Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безУңыш серләре → «Мин «Чын» эштә эшләмим...»

«Мин «Чын» эштә эшләмим...»

Алсу Исмәгыйлева
Алсу Исмәгыйлева
30 августа 2014
3417 карау

Фрилансер — күчерелмә мәгънәдә әйткәндә «бәйсез рәссам» дигән сүз. Ул, штатка урнашмыйча гына, компаниянең кайбер эшләрен башкара. Фрилансер клиентны үзе таба. Заказ бирүче белән, гадәттә, читтән торып – телефон, интернет аша гына аралаша. Фрилансерлар, тормыш кайда арзан –  шунда яшәп, башкарган хезмәте өчен кайда күбрәк түлиләр, шундагы клиентларга эшлиләр.

Ул китапның шушы иң беренче җөмләсе үк җәлеп итте мине. Унике ел буе бик яратып башкарган хезмәтемдә соңгы эш көнем иде. Җитәкчелек белән аңлашылмаучылык килеп чыкты – кыскартуга эләктем.

Минем нинди халәттә булуымны күз алдына китерәсездер... «Әгәр мине хәзер, бүгенге белемнәрем булган килеш эштән кусалар, зур бәйрәм ясар идем!» Юк, авторның ни әйтергә теләгәненә барыбер төшенмим. Нинди кичә уздыру турында сөйли ул! Еларга кирәк монда! Тагын укыйм: «Мин кафеда эшләп утырам. Китап язам... Миңа рәхәт. Үзем язам, үзем чибәр-чибәр ханымнарны күзәтәм». Ә аннан соңгы җөмләдән соң тураебрак утырдым: «Сез бит эштән киткәндә үзегезнең тәҗрибәгезне, акылыгызны, белемегезне анда калдырмыйсыз, алып китәсез». Дөрес!

Компьютерым экранында Эрни Зелинскиның «Успех без офисного рабства» дигән бу китабы кайдан килеп чыкканын мин хәзер әйтә дә алмыйм. Интернеттан моңарчы китап укыган кеше түгел идем. Вакыт үткәрер өчен бер сайттан икенчесенә күчеп утыруым гына иде бит. Фрилансерлар турында яза Зелински. «Үземә сайт ясаттым, – ди ул. – Дизайнерын Һиндстаннан таптым, ул миңа аны Бөекбританиядәге дизайнердан арзангаракка эшләде».

«Фрилансер» сүзен беренче ишетүем булса да, китапның яртысына җиткәндә аның «ерактан торып эшләү» дигән мәгънә аңлатканын аңладым. «Күптәнге хыялым чынга ашты: диңгез буена китеп йорт алдым, шунда эшлим. Бу адымга сезнең китапны укыгач тәвәккәлләдем», – дип яза укучылар Зелинскига. Кызык!

Инглиз телен ул чакта әле белмим дисәм дә була. Ә бәлки фрилансерларның рус телле сайтлары да бардыр? Эзли башладым. Бар! Беренчесенә үк кердем, шунда ук теркәлдем дә. Укыйм. Ниндидер проектлар, мин аңламаган терминнар... Менә берсе: «Копирайтер. Интернет-кибет өчен текст язарга». Тәвәккәлләдем! «Исәнмесез! Мин копирайтингның нәрсә икәнен белмим. Ләкин, аңлавымча, ул текстлар белән бәйле. Ә мин текст яза беләм. Унике ел шушы эш белән шөгыльләндем». Җавап озак көттермәде: «Әйдәгез соң, эшләп карыйбыз!»


Иң популяр һөнәр

Копирайтер – бүгенге көндә интернеттагы иң популяр һөнәрләрнең берсе. Аның төп вазыйфасы – нинди дә булса товарны яки компанияне тәкъдим итүче текстлар язу. Алар сайтларга, баннерларда, басма матбугатта урнаштырыла һәм «сатучы текст» дип атала. (Текстны укучы бөтен дөньясын онытып, бары тик син тәкъдим иткән товар турында гына уйларга тиеш!) Теләсә кайсы өлкәгә кагылышлы текстны язу, әлбәттә, шактый мәгълүматлы булуны – заказчының компаниясен дә, ул шөгыльләнгән өлкәне дә, конкурентларын да, товарын да, аның үзенчәлекләрен дә белеп торуны таләп итә.

Минем беренче заказым косметика сату белән шөгыльләнүче интернет-кибет хуҗасыннан булып чыкты. Кибеттәге һәр товарны «сурәтләп бирүче текст» язарга кирәк икән. Кагыйдәләрен белмим бит әле – үземчә ничек күрәм, шулай яздым текстларны. Яратып яздым. Заказ бирүчем ошатты! Һәм... бөтен интернет-кибетне миңа тапшырды! Бер ай эшләдем. Минем өчен иң көтелмәгәне хезмәт хакым булды: ул элеккеге эш урынымдагыдан күбрәк иде.

Кыскартылуга эләгүемне бөтен таныш-белешләргә хәбәр иткән идем. Әле бер җирдән, әле икенчесеннән эшкә чакыра башладылар. Барып карыйм – берсенә дә күңелем ятмый. Хатын-кыз бары тик яраткан эшендә генә эшләргә тиеш дип саныйм мин. Үзен-үзе мәҗбүриләп кенә йөри икән, аның өйдә утыруы хәерлерәк. Мин шулай хәл иттем. Балаларымның берсе беренче сыйныфка җыена, икенчесенә өч тулмаган. Күпме генә ирексезләсәләр дә, «үз теләгем белән китәм» дигән гариза язмаган идем, димәк, биржага да баса алам.


Укырга, укырга һәм укырга!

Эшкә нокта куелгач, заказ бирүчем: «Яндекс-кошелек»тагы реквизитларыгызны җибәрегез», – дип язды. Анысы нәрсә икән тагын? Сораулар биреп тормадым, тагын интернет киңлекләренә кереп киттем... Теркәлдем, ачтым, җибәрдем номерын. Акча килде. Аны ничек аласы икәнен дә, бу акча чынмы, юкмы икәнен дә белмим... Барысына да әкренләп өйрәндем. Бер проектны тәмамлауга икенчесе табыла торды...

Ике-өч ай эшләгәч, белемем юк икәнен аңладым. Форумнарга теркәлгән идем инде. Анда: «Мин шуның кадәр бәягә язам», – дип сөйләшәләр. «Бер мең хәрефем 500 сум», – диләр. «1000 сум», – диләр! Кеше биш йөзгә язганда, минеке йөз сумнан артмый... Мин-минлегемә тиде бу... Укырга кирәк! Бу фикеремне сүз арасында чираттагы бер клиентыма да җиткердем. «Әйдәгез, мин сезгә тренинг алып бирәм. Өйрәнерсез дә, аннан миңа язарсыз» – димәсенме ул! (Ә тренинг минем өчен ул вакытта шактый кыйммәт иде.) Мин аның кайсы шәһәрдән икәнен дә, фамилиясен дә белмим. Анатолий бер атналык аудиотренинг җибәрде. Үзем өчен бик күп яңалык ачтым. Рерайтинг, seo-копирайтинг... Моңарчы бу өлкәдә тәмам надан булганмын! Аннан без Анатолий белән аңа лендинг пейдж (landing pages) ясадык, ягъни бер битлек сайт. Аның тексты аеруча әйбәт «сатарга» тиеш. Клиентымның сатулары, чыннан да, үсеп китте.

Копирайтингның кагыйдәләре бертуктаусыз үзгәреп тора. Сатып алучы башлы: үзен нинди кармакка эләктерүләрен бик тиз сизә. Шуңа күрә гел яңа ысуллар уйлап чыгарырга кирәк. Ул ысулларны йә американнар уйлап таба, йә ул безгә Европадан килә. Дөрес, хәзер теорияне әйбәт белүчеләр Россиядә дә бар. Бераздан мин тагын укырга кердем. Бу юлы – Санкт-Петербургка, «Школа делового письма» дип аталган алты айлык онлайн-мәктәпкә. Максатым ачык иде: коммерциягә кагылышлы тәкъдимнәр язарга өйрәнергә телим. Ул копирайтингның иң кыйммәтле продукты! Башкалар язганны ник мин булдырмаска тиеш?! Эшкә яңа тотынган мәлләрдә копирайтинг турында бик күп китап укыдым. Хәзер дә укыйм. Белемне арттырудан туктарга ярамый! Бу һөнәргә бер генә университет та укытмый, аңа үзлегеңнән генә өйрәнеп була.


Маркетинг

Эшләп киттем шулай. Тиздән бер нәрсәгә игътибар иттем. Күп клиентлар: «Ә сез өч көндә безнең интернет-кибетне тутыра аласызмы?» – дип сорый. Ә анда 3 мең позиция! Берүзем бу кадәр эшне берничек тә башкара алмыйм. Ярдәмчеләр кирәк! Фрилансерлар сайтыннан чыкмыйча гына үземә команда тупладым. Бер кыз – Тбилисидан, икенчесе – Минскидан, өченчеләре – Мәскәүдән, Владимирдан... Күбесе бала белән өйдә утыручы әниләр. Без бер-беребезне күреп белмибез, язышып аралашабыз. Дөрес, нәрсәнедер тиз генә аңлатырга кирәк булганда скайптан сөйләшәбез. Интернет-кибетләрне өч көндә «тутырырга» күптән өйрәндек. Элек миннән: «Ә сез сайт эшлисезме?» – дип сораганда, «Мин бит копирайтер», – дип җавап бирә идем, ә аннан: «Нигә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырам?» – дигән нәтиҗәгә килдем. Никадәр клиентым, Мәскәүдә менә дигән студияләр бар. Бирим аларга заказны...

Мин дә, хезмәттәшләрем дә хезмәт хакларыбыздан салым түләп торабыз. «Җаваплылыгы чикләнгән оешма», дип үземне эштән китүгә теркәткән идем. (Мин ул вакыт бәйрәмнәр оештыру белән дә шөгыльләнеп алдым. Әмма табышы әйбәт кенә булса да, исерек кунаклар күңелен күрүдән бик тиз баш тарттым. Тагын ярты ел балалар өчен генә эшләдем дә, аппаратурамны саттым. Копирайтинг минем өчен кызыграк тоелды.) «Рәсми оешма» дип саналуым зур логистик компанияләр, банклар, нәшриятлар белән эшләргә юл ачты.

Көндез клиентлар белән сөйләшүләр алып барам: килешүләр төзим, исәп-хисап счетларын тикшерәм. Кич, балалар дәресләрен әзерләп бетергәч, эшемнең иҗади өлеше башлана... Мин хәзер күбрәк оештыручы ролендә, үземне күп язам дип әйтә алмыйм. Әмма кайбер проектларга барыбер тотынам. IT продуктлар турында язарга яратам: үзең өчен дә әллә никадәр яңалык ачасың. Клиентлар арасында Германиядән бер нәшрият бар, алар гаджетлар, айфоннар өчен кушымталар чыгара – шуларга текстлар язу мавыктыргыч тоела. Тырышлыгыңның нәтиҗәсе шунда ук күренгәнгә, интернет-кибетләргә язу кызык. Сатулары күтәрелеп китсә, бик горурланам!


Иң кыска арада эшләгән заказ

Даими клиентлардан була андый үтенечләр. «Ашыгыч! Бер сәгать эчендә кирәк!» – дип язалар. «Коткар! Башка берәүгә дә мөрәҗәгать итә алмыйм!» – диләр. Синең бу минутта икенче проект белән мәшгуль булуыңда аларның эше юк... Пресс-релиз, коммерциягә кагылышлы тәкъдим, йә берәр яңалык була инде ул. Интернетның «эзләп табу» системасы (поисковик) «күрсен» өчен сайтлар һәрвакыт яңартылып торырга тиеш. «Бирү»дә (выдача) сайтың алда торса, сатуларың да әйбәт бара, клиентларың да күп була. Егерменче биткә генә калсаң, сине беркем күрми, белми. Моның белән seo белгечләр шөгыльләнә. Зур һәм катлаулы өлкә бу.


Тел өйрәнү

Интернетта яңа эшли башлаган чагым иде әле. Бер клиент беркөнне миңа яза: «Без проект турында «basecamp»да сөйләшергә булдык. Бүген инглиз телебезне чарлыйбыз». Өстемә салкын су койгандай булды...

Менә шулай – өйрәнмәс җиреңнән өйрәнәсең... «Мин белмим», – дип әйтергә яратмыйм. Интернетта хәзер, гомумән: «Тел беләсеңме?» – дип сорамыйлар, «Инглиз телен беләсездер бит инде», – диләр яки сорап та тормыйча инглизчә сылтама (ссылка) җибәрәләр.

Фрилансерлар шундый халык инде, берәүдән дә ярдәм көтмиләр, үз көчләренә генә ышаналар, үзләрен үзләре үстерәләр.


Алдану

Баштарак андый хәлләр дә булды! Зур гына проект аласың, эшлисең, җибәрәсең һәм... заказ бирүче юкка чыга. Аны ничек табасың, күрше урамда гына яшәми бит ул?! Андый очракларда: «Ярар, эшләгәнем кеше өчен булса, өйрәнгәнем үзем өчен бит», – дия идем. Хәзер түләү мәсьәләсендә алданмыйм инде. Тиешле хезмәт хакының яртысын алдан алып куярга кирәк икән – коллегалар белән сөйләшә торгач шуны аңладым.

Акча дигәннән. Миннән: «Интернетта нәрсә белән шөгыльләнәсең?» – дип кызыксынучылар күп. Аңлатам. «Мин дә эшләп карыйм әле», – диләр. Бер-ике тапкыр язалар да: «Ә мин кайчан зур акча эшли башлыйм?» – дип сорыйлар. «Авыр икән», – диләр һәм... ташлыйлар. Әйе, бу – акча эшләү юлы, ләкин җиңел юл түгел! Ул бары тик тырышлык бәрабәренә генә килә. Иҗат газаплары аша. Журналист һөнәре белән танышлыгың, язу сәләтенә ия булуың да бик мөһим.


Өстенлекләре

Эш көнемне сәгать ничәдә башлап, ничәдә тәмамлыйсын мин үзем генә хәл итәм. Хатын-кызларның күбесе хыялланадыр бу хакта. Шуңа да копирайтер һөнәрен идеаль эшкә саныйм. Иң мөһиме – балаларым караулы. Иртән аларны үзем уятам, ашатам, мәктәпкә илтеп куям, вакытында алып кайтам, репетиторга, спорт секциясенә йөртәм... Беркемгә бәйле түгел!

Ноутбугым үзем белән икән, кайда гына булсам да, мин эш урынымда дигән сүз. Өйдәге яраткан кәнәфиемә утырып та, кафеда да, табигатьтә дә... эшли алам.

Минем хәтта яшәү өчен дөньяның үзем теләгән теләсә кайсы почмагын сайлау мөмкинлегем бар! Интернет өчен кайсы шәһәрдә, кайсы илдә утыруым мөһим түгел бит... Копирайтерлар гына түгел, дизайнерлар, фоторетушерлар да шулай эшли, шулай яши хәзер. Бер гаиләне беләм, алар ирле-хатынлы интерьер дизайнын визуальләштерү белән шөгыльләнәләр. Инде ике ел Таиландта, диңгез буенда яшиләр. (Таиланд – фрилансерлар җәннәте дип санала!) Балаларын инглиз мәктәпләренә бирделәр. Мәскәүдән, Россиядән заказ алалар. Мәскәүдәге эшчеләр бригадасы алар өчен йорт җиһазлары ясый. Аксессуарларын Таиландтан алып җибәрәләр. Яки менә «LinguaLeo» дигән инглиз телен өйрәнү сайты бар. Аны Айнур исемле Мәскәү егете ясаган. «Сайтка тотынгач, бөтен командабыз белән Таиландка «күченергә» һәм шунда эшләргә хәл иттек», – дип яза ул. Югарыда саналган һөнәрләр белән кайда яшәргә рәхәт, шунда шөгыльләнеп була. Диңгез буенда эшләү хыялы миндә дә бар...


Кимчелекләре

Иң беренчесе – аралашу җитмәүдер. Мин «ялгыз бүре» түгел! Шуңа күрә, таныш-белешләрем: «Син анда нинди кызык табасың?» – дип гаҗәпләнсәләр дә, социаль челтәрләрдә еш утырам.
Һәрбер хатын-кыз кебек, яңа кием алырга, киенергә яратам. Тик... кемнеңдер эшкә кияргә киеме юк, ә минем яңа кием-салымым каядыр барганымны көтеп чиратта эленеп тора. Театр-концертлар – зур бәйрәм минем өчен!

Бу эштә бик нык оешканлык со­рала. Заказны вакытында тапшыру, клиентның ышанычын аклау өчен син кайвакыт өйдәге тузанны да, идәннең юылмаганын да күрмәскә тиеш...

Өй – эш урыным да. Тик үземне: «Бу – эш почмагы, анда фәлән-фәлән сәгатьләрдә генә керергә», – дип чикли белмим. Копирайтинг белән күптән шөгыльләнүчеләрнең үзләре өчен андый кагыйдәләре бар. Эштән туктый алмавым – үз гаебем. Гомумән, ял итә белмим! Гаилә белән каядыр китсәк кенә тия ял. Безнең авыл Ык буенда урнашкан, шуңа су яратабыз.

Иртән эшкә дип чыгып китмәсәм дә, минем эшләвемне ирем тиз аңлады, әлбәттә. Ул үзе дә журналист. Язу эшенең авырлыгы, иҗат газаплары аңа таныш. Ә әниләр мине бик озак «компьютер каршында вакыт үткәрүче» дип санадылар. Өемнән чыкмыйча акча эшли алуым аларга әле хәзер дә сәер тоела. Хәер, мондый мөнәсәбәттән бер мин генә түгел, бөтен фрилансерлар зарлана.
 

Кулланучы сайтта үзен кызыксындырырлык нәрсә тапмый икән, ул анда башка кермәячәк: текст аны сайтка «бәйләп» торырга тиеш.


Әле телевизор, компьютер, интернетлар булмаган заманда ук, XX гасыр башында Америкада барлыкка килә копирайтинг. Компанияләрнең каталоглары клиентның өенә почта аша килгән, ул шулардан карап, товар сайлаган һәм купонны кисеп алып, конвертка акчасын да салып, кире җибәргән. Сатып алырга теләгән әйберләр килеп җиткәнче ике-өч атна вакыт узган. Күз алдына гына китерегез: кеше үзенең хәләл акчасын шунда ук биреп, бер айга якын товарны көтәргә күнсен өчен, ул текст ничек белеп, ышандырырлык итеп язылырга тиеш булган!

Клод Хопкинс, Дэвид Огилви, Говард Госсаж, Раймонд Рубикам... Бу копирайтерларның исемнәре бөтен дөньяга билгеле.

Безнең эштә портфолио бик зур роль уйный. Копирайтинг белән яңа гына шөгыльләнә башлаган кешедә ул юк бит әле. Шуңа да минем кебек әрсезрәк булырга кирәк. «Әйдәгез, тотынып карыйм әле!» – диюнең ояты юк аның. Дүрт-биш проекттан соң заказ алу җиңеләячәк.

Үзеңнең мөмкинлекләреңне чамаларга кирәк. Күп акча эшлим, дип, шунда ук зур заказга үрелсәң, «хәлегездән килми» дип туктатырга да мөмкиннәр. Интернетта «хәтер калдырмыйм» дип торулар юк... Гадирәк проектлардан башлагыз.

Үз-үзеңә хөрмәт булырга тиеш! Әгәр заказчы: «Шундый-шундый проект кирәк...» – дип кырт кына сүз башлый икән, мин үзем аны шунда ук бүлдерәм: «Беренчедән, иң элек, исәнмесез?» – дим.


Интернет – сүзлек

Аватар – кулланучы үз йөзе итеп куючы фотосурәт яки рәсем.

Аккаунт – сайтка керү өчен кулланыла торган шәхси мәгълүмат тупланган хисап язма.

Блог – вакыйгалар интернет-журналы, интернет-көндәлек, онлайн-көндәлек.

Блоггер – блог алып баручы.

Гифка – анимацион рәсем.

Инстаграм (instagram) – фото һәм видеоязмалар белән уртаклашу кушымтасы. (Айфон, айпад, андроидлар һәм башкаларда төшерелүе шарт.)

Лайк – фото, видео, язма яки шәрех (комментарий) астында Like (ошый) төймәсенә басып, үзеңнең хуплавыңны белдерү.

Линк – сылтама (ссылка).

Ник – тәхәллүс.

Онлайн – хәзерге вакытта челтәрдә булу.

Оффлайн – хәзерге вакытта челтәрдә булмау.

Пост – темадагы хәбәр.

Репост – башка блогерның хәбәрен үз сәхифәңә урнаштыру.

Смайл – кулланучының кәефен белдерүче төрле тыныш билгеләренең җыелмасы. Мисал өчен, елмаю – :-) (ике нокта, сызык, ябылган җәя), күңелсезләнү – :-( (ике нокта, сызык, ачылган җәя).

Спам – реклама характерындагы электрон хат яки хәбәр, чүп.

Хэштег – кулланучылар бер темага җыеп бара торган # (рәшәткә) билгесе артыннан язылучы сүз яки сүзтезмә. Бер хэштег белән берләштерелгән постларны табу эшен җиңеләйтә.

Чат – кулланучыларның онлайн режимында язышуы.

«YouTube» (youtube.com) – биредә кулланучылар видеолары белән уртаклаша. Араларында төрлесе бар – кызыклары да, коточкычлары да.

WhatsApp – хәбәрләр җибәрү өчен кулланылучы мессенджер (смартфоннар өчен). Беренче елны кулланучыга бушлай бирелә, аннары түләүлегә әйләнә (SMSтан  би-ик күпкә арзан).

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy