Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → Яшәү үзе батырлык

Яшәү үзе батырлык

Мәдинә  АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
11 июня 2018
1112 карау
«Бәгырьләргә төшеп, җанны телеп...» торган ачы язмышына үпкәләми ул. Хыяллары зурдан.

Сокландым, тетрәндем... Каршымда, берни булмагандай, көләч йөзен балкытып, минем белән дөнья хәлләре турында фикер алышып утырган әңгәмәдәшемә күрсәтмичә генә ихтыярсыздан күзләремә килгән яшьләрне сөрткәләп тә алдым. Сөйләшү дә көтмәгәнчәрәк башланып китте. Дөресрәге, җырдан... Минем тизрәк аның тавышын ишетәсе, җырлавын тыңлыйсы килде. 

Ул ялындырып тормады. «Иң яраткан җырым», – диде дә, күкрәктән чыккан моңлы тавыш белән: «Шатлык нуры балкый безнең йөзләрдә; Өмет-ышанычны аклыйк без, аклыйк», – дип җырлап җибәрде. Җыр өй эченә генә сыеша алмыйча, Чүпрәленең карлы-буранлы урамнарына агылды. Аннары: «Мәскәүдә «Россиянең алтын тавышы» бәйгесендә беренче урынны алган җырым», – дип, «Киек казлар»ны сузып җибәрде. Тын да алмый өй түрендәге  өстәл артында утырган кызны күзәтәм: озын итәкле зәңгәрсу күлмәге үзенә шундый килешә, толымлап үреп салган чәчләре аңа балалык төсмере дә биргән сыман. Җыр ничек кинәт башланган булса, шулай кинәт кенә өзелде дә. «Күп алар, мин яраткан җырлар», – ди кыз, җитди сөйләшүгә әзерлеген белдергәндәй итеп.

Бусаганы атлап керүгә урнашкан киеренкелек шундук юкка чыга. Без өчәү: Дарина, әнисе Венера ханым һәм мин язмышның ачылмаска дип ябылган капкаларын, сак кына ачып, тәрәзә артында улаган җил-бураннан да көчлерәк, җан өшеткечрәк халәттә калабыз. Бар дөньясын онытып, хәерсез хатирәләргә бирелгән ул минутларда кызның ара-тирә әнисенә: «Хәлең ничек? Начар түгелме сиңа?» – дип өзгәләнүеннән, янымда әле күптән түгел генә инсульт кичергән авыру кеше утыруын аңлап алам.
Йөзеннән азга гына да елмаю китми. Хәтта тормышындагы иң авыр мизгелләр турында сөйләгәндә дә...

«Әни булмаса, тормыш юк миңа»

Дарина шулай ди. Әни ул һәркемгә изге, кадерле. Аның өчен бигрәк тә... Кызы өчен әнисе җан сөенече генә түгел, тормыш тоткасы, аягы-кулы... Киләчәккә уй-хыялларын ул әнисе белән бәйли. Алар гел бергә. 
– Икәү торабыз, икәү пешерәбез. Әни булганда, мин яшим әле, – ди кыз, пакет тулы дарулар арасыннан кирәклеләрен сайлап. Үзем күзәтәм, эчми югыйсә. Гел әйтеп торырга кирәк.

 

Әни, әни, әни... «Кызыгыз бигрәк кайгырта инде», – дим, яныбызда тып-тын гына утырган хуҗабикәне сөйләштерәсем килеп. Ләкин ул дәшми. Сабыр гына без сөйләшкәнне тыңлый. 
– Мәктәпне шушы авылда тәмамладың инде, – дим, сүзне ерактан башлап. 

Шулай диюгә, Венера ханымның йөзе үзгәреп китә. Күрәсең, бертуктамый тынгысызлап торган газаплы уйларын уятып җибәрү өчен шушы бер сорау да җитә аңа. Аңлыйм аны. Шуңа да артык төпченмим. Үзләре сөйләгәнне көтәм.
– Унынчы сыйныфта чагы, – дип ачыласы итә үзе дә шул мәктәптә озак еллар укытып, лаеклы ялга чыккан Венера Гариповна. – Тәнәфестә ике кыз баламны баскычтан төртеп төшергән. Шуннан соң атна-ун көн йөрде әле. Карыйбыз: кызның аягы зәңгәрләнеп чыкты, аннары шешә башлады. Ул туктап кала. Күзләренә яшь килә. – Кызлар гына гаепле...

– Әни, беркем дә гаепле түгел. Очраклылык... – ди кыз, әнисен туктатып. – Берәү дә иртәгә үзе белән ни буласын белми. Үпкәләмим мин аларга.

Очраклылыкмы, күрәчәгеңме... Ничек кенә дип әйтсәң дә, шаярышып төртешүләрнең ахыры Даринаны гомер буе озата барган авыр сынаулар алдына куя. Кызны бер хастаханәдән икенчесенә йөртүләр башлана. Бер ел шулай дәвам итә. Дарина хәзер ничә мәртәбә операция кичергәнен дә төгәл генә әйтә алмый. Күп алар, санап бетергесез. Ул Казан хастаханәсендә ятканда чыгарылыш имтиханнарын тапшыра. Гел «бишле» билгеләренә генә. Кызның аягын саклап калу өчен табиблар мөмкин булганның барын эшли. Ләкин иң тәҗрибәле хирурглар үткәргән операцияләр дә файда бирми.

Шул ук елны Дарина Фәхретдинова Казан дәүләт химик-технология институтының икътисад факультетына укырга керә (ул чагында хет бер аягымда идем әле, дип куя кыз. – авт.). Шул ук елны ул яшь җырчылар белән төрле кызыклы проектлар алып баручы продюсер Җәүдәт Гыйльмановны эзләп таба. Протезлы аягы кызга сәхнәгә чыгарга да, бәйгеләрдә беренче урыннар алырга да, институтта укырга да, беррәттән ТИСБИда юрист белгечлеге алып чыгарга да комачауламый. Тормышны, кешеләрне яратканга шулай буладыр ул! Сүнмәс кояш шикелле нур чәчеп торганга! Даринаның дуслары, якыннары аны әнә шундый итеп беләләр.
 
Шөкер, арабызда игелекле кешеләр бар. Җирдәге фәрештәләр алар Дарина өчен.


Сынаулар дәвам итә

Дарина соңгы курсларда читтән торып укуга күчә. Сәламәтлек саклау идарәсенә баш белгеч булып эшкә урнаша.
– Укы да, эшлә дә, концертларга да йөр... авыр булмадымы соң? – дим.
– Ю-ю-к, – ди кыз суза төшеп, – яраткан эшең булгач, берсе дә ардырмый, рәхәт кенә ул. 

Әмма озак та үтми, Даринаның җайга салынып килгән тормышына җитди төзәтмәләр кертүгә сәбәпче булган тагын шул каһәр «очрак» кабатлана. 
– Бервакыт халык белән шыгрым тулы автобуста эштән кайтып киләм, – дип сөйли кыз. – Беркемнең беркемдә эше юк. Һәркем каядыр ашыга. Үземнең тукталышыма килеп җитәрәк, ишек янына килеп бастым. Ул ачылып китүгә, ашыга-кабалана төшүче кешеләр мине төртеп җибәрделәр. Басып кала алмадым, сәламәт аягымның тезе белән җиргә килеп төштем.

Янә шул бер хәл, янә шул бер сүз: төртеп төшерделәр. Тагын хастаханә, йокысыз төннәр, сызланулар... Табибларның инде бу юлы икенче аягын саклап калу өчен көрәшүләре... һәм ул тагын бернинди нәтиҗә бирми. Озак эшләми торгач, кыз кыскартуга эләгә. Эшен югалта. Әмма аны шул мәлдә эш түгел, башкасы борчый: Казанда ясалган протезлар бик уңайсыз. Җырчы кеше сәхнәгә аю кебек алпан-тилпән килеп чыга алмый бит инде. Әйбәтләрен каян табарга? Красноярск шәһәрендә яшәүче бер танышы аңа Мәскәүгә барырга киңәш бирә.
 
Аны Мәскәүдә дә беләләр. Җыр бәйгеләренә чакыралар. Танылган җырчының алган бүләкләре генә дә өч дистәгә җыела хәзер.


«Очып йөрдем»


– Мәскәүгә барыр алдыннан, протезлар белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Валерий Перевозников белән телефоннан сөйләштем. Ул протезларны, заказ буенча, Германиядән кайтартаруларын, аларның бик кыйммәт торуын аңлатты. Бәясен әйткәч, чүт егылып китмәдем (ул авыр сулап куя. – авт.). Булырлык түгел икән, дидем. Бер танышым интернетта, минем хәлләрне әйтеп, хәбәр урнаштырды. Минтимер Шәймиевкә ул ничек барып ирешкәндер? Берзаман ТАИФ аша минем счетка 4 миллион (кирәкле сумма) акча күчте. Сөенүләремне күрсәгез. Мин аңа чиксез рәхмәтле. 

2013 елда ясалган ул протезлар хәзер искергән. Даринага алар белән йөрүе көннән-көн кыенлаша бара. Без килгәндә дә ул утырып кына торды. Протезларны яңартыр өчен миллион сум акча кирәк. Кыз игелекле кешеләр ярдәменә ышана. Ике сүзнең берендә: «Аллаһыга мең кат шөкер» укый. Шөкрана кылучыга Аллаһы Тәгалә бирермен дигән. Бәлкем, бу язма кайберәүләргә изге эш кылу өчен этәргеч тә булып куяр. Мин үзем дә моңа ышанам.

Кыз әлегә бирешми. Ул инде Мәскәүгә барып, ВТЭК мәсьәләсен дә хәл итеп кайткан. 2012 елга кадәр өченче группа белән йөргән Дарина Фәхретдиновага Мәскәүдән беренче группа инвалидлык биреп кайтарганнар. Ай саен килеп торган 12 мең сум пенсия, аз булса да акча бит әле ул.

– Планнарың нинди? – дигән соравыма Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дарина Фәхретдинова: «Планнар зурдан», – ди дә тезеп китә. Алла боерса, аны әнә Мәскәүгә апрель аенда булачак «Таланты России» бәйгесенә чакыралар. Тагынмы?! Тагын аның продюсеры белән бергә «Дарина һәм яшь йөрәкләр» проектын гамәлгә ашыруда катнашасы бар. Ә тагын аның фатир проблемасын хәл итәсе бар. Килешү буенча биш елга дип алган фатирны үз милке итеп яздыру турында хыяллана ул. «Фатир өчен дә, коммуналь чыгымнар өчен дә үз вакытында түләп барам, – ди әңгәмәдәшем. – Тик миңа килешүне тагын да озайтырга мөмкиннәр», – дип кисәттеләр. Әгәр милекче булсам, Юдинодагы ул фатирымны Казанга алыштырыр идем.  «Таттелеком» җитәкчесе Лотфулла Нурисламович Шәфигуллин алыштырырга булышырмын, дигән сүз әйтте».

Дарина «Таттелеком» җитәкчесе белән 2009 елдан бирле таныш. Дөрес, ул аның үзен күреп белми. Ә менә аның ярдәмен, озак еллар тоеп-күреп яшәде. Бер тапкыр дус кызы аны үзенең туенда җырларга чакыра. Шул тантанада Лотфулла Шәфигуллин да була. Кызның җырлавын ишеткән, күрәсең. Күп тә үтми, Даринаны Казанда уздырылачак «Возьмемся за руки, друзья» дип аталган бәйгегә чакыралар. Бәйгедә катнашу өчен «Таттелеком»нан машина җибәрәләр. Кыз анда Гран-при яулый. Шул көннән алып быелга кадәр ничәмә-ничә еллар кызны шул оешманың машинасы йөртә. Эшкә алып бара, алып кайта. Кирәк икән, авылга әнисе янына алып кайта. Бәйгеләргә йөртә. «Быелдан тукталды инде, – ди Дарина. – Эшләрендә проблема килеп чыкты, ахрысы. Хәзер бит бөтен җирдә кыскартулар бара».

Әлбәттә, Дарина Юдинодан Казанга такси белән эшкә йөри алмый. Аннары... эш бирергә атлыгып торучы да юк бит әле. Хәзергә ул вакытлыча, декрет ялына киткән кеше урынына эшләп тора. Ә аннан соң нишләр? «Нинди эштә эшләр идең?» – дигән соравыма, ул: «Мин – юрист. Хатлар, суд карарлары белән шөгыльләнер идем, яратам мин шундый эшләрне», – ди.

Ә бит кызның мәшәкатьләре аннан башка да җитеп ашкан. 2011 елгы операциядән соң Даринада аллергия башланган. Бакчага чыгып, үлән җыйса да – аллергия, мунчага кереп, парланып утырса да – аллергия... «Күкрәгемне шундый итеп китереп кыса, яшәү белән үлем арасында калам».

Юк, ул зарланмый. Ул, гомумән дә, зарлана белми. Аның «барысы да яхшы, барысы да әйбәт». Ул арада радиодан җыр тапшыра башлыйлар. «Дөнья бит ул, дөнья бит ул / Миннән соң да, беләм, калыр. / Ришвәт биреп калып булмый, / Бер көн, беләм, килер әҗәл, / Ярдәмемә мохтаҗ булып /  Кемдер калыр, шунысы жәл...» Нинди матур җыр! Кем ул, кем җырлый?!

– Дарина Фәхретдинова җырлый, – ди кыз, моңсу гына. – Минем яраткан җырым. Һәм ул, радиодан агылган моңга кушылып, җырлап җибәрә. Ул җырларда аның әйтелми калган сүзләре, күңел түренә яшеренгән, хәтта үз-үзенә дә танырга кыймаган серләре-хыяллары... Гомеренең үткән кадәресе дә, алдагысы да тоташ көрәш кенә аның. Яшәү өчен көрәштән. Яшәү аның өчен үзе батырлык! Ә җырлап яшәү бигрәк тә...  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com