКонтакте битендә, ярминкәләрдә табарга була.
Сезнең өчен кызыклы идеяләр исемлеген дәвам итәрбез!
Реклама. 16+
ООО «Милли-АРТ».
ООО «Сальвери»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк