Реклама
Язгы кояш нурлары баш киемнәрен салырга, куртканың юкарагын кияргә һәм бит тиресен җәйгечә – җиңелчәрәк тәрбияләү чараларына күчәргә ымсындыра. Ләкин ашыгырга кирәкми!
Олеся МУСТАЕВА, косметика химик-технологы – косметиканы җитештерүче һәм нигез салучы:
«Ике сезон арасында битнең тиресе аеруча сизгер. Бер яктан – җылылык радиаторлары аркасындагы коры һава, икенче яктан – инде активлашып өлгергән кояш тәэсир итә аңа. Шунлыктан тирене дымландырабыз һәм саклыйбыз!»
Язгы кояш нурлары баш киемнәрен салырга, куртканың юкарагын кияргә һәм бит тиресен җәйгечә – җиңелчәрәк тәрбияләү чараларына күчәргә ымсындыра. Ләкин ашыгырга кирәкми! Тәрбия чараларын һәр-вакыт, шул исәптән, ике сезон арасында да, тиренең хәзерге халәтенә һәм ихтыяҗына карап сайларга кирәк.
Яз дәвамында дип әйтерлек, өйләрдә җылылык системалары эшли. Бу исә тиренең кипшенүенә, кубалаклануына һәм ялкынсынуына китерә. Бер үк вакытта урамдагы кояш көннән-көн активрак һәм ул бит тиресе өчен кремнарның SPF саклау үзлеге булганнарын сайлау кирәклегенә ишарәли. Шунлыктан тирене яхшылап дымландыру белән бергә ультрашәмәхә нурлардан тиешенчә саклау турында да онытмыйбыз.
Тирене кояштан саклаучы көндезге крем берьюлы ике бурычны үтәсә – бит тиресен дымландырса һәм аның күзәнәкләрен стресстан, зыянлы факторлардан (кояш нуры, шәһәр сөреме, тузан һәм башкалар) сакласа – идеаль вариант.
Үзебездә җитештерелгән косметика базарында андый вариантны Олеся Мустаева остаханәсендә ясалган кремнар арасыннан табарга була. Ул – Sun Ray SPF 35 кремы. Әлеге крем UVB һәм UVA нурларыннан саклый, тирегә җиңел ягыла, агарып калмый, шул ук вакытта тирене дымландыра да.
Ике сезон арасындагы күчеш чорында тирене тәрбияләү өчен аның саклык функцияләрен торгызырга ярдәм иткән чараларны куллану мөһим. Бит тиресе өчен сыйфатлы тоник әнә шундыйлардан. «Она иная» брендының тонигын кулланып карарга киңәш итәбез.
Югарыда язылган кагыйдәләрне үтәп һәм нәтиҗәле косметик чаралар кулланып, бит тирегезнең «тормышын җиңеләйтәсез», аңа ике сезон арасына хас «сюрпризлардан» интегергә ирек бирмисез.
Бит өчен Sun Ray SPF 35 кремы:
«Она иная» тонигы:
mustaeva_beauty masteromcom
2Vtzqvo9WAi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк