Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безУңыш серләре → Сандугач белән каен

Сандугач белән каен

Асия Юнысова
Асия Юнысова
07 декабря 2015
4532 карау
Венера залдан гел ике күзне – Камил күзләрен эзләп җырлый. Аның өчен иң кадерле күзләр дә, йөз дә, фикер дә – Камилнеке. 
Тал песие кебек йомшак, бөдрә керфекле, хәтфә карашлы кызның күзләреннән мөлдерәп тамарга торган көмеш күз яшьләрен күрә дә Казан консерваториясе ректоры мәшһүр Нәҗип Җиһанов болай ди: «Чү, кы­-зым! Талантыңа бәрабәр тырышлыгың бар. Синең бәхетле елмаячак көннәрең алда бик күп булыр әле».

Консерватория дипломы алган, инде опера-концерт җырчысы сыйфатында Татар дәүләт опера һәм балет театрына стажер булып килгән Венера Ганиеваны театрның директоры бер елдан соң Красноярскида узган опера җырчылары ярминкәсеннән бөтенләйгә «сатып» алып кайта. Олы сәнгатькә аяк баскан, йолдызларга илтә торган чәнечкеле сукмактан тәүге адымнарын атларга җыенган кызны баш режиссер – легендар Нияз Даутов үзенчә кисәтә: «Бәхетне үз хезмәтең китерер. Йолдыз авыруыннан саклан!»

Ике остаз да ир кеше шул. Хатын-кыз ирен­нән уң­са гына, мәхәббәтен тапса гына бәхетле була алуын әллә белмиләр, әллә белеп тә әйтми алар.



Бәхет серен бу – тамашачы хөрмәтен, алар бүләк иткән чәчәкләрнең кадерен аңлаган, хәтта чит ил тамашачыларының да алкышларына коенган ханым белә дә белә инде. Аның шәхси архивында «Яраткан җырчыбыз, татар сәхнәсендә синең кебек зат булу белән горурланабыз» кебегрәк эчтәлекле хат-телеграммалар байтак. Венера ханым үзе яраткан хезмәте, таланты китергән сәгадәтле минутлар хатын-кыз бәхете булып әверелсен өчен әле тагын бик күп нәрсәләр кирәклеген бик белә. Иң элек мәхәббәт, ягъни ярату һәм яратылу кирәк аңа! Сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева мәхәббәт­нең төрле төсмерләрен җыр ярдәмендә тапшыра, үзе уйнаган хатын-кызларның тетрәнүен, фаҗигасен, тантанасын йөрәге аша йөзләрчә мәртәбә үткәрә ал­ган уникаль шәхес. Гаиләдә үзең бәхетле була торып та, сәхнәдә Виолетта булып кара әле син! Җырчыга республиканың Тукай премиясен китергән рольләрнең берсе дә шул бит. Әлеге спектакльдән бер генә өзекне хәтеремдә яңартам. 

«Etradi!» – «Соң инде!» – ди өметсез сырхау кыз, сыгылып төшеп. Шушы «Etradi!» кош баласының соңгы сулкылдап куюы кебек, өч иҗеге белән йөрәкне өч чеметә. Виолетта–Венера елый. Җырчының күз яшен йотканын күреп, оркестр бер сулуга тын кала. Дирижер күнде инде: бернишләр хәл юк – көтәсе. Ничә генә тапкыр уйнаса да, бу урында Венера хисләрен барыбер йөгәнли алмый. Җырчы белән актерлык, ягъни уйный алу сәләте кушылу сирәк күренеш. Ләкин бит ул уйнамый – кичерә! Әмма барыбер сәер. Мәхәббәттә «үз бриллиантын» тапкан кешенең героинясының челпәрәмә хыялларын йөрәк аша үткәреп, чып-чын газаплар кичерүе сәер. Бәлки сәер түгел дәдер. Мәхәббәтне таныган, тапкан кеше генә югалтудан курка аладыр», – дип язып куйганмын мин унөч ел элек.

Язганымны укыйм да, спектакльдә уйнаганда биш килограмм авырлыгын югалткан, тәмам талчыккан, гөлчәчәктәй сулып калган Венераның ире Камилнең бер җөмләсеннән терелеп китүен искә төшереп елмаям. «Котлыйм, бик әйбәт!» Шушы минутта нәкъ менә шушы сүзләр кирәк аңа. Соңыннан спектакльне «сү­теп» караулар булыр, әлбәттә. Төп сөйләшү өйгә кайткач. Иң җитди тәнкыйтьче дә ул – Камил! Ә Венера үзе исә өйгә кайткач өй җыештырып, ризык пешереп, табын әзерләп йөрүче шат күңелле, мөлаем хатынга әйләнә. Клавирларын кухняга алып кереп, җырлый-җырлый, яңа партияләр өйрәнә. Тамашачы­сына яңа бүләкләр әзерли. Хәер, ягымлы һәм чибәр, нәфис һәм зифа җырчының сәхнәгә чыгып җырлавы ук бүләк – бүләкнең күзне һәм колакны иркәли торганы, затлысы. Сере нидә аның? Матур тавыш, тырышлык, буйсындамы? Әллә, Президентыбыз Минти­мер Шәймиев әйткәнчә, «Венераның тормышта да, сәнгатьтә дә өлгерлегендәме?» Бәлки, бу сыйфатларның барысы берьюлы кушылудан бәхетле язмыш ясаладыр?!
 
Нәкъ менә Камилнең игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәте аны дөнья матурлыгы мәхәббәт белән дигән бердәнбер хакыйкатькә инандырган.

Җырчы Венера Ганиева үзе моны шәһәрне бизәгән афишалардан елмаеп торган кызның ни бәһа торганлыгын чамалау өчен театрга килгән Копенгаген тамашачысы каршында җырлаганда да, Татарстан дигән олы дәүләт һәм аның олы сәнгате барлыгын раслап, Лиссабонда сәхнәгә чыкканда да, «Мең дә бер кичә» балетындагы хорда якты нур кебек аерылып торган сопрано солосын сузганда да, «Шагыйрь мәхәббәте» операсында мәхәббәтен җуйган Зәйтүнә булып өзгәләнгәндә дә, гөлчәчәккә кунган былбыл сыман җырларында сайраганда да исбатлый.



Җитди, төгәл фикерле, музыкаль яктан гаҗәеп белемле Камил Фәйзрахмановның бу сергә үз ачкычы:
– Җырчы акыл иясе булырга тиеш. Тавыш аппаратын идарә итәргә өйрәнү өчен акыл кирәк. Тамак, тавыш ярылары теге яки бу каденцияне (ариядә тавышның бер чагылышы) җырлап чыга алсын өчен тамакны иң әүвәл акылга буйсындыру зарур. Табигать­тән матур, көчле тавышлар күп ул. Әгәр үзләре җил­бәзәк, ялкау, акыл белән тавыш ярыларын килештерә белми торган кеше булсалар, андыйларга консерватория ярдәм итә алмый. Димәк, яхшы вокалга да өмет калмый. Венера бик акыллы ул!


* * *

Безгә Камил белән Венера корган мәхәббәт оясының үзен дә барып күрергә вакыт җиткән. Оя димәктән, бу оя ак кирпечтән биек итеп салынган 32 тәрәзәле, 500 квадрат метрдан күбрәк мәйдан­лы йорт булып чыкты. Мин үзем дөньяның мәшһүр йолдызлары, әйтик Софи Лорен кебекләр, мөгаен, шундый шәп йортларда яшиләрдер дип уйлыйм. Капка төбенә машина килеп туктауга өйгә күтәрелә торган киң гранит баскычта Венера Ганиеваның япон кызларыныкы кебек бизәкле киемгә төренгән җиңел гәүдәсе күренде. Баскыч култыксаларын бизәгән чәчәкләрне җиле белән җилфердәтеп, каршыбызга йөгереп килде ул. Җырлап ачылган капкадан ишегалдына кердек. И мондагы тәртип! Гараж дип көйләп куелган шактый иркен бинадан бөтен ишегалдын яңгыратып музыка агыла. Хуҗа кешенең – Камил Фәйзрахмановның – «Яңа гасыр» телерадиокомпания­сенең тавыш режиссеры гына түгел, татар опера һәм балет театрының да тавыш режиссеры икәнен онытмыйк әле без. Режиссер шунда ук эшеннән аерылып (музыка тыңлый-тыңлый машиналарын көйләүдән дип аңлагыз), безгә биләмәләрен күрсәтә башлады.

Күрсәтерлек әйберләр барысы да тәртиптә. Түрдәге беседкада ишле кунаклар килә калса дип, киң утыргычлар көйләп куелган. Хуҗаның инде шул тарафтагы мунчасы да күптән әзер икән. Кыяр-помидорлар өлгереп килә. Яшел чирәм, чәчәкләр... Минем сокланулы сүз­ләремне алар икәүләп бер җөмлә белән йомгаклап та куйды: «Бик матур бит, әйеме. Рәхәт. Хәзер инде беркая да китеп ял итәсебез килми. Җәйне өйдә үткәрәбез». 



Тыштан күркәм күренгән өйнең эче дә бик ямьле икән. Итальян артистлары да, Голливуд йолдызлары да мондый якты һәм зәвык белән бизәлгән өйдә бик теләп яшәрләр иде. Диварларда рәссамнар кыл калә­меннән төшкән оригинал картиналар, бәхетле парның портретлары, идәндә иңе-буе чиксез келәмнәр, йорт тотып яшәгән һәркем ымсына торган ике метрлы гөл­-сарлар. Аннары... чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр. Венера Ганиева инде бөтенләй хуҗабикә ролендә. Ул безне йөгертеп кенә йортның түбәнге катына алып төшә. «Ме­нә монда минем кышка хәзерләгән яшелчәләрем тора, менә бу бүлмәдә мин керләр юам. Менә монысында теннис уйныйбыз, монысы безнең кышкы мунча», – дип, бүлмәдән бүлмәгә йөртә. 
 
Мин яратам һәм яратылам. Һәм моның өчен үзем дә күп тырышлык куям.

Өченче кат репетицияләр өчен уңайлы. Камилнең дә эш бүлмәсе шунда ук. Бер аулак бүлмәне вакыт-вакыт килеп кунак булып китә торган апалары өчен намаз бүлмәсе итеп көйләп куйганнар. Венера, иркен­лек­кә кыенсынгандай, аңлатасы итте: «Төзелә башлаган йортны сатып алдык. Югыйсә, кечерәк йорт та яра­ган булыр иде. Аның каруы, репетицияләрне тарсынмый ясарга мөмкин. Идәнгә дә, түшәмгә дә шаку­чы юк». Хәзер инде шушы гаҗәеп муллык дөнья­сында утрау кебек аерылып торган кухняга китик. Монда да бөтен нәрсә хуҗабикәнең кулы кагылуга хәрәкәткә килерлек итеп көйләнгән. Венераның куллары исә алтын. Кайчандыр телевидениедә аның кухнясыннан репортажлар алып баралар иде. Хуҗабикәнең уңган пәрәмәчләрен, кыздырылган казларын күпләр татып карады ул вакытта. Менә без шул кухняда көйләп куелган телевизорны карый-карый ипле генә әңгәмә корабыз. Мәхәббәт һәм бәхетле булу серлђре турында.

– Мин китаплар бик күп укыйм. Татарныкын да, русныкын да, дөнья классикларын да. Франсуаза Саган дигән язучының менә шундый сүзләре бар: «Сөек-ле һәм сөйкемле булу өчен матур булу шарт. Матур булу өчен яратылу кирәк». Мәхәббәтне яулап алу шактый җиңел ул. Ә менә яулап алганнан соң аны кулдан ычкындырмау, һәрвакыт биектә калу зур хез-мәт сорый. Мин иремнең ихтирамын югалтмас өчен бик тырышам. Бәхетемә күрә, Камил моны бәяли, аңлый торган кеше булып чыкты. Хатын-кыз бит үзен яратмауларын белеп алуга үз-үзен яратудан туктый. 

– Ярату, яратылу дибез... Менә мин язмамның исемен «Мәхәббәтнең көмеш туе» дип куярга ният­ләгән идем, чөнки сезнең Камил белән танышуыгызга август аенда 25 ел. 
– Әйе. Бер күз ачып йомган кебек үтте дә китте гомер. Ир-ат күз белән ярата, хатын-кыз колак белән дигән гыйбарә бар. Бу миңа бик тә нык туры килә инде. Опера театрында эшли башлаган вакытларым. Җырлар да өйрәнәм. Халык арасында таныласы да килгән чак. Миңа кемдер моныћ иң дөрес юлы радиода язылу дип өйрәтте. Шуннан соң мин дә «Башма­гым» музыкаль комедиясеннән Сәрвәр ариясен яздыру өчен радиога йљгердем. Анда бик шәп егет эшли дигәннәр иде. Шуңа туры килдем дә. Микрофонга язылабыз бит инде. Ул вакытта әле аппаратура бер дә әйбәт түгел, фәкать Камил кебек техниканы да, музыканы да, музыка коралларын да яхшы белгән тавыш режиссерлары гына әйбәт язмалар эшли ала. Мин җырлыйм инде. Пыяла чаршау артындагы егетнең үзен күрмим, ара-тирә җырыма карата кисәтүләрен генә ишетеп торам. Шулай итеп, мин иң элек «Алчә­чәк» әкиятендәгечә бу егетнең тавышына гашыйк булдым. Әмма минем әкиятемдә егет шәп, чибәр булып чыкты. Аның «Блестяще!» дигән бер сүзе өчен көне-төне репетиция ясарга әзер идем. (Шул арада безнең сөйләшүгә Камил кушылып куя: «Әгәр студия­дә профессионал җырласа, ул үз фикерләрен, ниятен ачып аңлата белә торган кеше булса, нәтиҗә һәрвакыт әйбәт. Менә шул чагында меңнәрчә кешеләрнең йөрә­ген кузгатырлык язма килеп чыга».) 



– Сәрвәр ариясеннән соң Венера Ганиеваның хитлары булып киткән «Зинһар өчен кермә төшләремә», «Кермә минем сөю бакчасына», «Бер генә күрдем», «Шәрык кызы» шул рәвешле язылгандыр.
– Бик күп җырлар язылды инде анда. Чөнки Камил­нең сихри тавышы колагым аша кереп йөрәгемне кабызганнан соң, минем аякларым гел радио тарафына гына йөгереп торды. Ә ул үзе исә кулына гитара да алып уйный ала торган егет. Кирәк икән, The Beat­-les­­ның бөтен җырларын инглизчә җырлый. Мин дә өйрәндем ул җырларны. Икәүләп җырлап утыра идек. 

– Серле егетнең пыяла чаршау артыннан җырчы кыз янына чыккан һәм бу икәүнең җитәкләшеп Болак буеннан җәяү атлап киткән киче соңыннан – ике дистә елдан соң язылачак «Казан урамнары» җыры аша безгә дә мәгълүм булды. 
– «Мин Казанда сине эзләп таптым, мин Казанда бәхет юрадым...» дип җырлый башлаганчы без әле кайбер кичләрне Камилнең радиодагы бәләкәй бүлмә­сендә уздыра идек. Кайбер кичләрне генә, чөнки Камил кичләрен ресторанда музыка уйный. Оскар Усмановлар белән бергә бик шәп музыкаль төркем әзерләгәннәр иде алар. Шәп егетләр инде. Бик модалы итеп киенәләр. Чит илләргә дә чыккалыйлар. Югосла­виягә баруында миңа футболка белән хушбуй алып кайткан иде. Мине үзенеке итеп тану ядкәре итеп. 

– Венера дигән гүзәл кызның колагыннан гашыйк чагын хәтерлим әле мин. Актерлар йорты сәхнәсендә «Ак каен» җырын җырлап төштең дә, күзләреңнән очкыннар чәчә-чәчә, халыкны ерып чыгып киттең. Радиога ашыгуың иде. Никахлашкан көн мәхәббәттән иң әйбәт дару, диләр. Сезнең очракта бу дару көчен югалткан дип уйлыйк.
– Уйлыйк кына түгел. Тәгаен шулай. Танышуыбыз­га бер ел дигәндә мин, «Башмагым»дагы Сәрвәр күл-мәген киеп, Камилләрнең Болак буендагы дүрт бүл­мәле фатирына килен булып төштем. Миңа – баракта туып-үскән кызга – бу фатир бик зур булып тоелган иде. Камилнең әти-әнисе бик тә зыялы кеше­ләр иде. Өйләрендә киштә-киштә китап. Китаплар­га кинәндем генә. Анда минем өчен пианино да бар иде. Мин бит ата йортында пианино күргән бала түгел. 

Бу йортта мине бик яраттылар. Камил кич рестораннан эшләп кайтуга мин төн уртасында алма бәлешләре, эремчек пәрәмәчләре пешерәм. Инде йоклыйбыз дип, үз якларына кереп киткән әти белән әни: «Бу ниткән тәмле ис?» – дип, безнең янга кухняга чыгып утыралар иде. Күңелле яшәдек. Алар минем җырчы булуым белән горурланалар. Концертларыма киләләр иде. Кайткач әти бәя бирә: «Исключительно! Менә дигән, соклангыч!» Кызык бит, минем әти дә, Камилнең әтисе дә Әхәт исемле иделәр. 



– Мактау сүзләрен ишетеп рухландырып торучылар шул заманнан ук булган икән. 
– Шул заманнан ук. Әмма Камил мактауларга са­ран. Мин аңардан һаман хуплау көтәм. Йә ничек, дип күзләренә карыйм. Ул бик тыйнак мактый. Әгәр инде ул «Блестяще!», «Шикарно!», «Афәрин!» ди икән, бу, чыннан да, кадерле бүләк. Аның миннән романслар җырлатасы килде. Зәвыгымны тәрбияләргә үзеннән зур өлеш кертте. Бүгенге ирешкән дәрәҗәмдә, уңыш­ларымда аның роле бик зур. Шуңа күрә мин:

Язмышыма рәхмәт укый-укый,
Синең белән гомер итәмен. 
Сине очратмасам, белмәс идем,
Чын бәхетнең нинди икәнен, –

дип җырларга яратам. Камил – минем чын мәхәббә­тем. Мондый мәхәббәт өчен иҗат итәсе генә килеп тора. Матурлыгымны да, гәүдә зифалыгымны да аның өчен сакларга тырышам. Бая әйткәнемчә дә, бәхетле булу – олы хезмәт ул.

– Ярату билгеләрен санаганда көнләшү дигән бер хисне еш кына искә алалар. Сезнең араны бозу өчен генә булса да, бу хисне читлектән чыгарырга тырышучылар табыладыр. 
– Көнләшү – таркаткыч көч ул. Без үзебезнең көчнең бердәмлектә икәнен күптән аңладык инде. Мәхәббәт ул терекөмеш кебек. Аны ачык учта тотарга мөмкин, йодрыгыңны кыстыңмы, ул кача. 

– Венера, синең иң популяр җырларың арасында «Ак каен» бар иде. Менә ничә елдан соң ул кабат әйләнеп кайтты. Һәм хитлар парадында кабат иң өстәге урынны биләде. Мин моны Венера Ганиеваның җырчылык осталыгы дәвамының мисалы итеп күрәм. Үзең – сандугач, Камилең ак каен булып, үзегез сайлаган «Бергә гомергә» дигән шигарьгә тугры калып, тамашачыларың, туганнарың, дусларың бәхетенә, аларга үрнәк булып яшәгез дә яшәгез әле.

«Сөембикә», № 8, 2009.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy