Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → ​ҺАВА. ОЧКЫЧ. КҮК ФӘРЕШТӘСЕ...

​ҺАВА. ОЧКЫЧ. КҮК ФӘРЕШТӘСЕ...

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
24 мая 2017
652 карау
Аэропорт. Анда һәрчак ниндидер үзенә бер ритм. Дулкынлану катыш рәхәт ыгы-зыгы.
Самолетлар гүләве. Таблода – рейслар, шәһәр исемнәре, очу расписаниеләре йөгерә. Кемнәрдер каядыр ашыга... 
Кабатланып торган игъланнардан Лос-Анджелес, Париж, Шанхай, Тель-Авивлар да бик якын тоела. Менә хәзер рейсыңны әйтерләр, регистрациягә чакырырлар. Ә самолет трабыннан күтәрелгәндә инде ягымлы елмаеп сәламләүче стюардесса кыз сине чын мәгънәсендә күкнең җиденче катына алып менеп китәр! Аһ итәрлек матур форма, сылу гәүдә, килешле хәрәкәт­ләр... Аэрофлотның йөзек кашы диләр алар турында. Шуларның берсе – безнең Чулпан!


Чаллы кызы Чулпан Моглиева инде ун елдан артык оча! 2006 елда Франкфуртка очып башлаган беренче рейсына яңа илләр, яңа шәһәрләр өстәлә тора. Биш кыйтганың 50 ләп илендә, 80 ләп шәһәрендә булырга өлгерә, Россиянең 40 ка якын шәһәрен күрә Чулпан. Чукотка, Камчатка, Сахалиннар... АКШ, Канада, Испа­ния, Италия, Сингапурлар... Бразилия, Мексика, Чили, Филиппиннар... Чаллы телевидениесе Чулпан Моглиева турында сюжет та әзерләде. Безнең Чулпан күктә дә, җирдә дә, суда да дип, тормышындагы кызык мизгелләр­не күрсәттеләр. Инглизчә, алманча, испанча сөйләшә торган кыз белемле, максатчан, тырыш, тәвәккәл, ачык, булдыклы! Мәктәп елларында ук татар теле буенча олимпиадаларда җиңә. Сәнгать мәктәбендә, музыка мәктәбендә укый. Шәп йөзә, йөгерә, чаңгыда шуа. Испаниядәге дуслары аны дайвинг белән мавыктыра. Су асты дөньясына мәхәббәт исә яраткан кешесе белән очраштыра, кавыштыра.
Чулпан гел эзләнүдә, камилләшүдә. Аның тормышы матур эшләргә, кызык вакыйгаларга гаҗәп бай. Мин шаккатып тыңлыйм аны.



Стюардесса булу турында уйлап та карамаган идем. Әнием кебек укытучы буласым килде. Алабуга педуниверситетының чит телләр факультетын тәмамлап, Чаллыдагы 76 нчы гимназиядә инглиз теле укыта башладым. Бер ел эшләгәч, алманчамны шомартырга дип, юллама белән Германиягә киттем. Виттен­берг шәһәрендә бер гаиләгә гувернантка булып урнаштым.
Хуҗа хатын Зульке хосусый юридик контора тота, ире юк. Иртәдән кичкәчә ике яшьлек Фабио, ун яшьлек Паскаль янында мин. Каникулларда балаларга төрле илләр күрсәтәләр. Паскальны көзге каникулларда – Төркиягә, кышкысында – Австриягә, Альпта тау чаңгыларында шуарга, язын Африканың нәкъ экватор өстендә ятучы Кениясенә алып бардым. Кояш нәкъ баш өстендә! Океан суы чигенгәнне дә шунда күрдек. Фабионың тәрбиячесе дә безнең белән барды. Ул «Люфт­ганза» авиакомпаниясендә бортпроводник булып эш­ләү­че кызы турында мавыктыргыч итеп сөйли иде. Самолетта да стюардессаларны күп күрдем. Ә бездә, Россиядә ничек бортпроводник булырга, аларны кайда укыталар икән? Өйгә кайткач, эш эзләп Мәскәүгә китеп бардым.

Кирәк бит: белдерүләрдә берничә мәртәбә бортпроводник вакансиясенә төртелдем! «Аэрофлот»ка, «Сибирь»га (S7) чакыралар. Инде өченче тапкырында «Трансаэро» белдерүен дә күргәч, тәвәккәлләп карарга булдым. Тик анда бортпроводник түгел, регистрация менеджеры кирәк икән. Әңгәмә үткәрүче кыз, бөтен таләпләргә туры киләсең дип, стюардесса булырга кодалый башлады. Инглиз телең әйбәт, буең озын, янәсе.



Иң беренчесе – инглиз теленнән тест иде. Грамматикадан белемнәремне, башкалар сөйләгәнне ничек аңлавымны тикшереп карадылар. Рәсем, спорт, музыка, йөзү, китаплар, дайвинг, сәяхәтләр, авыл табигате... Шулар турында инглизчә сөйләп, үз дөньямны ачтым кебек. Әтием Марат – КАМАЗда фәнни-тикшеренү институтында инженер, әнием Сәлимә – Чаллыдагы кадетлар мәктәбендә завуч, энем Алмаз архитектура-төзелеш институтын тәмамлады дип, гаиләбез белән таныштырдым. Аннары психологик тест узарга кирәк иде. Төрле ситуацияләргә караган сорауларына җавап бирәм. Стрессларга чыдаммы мин, дипломат сыйфатларым бармы – кыскасы, берәүне дә үпкәләтми генә проблемаларны ничек чишә алуыма шундый имтихан менә! Бер дә кыен тоелмады алай. Тик әңгәмәнең кәттәсе алдарак икән әле – әзерлегеңне төрле инструкторлар, департамент башлыкларыннан торган комиссия тикшерә! Бөтен кешедән диярлек: «Ни өчен бортпроводник булырга телисең? Бу эшкә туры килерлек нинди сыйфатларың бар?» – дип сорыйлар. Иң кирәкле сыйфат, минемчә, кешеләрне яратырга кирәк!
Ура! 40 тан 7 кеше калдык! Мине алдылар!

Космоска очабыз диярсең! Конкурстан узганнарны 18 табиб җентекләп карый әле башта. Психологтан башлап наркологка кадәр!.. Кул көче дә, физик әзерлек тә тикшерелә. Дикция, вестибуляр аппарат, кан басымы... Буй 160 сантиметрдан ким булмасын. Татуировкалар, җөйләр юкмы, хроник авырулар борчымыймы... Өч айга якын уку дәверендә самолет ишеген ачарга-ябарга, кофены дөрес итеп пешерергә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, ярадагы канны туктатырга, тулгагы башланган хатынның баласын таптырырга, янгын чыкса сүндерергә, ярсыган пассажирны тынычландырырга... өйрәндем. Тагын... биеклектән курыкмаска, елмаерга, утырып торырга бер минут вакытың булмаганда да башкаларны тыңлый белергә, игътибарлы, ягымлы, тәмле телле булырга. Авиация куркынычсызлыгы, хокуклар, авария-коткару эшләре, пассажирга хезмәт күрсәтү нечкәлекләре, һава судносы конструкциясе, көтелмәгән ситуацияләрдән чыга белү – барысына да өйрәттеләр.



Пассажирлар – безнең кунаклар! Траптан ук елмаеп, хәвеф-хәтәрсез очыш ышандырып каршылыйбыз. Мин эчтән генә бисмиллаларымны әйтәм. Пассажирлар безгә исем белән эндәшә. Рейс башында микрофон аша исемнәребезне әйтеп таныштыралар. Аннары бейджикта да исемебез язылган. Безнең эшне арба белән ризык тарату гына дип ялгышалар. Бортпроводник ул йөз төрле эшне башкаручы. Бераз официант, ризык әзерләүче, шәфкать туташы, экскурсовод, юрист, психолог, модельер, дипломат, тәрбияче... Тагын әллә никадәр «бераз»лар.

Халык безне «стюардесса» дип атый. Дөресе – «бортпроводник». Укуның беренче көннәреннән үк безгә шуны сеңдерәләр. Хатын-кызга да, ир-атка да шулай әйтәләр. Бейджикта да шулай язылган: «бортпроводник Чулпан Моглиева». Эш сәгате 10-12 сәгать. Айга 80 сәгать очабыз. Романтика тулы дөнья кешеләре без. «Еще раз про любовь» фильмында уйнаган Татьяна Доронина кебек. Аңа гашыйк физик-ядерщик Евдокимов (Александр Лазарев) стюардесса Наташаны «Мәс-кәүнең һәм Мәскәү өлкәсенең иң матур кызы» дип атый! «Экипаж»да уйнаган Александра Яковлеваны, «Мимино»дагы Елена Проклованы күз алдына китерәм дә: «Менә без шундый», – дип, канәгать елмаям.
Ир-атлар күзе белән караганда, иң матур хатын-кызлар – стюардессалар икән. Спортчы кызлар – икенче, фотомодельләр өченче урында, ди.



Минем өчен һәр очу – беренчесе сыман.
Чөнки экипаж гел яңарып тора. Бер-беребезгә ияләшергә дә өлгермибез. Хәтта иллюминатордагы күренешләр дә гел яңа, бер дә кабатланмый кебек. Һаваның төсе бүтәнчә зәңгәр! Шәфәкъ кызыллыгы да күпкә матуррак!

Франкфуртка бортпроводник булып очам! Аэропортка килү белән старт медосмотрына керәм. Табиб документларны тикшерә, кан басымын үлчи. Очып китәргә сәгать ярым кала, өлкән бортпроводник брифинг үткәрә. Нинди типтагы лайнер, экипаж составы, һава торышы, кайсы юнәлештә очабыз, кемнең нинди вазыйфасы – шулар турында сөйләшәбез. Пассажирлар салонга кереп утырганчы кислород мендәрләрен, су запасын, азык салынган контейнерлар санын тикшереп чыгам. Елмаеп, пассажирларны каршы алам. Аларга үз урыннарын табарга, кулларындагы багажны урнаштырырга булышам. Һавага күтәрелергә 15 минут калганда утырту төгәлләнә. Самолет күтәрелергә әзер! Пассажирлар әзерме? Иллюминатор пәрдәсе ачылган, иминлек каешлары эләктерелгән. Дулкынланып, юлчыларны сәламлим: «Уважаемые дамы и господа! Я – бортпроводник Чулпан Муглиева приветствую вас на борту самолета, выполняющего рейс Москва–Франкфурт...»



«Чулпан!» – диләр дә елмаялар. Күнегеп беттем инде: Чулпан Хаматова белән чагыштырырга яраталар. Кайбер кыюраклары кайдан, кем булуым белән кызыксына. Татарстаннан икәнемне, татар кызы булуымны әйтәм. Арада якташлар да очраштыра. Нью-Йоркка очканда мин өлкән бортпроводник идем. Күрәм: бер әбине коляскада алып киләләр. Социаль хезмәткәрләр шулай озатып калды. Ерак сәфәргә берүзе генә чыккан әбинең океан аръягында яшәүче кызыннан башка беркеме юк икән. Русча сөйләшә белми, салондагылар аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламый. Тылмач итеп мине чакырдылар. Бәй, 82 яшен тутырган әби татар карчыгы икән ләбаса! Лениногорск районындагы бер авылныкы. Аның белән татарча сөйләшә башлагач, күзләре яшьләнде! «Менә, кызым, кеше туган җиренә үләргә дип кайта, ә мин үләргә дип чит илгә китеп барам», – диде ул еламсырап. «Борчылма, әбекәй, бар да әйбәт булыр», – дип, аркасыннан сөеп тынычландыргандай иттем. Рейс уңышлы үтте. Әбекәйне чикне узганчы озатып та калдым әле.

Көнем чемодан тутырудан башлана. Иң кирәкле әйберләрне генә алачакмын. Хәер, хатын-кыз өчен барысы да кирәк инде ул. Тагын бер тапкыр расписаниене тикшереп, вакытында очу-очмау белән кызыксынам. Кичке 8 дә регистрация урыны янында очрашырга килешәбез. Димәк, 7 дән калмый чыгып китәсе. 6 да җыена башлыйм. Безгә өч төрле форма бирделәр: итәк, чалбар белән блузка, күлмәк. Алар пиджак белән киелә.
Муенга бәйләр өчен яулык, түбәтәй сыман баш киеме... Күлмәкне үтүклим, бизәнәм, чәчкә прическа ясыйм. Запас колготки тыгарга онытмыйм тагы... Документлар... монда! Машина ачкычы... алдым! Аһ, адаптер кала күрмәсен! Бөтенесе әзер бугай инде. Көзгегә генә күз салам да... Домодедовога җилдерәм.

«Аэрофлот» бортпроводниклары өчен дресс-код куелган. Безнең кызыл һәм зәңгәр төстәге формалар бар. Кызыл форма кигәндә колготкиларның тән төсен-дәгесен сайлыйсың, зәңгәренә караңгыраклары туры килә. Тик бутарга ярамый! Яулык һәм бейджик – мәҗ-бүри. Зур алкалар, бриллиантлар, зур сәгатьләр рөхсәт ителми. Кыска итеп киселгән чәч белән йөрисең йә артка җыеп куясың. Бизәнү буенча да махсус дәресләр алдык. «Кычкырып» торган иннекләр сөртмәскә дигән кагыйдәне яхшы беләбез. Форма дигәннән, ун ел дәверендә минекеләренең төсе үзгәреп торды: зәңгәр һәм күк төсеннән башлап (ул җәйге форма иде), ачык яшел, ал, зәңгәрләрен кидем.



Сезне Боинг-747-400 бортында сәламлим! Елмаеп, пассажирларга көн саен шул сүзләрне җиткерәм. 527 кеше сыйдырышлы киң фюзеляжлы ике катлы зур лайнерыбыз, меңнәрчә чакрымнар үтеп, ерак араларга оча. Кәеф һәрвакыттагыча күтәренке! Мин пассажирларны җайларга-көйләргә әзер! Берничә сәгать буена үкчәле туфлиләрдән йөрү үзен сиздерә, әлбәттә. Самолетта һава корылыктан күзләр авырта кайчак. Гипоксия, ягъни кислород кытлыгы галәмәте инде. Плюсы да бар андый һаваның: гел яшь күренәбез!

Депутатлар, олигархлар оча торган рейслар да бар. Ул дүртенче бүлеккә карый. Аэрофлотның генераль директоры элиталы рейслар өчен иң матур, инглизчә шәп сөйләшә торган кызларны җыйды анда.
Бизнес-класста эшләргә яратмыйлар. Пассажирлардан озын күренмәс өчен, заказларын каршыларына утырып сорарга кирәк: «Сезгә нәрсә китерергә? Чәйме, кофемы?»



Көтелмәгән хәлләрдә дә калабыз. Озакка сузылган «задержка»лар, «нелетная погода»лар, тәүлек буе аягөсте калулар, гауга чыгаручы исерек пассажирлар, аларны тынычландыру... Боларсыз булмыйдыр инде. Кайчак көлке хәлләр дә килеп чыга. Экипаж командиры йә өлкән бортпроводник, самолет төшәсе аэропортны бутап, бөтенләй башка шәһәрнекен әйтә. Ялгышларыбызны төзәтеп, пассажирларны тынычландырырга, гафу үтенергә туры килә. Үзем белән дә андый хәлләр булгалый. Бер мизгелгә кайчак югалып та каласың. Хәзер кайда соң әле мин? Ослодамы, Копенгагендамы? Әллә Стокгольмдамы??? Бүген атнаның кайсы көне, иртәгә нинди көн – белмим дә. Үз рейсларымның даталары гына башта чуала.

Нишләптер Казанга рейсларым туры килми.
Ун елга нибары ике тапкыр эләкте. Ноябрьдә эстафета булды: Казанда кунып, икенче көнне Симферопольгә очтык. Бер тапкыр Уфага очасымны белгәч, тиз генә әти белән әнигә шалтыраттым. Авылыбыздан ике сәгатьлек кенә юл бит! Мин траптан төшкәндә, алар терминалда көтәләр иде инде.



Бортпроводникларның үз сленгы. Бизнес-класста приборлар төрелгән киндер салфетканы – «курчак», өлкәннәрдән башка гына очучы балаларны – «умка», реактив самолетны – «сыбызгы», пилот кәнәфиен – «чашка», пассажирларныкын – «топчан» дип йөртәбез. «Разворот» – көнендә урап кайтыла торган рейс, ә кунып кала торган ерак рейслар – «эстафета». Аэробус – «арбуз», Домодедово – «Домик», Внуково – «Внучка», Боинг – «Бройлер» яки «Бобик», Атлантик океан – «Лужа». Шул сүзләрдән тулы бер сүзлек төзерлек!

«Рейс алдыннан пиджакның төшкән төймәсен тегеп куя күрмә!» Мине шулай кисәттеләр. Юньлегә түгел: йә авария була, йә очалмый утырасың, имеш. Менә шулай! Ышануларны санга сукмауны да гафу итә алмый авиация. Энә-җеп сорап, авыз да ачасы түгел! Тагын шундый ырым бар: самолетка беренче итеп ир кешене уздыралар. Стюард яки пилотны, мәсәлән.



+30 дан -30 га! Иртән – җәйдә, кичен – кышта. Эшебез шундый! Бервакыт эссе Доминиканда Яңа ел каршылап, 30 градус салкынлы Мәскәүгә кайтып төштек. Пассажирлар яланбаш, юка күлмәкләрдән... Тышта салкын чеметтереп ала! Ә миңа тагын очып китәсе! Таиландка! Түзмәдем, әнигә «смс» җибәрдем: «Салкыннарны Мәскәүдә калдырып, кабат җәйгә күчтем мин! Кояш яндыра!»

...Ә берничә сәгатьтән күктәге гадәти эшем башланыр. «...Корабль командиры һәм экипаж сезне Боинг-747-400 бортында сәламли. Без 10 мең метр биеклектә, сәгатенә 700 чакрым тизлек белән очабыз... Хәерле юл телим сезгә!» 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy