Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ак күгәрчен

Асия Юнысова
Асия Юнысова
09 августа 2017
2269 карау
Татар эстрадасында ялт-йолт кабынып алган йолдызлар күп ул. Ләкин, Сириус йолдызы кебек, күк гөмбәзенең бер читендә якты учак булып балкып торучы йолдызлар берән-сәрән генә.
 
УНИКС концертлар залында ун көн дәвамында Хәния Фәрхинең концертлары булачак икән. Хәния Фәрхинең Казан концертларына бармый калуны тамашачы үзе өчен кимлек саный.Хәния Фәрхинең җыр репертуары үзен бәхетле итәргә омтылган хатын-кызның гомер елъязмасы ул. Анда хыянәт тә, өмет тә, алданулар да, табулар да, тугрылык та, аклык та бар.Аның җырларында әниләргә бетмәс табыну да, газиз балаларын назлы ярату да, бердәнбер ярына тиңсез мәхәббәт тә бар. Кызганыч ки, Хәния Фәрхи белән Казандагы өр-яңа фатирында очрашу мөмкин булмады. Графигының гаҗәп тыгыз вакыты икән. Әйе, әйе, Хәния хәзер Казанныкы. Димәк, очрашуыбыз УНИКС та концерт алдыннан булачак. Мин барып җиткәндә әле УНИКСның пыяла ишекләрен штурмлаучылар юк. Өч сәгатьтән ишекләр янына якын килерлек булмаячак. Тамаша залын тышкы яктан Лайма Вайкуле белән Хәния Фәрхинең зур афиша-рәсемнәре бизәп тора. Күңелдә кинәт бер җылы дулкын йөгереп үтә. Менә бит, татар кызы үзен-үзе ясый алып, фәкать тырышлыгы һәм табигый таланты бәрабәренә мәртәбәле янәшәлеккә ирешкән.Америка залларында концертлар бирә алган Лайма Вайкуле, Казанда Хәния Фәрхи графигына кереп, фәкать бер концерт бирергә җыена икән.
 
Ул арада ишектән спорт киемле җырчыбыз килеп керде. Аның елмаюы бәләкәй бүлмәне кинәттән балкытып, киңәйтеп җибәрде. Менә бу урында бик күпләр Габделхәй Биктаһиров бәхетенә көнләп куяр. Аның өендә бит һәр иртәдә ике кояш чыга.
– Ә мин Сезне соңарасыз дип торам, – диде ул, чибәр йөзенә кунган ягымлы елмаюны тагын да балкыта төшеп. – Минем Сезнең белән сөйләшү өчен нибары 45 минут вакытым бар. Өлгерербез микән?
– Юк, өлгермәбез.
– Алайса, концерттан соң да мин – Сезнеке!
 
Шулай килештек тә. 45 минутның үткәнен сизми дә калдык. Шуңа күрә, алган тизлекне киметмичә, сөйләшүне җырчы грим ягынганда да (анысы кирәк тә түгел иде инде), чәчен ясатканда да дәвам иттек. Җырчыбыз сәхнәгә икебез кузгаткан тормыш катламнарын төяп, гамьле, уйлы башын горур тотып чыгып китте. Я Рабби, бу җырчы ханымны мәрхәмәтеңнән ташлама. Бүгенге концертына да җиңеллек бир. Тамашачының күңелен миһырбанлы кыл.
Хәния ханым, инде күп мәртәбәләр Сезнең хакта яздылар. Мин үзем дә ничә тапкыр талпынып карадым. Ләкин гел юлдагы җырчыны тоту кыенрак иде. Аннары Сез бит Чаллыда яшәдегез. Гадәтемчә, укучымны җырчының тәрҗемәи хәле белән таныштырып китүне кирәк саныйм.
 
– Яңалык әйтмәбез инде. Минем үткән тормышым хакында ай-һай күп яздылар. Ә минем күбрәк эстрадабыз хакында сөйләшәсем килә. Анысына да җитешербез. Сез бит Башкортстан кызы, әйеме?
– Әйе, әйе. Мин Башкортстаннан, Тәтешле районындагы Салаюа авылыннан.Әнгам Атнабаев районыннан инде. Хөрмәтле якташым татар кешесе өчен дә газиз булгач, гел шулай дип әйтәм. Салават Фәтхетдинов белән дә якташлар бит инде без. Бездән ерек түгел генә Хәмдүнә Тимергалиева авылы. Күрәсең, безнең якның чишмәләре челтерәп кенә акмыйдыр, тамчылары моңга да тулышкандыр. Салаюа чишмәләре үзе бер әкият. Минем яшүсмер елларым өй белән чишмәләр арасында үтте. Алты бала үстек без. Ике малай арасында туры килгәнгәме, миннән авыр эш эшләтмәделәр. Әтигә ияреп йөргәндә генә азрак беләк егәрен сынап карарга җай чыга торган иде. Әти безнең һөнәр иясе – балтачы да, көтүче дә.Үзе шундый шаян, мут,җор телле.Өстәвенә җырчы да әле. Әнием – әтиемнең капма-каршысы – тыйнак татар хатыны.Безнең авыл урман эчендә иде. Бетәргә йөз тоткан авылның мәктәбе дә булмады. Урман эчләтеп, алты чакрым йөреп укыдык. Бу бәләкәй, түгәрәк йөзле, иягендә мәхәббәт чокыры уелып кергән кызыкай урман арасында каласы булган бит.

– Булгандыр да. Безнең Мәскәүдә туганнар күп иде. Гел посылка килеп тора. Җәйләрен җыйнаулашып үзләре кайталар. Алар белән бергә матур күлмәкләр дә кайта бит инде. Мин башкалардан аерылыбрак тордым. Холкым да кыргыйрак иде. Унынчы сыйныфны тәмалауга туры Мәскәүгә элдердем – түтием янына. Ул чагында яшь иде әле ул. Аннан соңгы тормышымда  ул түтиемнең ярдәмен бик күп күрдем. Мәскәүгә барып урнашуга тукучы һөнәре алырга булдым. Институтка да кердем. Көндезләрен тук фабрикасында эшләдем.

– Сезнең язмыш Валентина Толкунованың җырындагычарак тукылып барган икән. Язмышыңның сөлгесен җепләрнең асылларын – алтын-көмешләрен сайлап үзең тукыгансың.. Һәм бу гомер сөлгесе күрер күзгә гади булса да, бик мәгънәле килеп чыккан.
– Гаиләдә алган иҗтиһад итә белү сәләтемә рәхмәтлемен. Бер яктан «лимита» дип, икенче яктан татар баласы дип күземә кылчыктай кадалуларына карамастан, үз юлымны ярдым. Русчаны да шәпләп өйрәндем.Тулай торакка урнаштым. Ипполитов-Иванов исемендәге халыкчан тавышларны тәрбияли торган уку йортына керергә киңәш итүчеләрне дә тыңладым. Ә мондый киңәшне миңа 1981 елда Мәскәүдә Муса Җәлил юбилеен үткәрергә килгән Гәрәй Рәхим биргән иде. Анда укыганда алган гыйлемнең файдасын әле дә күрәм. Остазым Леонид Пантелеймонович киңәшләрен тотып,  тавыш көйсез чакларда да сәхнәгә чыга алам. Хәтта ки бер кызык әйтим әле: тамак авырткан чакта тагын да матуррак җырлыйм. Чөнки бу остаз, тамак төбен капшап, иң кирәкле тавышны табарга өйрәткән иде миңа. 

– Казанга килүләрең урау булды инде анысы.
– Казаннарга Уфа аша да килдем әле мин. Сәнгать институтына керәм дип, Уфага киттем. Анда минем тавышны ошатмадылар. Дөресрәге, минем үземә русча частушкалар җырлатып караулары ошамады. Тоттым да, Казанга килеп, театр училищесына укырга кердем. Беренче, икенче турларга кертеп тә тормыйча, шундук өченче турга уздырдылар. Гармун уйнап җырладым. Безнең өйдә бит тальян, хромка, баян бар иде. Өйдәге өч-дүрт ир-атның барысы да гармунчылар булды.

Менә яңалык. Безнең җырчыбыз театр артисткасы икән ләбаса! Әйтәм аны сәхнәдә гаҗәеп бер театральлек белән аерылып тора.
– Театр училищесында бер остазым Фирдәвес Әхтәмова булды. Бүген концертка чакырдым әле аны. Тинчурин театрына килүгә исә режиссер Рабит Батулла кулына килеп эләктем.
Дүрт ел эшләдем мин анда. Һәрвакыт баш рольләрдә уйнадым. Батулланың «Ак күгәрченнәр» пьесасы буенча куелган спектакльдә Акчәчәкне бик яратып уйный идем. Рольләрем күп булды. Режиссер итеп Дамир Сираҗиев билгеләнгәч, кытыршылыклар китте.Бер-беребезне аңламадык. Мине штаттан сызып аттылар.

 
Укучым, бу урында бер лирик чигенеш ясап алыйк әле. Минем Хәния Фәрхи турында язарга җыенуымны белгәч, шагыйрь Әхмәт Гадел: «Мин бу җырчы хакында роман яза алыр идем. Аны бит «Бәйрәм» ансамбленә кодалап озатуда минем кул уйнады. Ул чагында Мәдәният министрлыгында эшли идем әле.Театрның Хәния Фәрхинең тетмәсен тетүгә багышланган җыелышында катнаштым.Андый да ямьсез тамашаны бүтән күргәнем булмады.Ябык кына, күшеккән кош кебек хәлдәге артистканы кызганудан йөрәгем елады.Бөтенесе дә аңа ябырылганнар.Ә ул берни дәшми бөгелеп төшкән.Ике хыянәт авырлыгыннан бөгелгән чагы булган икән бәгырькәемнең.Шул җыелыштан чыгып, урам буйлап җәяү генә барам, каршыма «Бәйрәм» ансамбленең җитәкчесе Рифкать Сәйфетдинов килә.«Ансамбльдән Мирсәет Сөнгатуллин китте. Аның урыны да буш. Конферансье да кирәк.», – ди бу. «Әйдә хәзер үк кеше табып бирәм», – дидем моңа.Хәния Фәрхине димләдем.Ул сиңа сөйләр дә, җырлар да.Бу тәкъдимне театрдан арткан артисткага да әйттек. Ул ике сәгать эчендә җыенды да Мәскәүгә китеп тә барды».
Дөп-дөрес, нәкъ шулай булды. Китапларым белән кызымны гына алдым мин.Нәни кызым сикәлтәле юлымда иң нык таянычым һәм җылытучым булды. Р. Гөнтәкиннең «Чалы кошы» романындагы Фәридә белән Мөнисә кебек йөрдек без.

– Хәния ханым, ул елларда без телевизор караучылар сыйфатында «Бәйрәм» ансамбленең һәр тапшыруын яратып карый идек. Безнең күңелләргә «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә» дигән җырларың белән килеп кердең.Дөресрәге, синең белән җенләнде тамашачы.Үзе чая, үзе матур,үзе яңа...
–«Бәйрәм» миңа канат куйды. Мәшһүр җырчыбыз Ренат Ибраһимовка да рәхмәтлемен.Ул мине Бельгиягә гастрольгә алып китте.«Рамазан концертлары» белән Урта Азия якларыннан дулатып йөреп кайттык. Ансамбль җитәкчесе Рифкать Сәйфетдинов белән дуслар иде алар. Газинур Фарукшин белән дуэтлар җырладык бит инде.
 
Сез Мәскәүдән китү белән ул ансамбль таралды да кебек. Газинур Фарукшинның да дан йолдызы офыкның читенәрәк шуышты бугай. Ә Сезнең исә Чаллы сәхифәсе башланды.Чаллының икенче Җыр башкаласы булып танылуында Салаватның, Фән Вәлиәхмәтовның, Гөлдания Хәйруллинаның һәм, әлбәттә, Хәния Фәрхинең өлеше зур.
– «Бәйрәм» ансамблен өр-яңадан тупларга туры килде. Минем өчен генә яза торган композиторлар –Илгиз Закиров, Урал Рәшитов белән нык эшләдек. Хәзер безнең ансамбль каршында балет төркеме эшләп тора.  Үзебезнең җыр студиябез бар. Кием ательебыз бар. Мин бит киемнәрне үземә генә түгел, бөтен ансамблемә бер иштән тектерәм. Миңа алар фонында аерылып тору килешмәс иде.
 
– Сезнеке кебек зур төркем бүтән юк та бугай ул. 24 кеше санадым. Монда,әлбәттә, биш машинаның йөртүчеләре дә керә. Бу кадәр халыкны ашатып, рәхәт яшәтеп тору өчен ансамбльнең анасына  көн-төн концерт белән йөрергә кирәктер.
– Аена 10 концертны норма итеп куйдым. Бару-кайтуы белән 14 көнгә чыга. Шуның арасында яңа җырлар өйрәнергә, концерт оештыру мәшәкатьләре белән йөрергә, кассеталарга язылырга да кирәк бит әле. Бу эшләрнең байтагын сөекле ирем Габделхәй Биктаһиров үз иңнәренә алды.  Ул минем бригадамның директоры да бит.Минем ышанычлы арка терәгем дә, гаиләнең баганасы да, ике кызымның ихтирамлы атасы да. Гаилә бәхетемне тапканга күрә сәхнәдә тартыну, кыенсыну сизми иҗат итәм. Бүгенге бәхетле тормышым өчен мин иремә рәхмәтле.
 
– Хәния ханым, Сезнең һәр җырыгыз популяр булып китүнең аерым бер сере юктыр да кебек.. Һәр хәлдә мин ул серне Сезнең шәхестән һәм репертуар сайлый белүдән эзлим.
– Кайсы җырның таралып китәсен үзем дә аңламый калам. Әйтик, менә «Кышкы чия» дигән җырны теләр-теләмәс кенә алган кебек идем.Ә менә, үземә үлчәп теккән күлмәк кебек, репертуарыма керде дә утырды. Яратып җырлыйм. «Соңгы сөю», «Балаларга фатиха», «Әлдермешкә кайтам әле» җырлары белән дә шулай булды. Соңгы вакытта Шәриф Биккол сүзләренә Илгиз Закиров язган «Күз нурым» җырын бик яратам. «Упкын» дигән җырым бар.
 
– Бу язманы укыганда Хәния Фәрхи төркемендәге Дәниф Шәрәфетдинов кая китте икән, дигән сорауга да, җырчының ничек шулай зифаланып китүенең серенә дә җавап эзләүчеләр булыр.
– Дәниф Шәрәфетдинов белән бик озак җырладык. Хәзер инде ул аерым гына репертуар булдырырга ниятләде. Аның урынына Ришат Шәйхетдинов дигән егетне алдык. Дәнифне мин кумадым, ул үзе теләп китте. Ябыгуның сере юк та кебек. Мин өемә сауна куйдырдым. Шунда һәр кич чабына-чабына мунча керәм.Концерттан соң ныклап ашап куюларны туктаттык. Фатирыбыз Имәнлек урамында, урманга якын.

– Эстрада  турында  сөйләшмәкче идек бит әле.
– Сөйләшерлегебез бар. Рәсәй киңлекләре буйлап ике генә халыкның – руслар белән татарларның гына җырчылары эстрада концертлар белән йөри. Минем Төньяк Котыпка кадәр барып җиткәнем бар. 16 ел буена гастрольдә йөреп, җитмәгән җир калмады. Рәсәйнең иң зур залларында концертлар бирдек.Мәскәүнең «Космос» концертлар залында өч көн Максим Галкин концерты булса, өч көн безнеке. Быел менә беренче мәртәбә Петербургка барырга җыенам. Мин бит сәхнәдә җыр аша читтә яшәгән халыкка Татарстанның хәл-әхвәлен җиткерәм.Фикеремне әйтәм. Җырларым исә үземнән дә алда барып җитә. Сәхнә табигыйлык ярата.
Чыннан да, Сезнең концертларда гына мин конферансье сөйләменнән канәгатьсезлек кичерми калам. Сезнең җырлар арасында татар шагыйрьләреннән өзекләр китерә-китерә сөйләвегез ошый миңа. Менә бу практиканы – шигырь белән җырны үрүне гел шулай дәвам итсәгез иде. Эстраданың тискәре ягына да карап, бераз  акча санап алыйк.

– Төркемдәгеләр тәртәгә тибә башлаганда бу нәфис ханым нинди чарасын таба икән?
– Табабыз. Мин аларга бүтән урыннарда акча эшләп йөрергә рөхсәт итмим.Чыгымлый башласалар, «мин сезне кассетага тыгып бетерәм!», дип куркытам. Бу инде сәхнәдән тере уен коралларыннан алып, фонограммага җырлауга күчәм, дигәнне аңлата. Куркытам гына инде. Саксофоннарга кушылып җырлаган җыр үзәкләрне аеруча нык өзә бит ул.
 
Хәния Фәрхинең аягына резин кәлүш киеп ишегалдында чабулап йөрүен яисә бәрәңге бакчасында чүп утавын Биектау районының Көек авылында күрәләр бугай анысы. Алай да ялның ниндие әйбәт?
– Сочиларга барганым бар. Ләкин яратмыйм.  Аннан, миңа кояш ярамый.
Шул Габделхәйләр авылындагы ялдан да рәхәте юк. Мин анда рәхәтләнеп килен булып йөрим. Габделхәйнең биш сеңлесе «туган апа» дип өзелеп торалар. Гөмбәгә, җиләккә йөрибез. Мунча себеркесе бәйлибез. Үз авылым ерак, сирәк кайтыла. Ул якларга концерт белән барыла инде.Әле менә образым кайткан диделәр.Сибай башкорт театрында минем образны кертеп язылган пьеса буенча спектакль куеп яталар.

– Тормышта нине яратасың?
– Җырларымны яратып, сәхнәгә чәчәк күтәреп менгән балалар күңелемне нечкәртә. Иремне, кызларым Алия белән Алсуны, әти-әниемне, туган халкымны яратам.Минем картадан югалган туган авылымда Батырлар заты дигән нәсел тамырларым калды. Мин шул авылның нигезен дә яратам. Мин шулар өчен җырлыйм. Тамашачым өчен җырлыйм.Алар исә җырларым арасыннан үзләренә яраклысын сайлап алсыннар.
 
P.S. Бу язма моннан ун ел элек язылган иде. Хәния Фәрхине сагынган кешеләр укысын әле дип, тәкъдим итәм. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy