Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → Г. Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин Гашыйклар көненә әзерләнәме?

Г. Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин Гашыйклар көненә әзерләнәме?

13 февраля 2017
637 карау
- Гомереңдә ничә мәртәбә гашыйк булдың?
- Чын-чынлап ике гашыйк булдым. Икесе дә җавапсыз мәхәббәт иде… Беренчесе студент чагымда аягымнан екты – моннан болай һичкайчан да, һичкемне дә яратмаячакмын дип катгый карар кылган идем. Икенчесе исә йөрәгемне эретте, канат куйгандай булды… Әмма анысын да онытырга мәҗбүр булдым.



-  Сиңа Гашыйклар көненә буләк ителгән иң оригиналь буләк нинди булды?
- Иң оригинале – кызның үз куллары белән ясалган фотоальбом. Ә аның эчендә… минем балачагымнан алып, бүгенге көнгәчә төшерелгән фотоларым тезелгән иде! Ул кыз фотоларны табып алган бит! Эзләнгән, көч куйган! Минем өчен бу онытылмаслык бүләк булды.




- Ә үзең ниләр бүләк итәсең?
- Гадәттә, турыдан-туры сорыйм – нинди бүләккә куаныр идең? Аннары шуны  алып бирәм. Сорамыйча гына алтын бизәнү әйбере бүләк иткәнем бар, әмма анысы да 8 март бәйрәменә иде – гашыйклар көненә түгел.



- Поклонницаларың ул көнне “Валентинка” йөрәкләре-бүләкләр җибәрәме?
- Булгалый. Әмма мин ул бүләкләрне кабул итәргә оялам. Күптән түгел бер кыз миннән дә турыдан-туры сорады: «Сиңа ни бүләк итим, бик-бик тә бүләк белән шатландырасым килә», диде. Мин алай булдыра алмыйм. Коточкыч оялам, югалып калам. Миңа кешенең игътибарыннан да кадерлерәк нәрсә юк. «Сиңа нәрсә бүләк итим?» дигән сорау минем өчен иң зур бүләк.



- Гашыйклар көненә сөйгән кызыңы нинди бүләк әзерлисең? Бармы сөйгәнең?
- Бүгенге көндә бер дус кызым бар. Арабыздагы хис бөреләнеп кенә килә. Бу стадиядә - чәчәктән дә мәгънәлерәк бүләк булмас, минемчә.



- Ул көнгә ни планлаштырасыз?
- Гадәттә мин ул көнне эштә үткәрәм. Быел да берни планлаштырмыйм. Гастрольләргә чыгып китәм. Тукта, юк. Чыгып китмим. Спектаклем дә юк икән ул көнне… Димәк, әйе! Нидер планлаштырырга кирәк!




P.S. Ә без Ришатның"Секреты татарской кухни" тапшыруында "Театраль конвертлар" дип исемләнгән ризык әзерләгәнен карыйк әле!
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy