Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → Булдырасың, Мария!

Булдырасың, Мария!

Мәдинә  АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
30 января 2017
533 карау
Мондый уңган, сизгер кулларга эләккән сыерларга дөнья рәхәтедер ул. 
Маллары арасында чиксез бәхетле булып йөргән, йөзеннән елмаю китмә-гән бу ханымнан: «Эшеңне яратасыңмы?» дип сорау урынсыз булыр иде.

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы үзәктән еракта булып чыкты. Юл уңаена бераз баргач, Чуашстан Республикасы башлана. Авылның уң күршесе дә, сул күршесе дә – шулар... Шуңа күрә Хуҗахәсәннәр: «Канашка чыгып кердек», – дип кенә сөйләшә. Дөресен әйткәндә, туганлашып беткән инде алар. Чуашы, татары бергәләшеп, үзләре әйтмешли, «матур гомер кичереп» ята шулай. Авыл үзе бик зур сыман тоелса да, җирлек башлыгы Светлана Мат­веева әйтүенә караганда, 247 хуҗалыктан гыйба­рәт. Хуҗасыз калган йортлар күп биредә. Кайсы шәһәргә, кайсы фани дөньяга күченгән. Ләкин 800 ләп кешесе булган Хуҗа Хәсән читтән караганда гына пыскып торган учакны хәтерләтә. Авыл тормышы белән якыннанрак таныша башладың исә, исең-акылың китә: ә бәләкәй казан шәбрәк тә кайный икән әле ул! Хәер, бу кадә-ресе инде дүрт авылны бер йодрыкта тоткан җирлек башлыгыннан тора. Моннан берничә ел элек республика «Ел хатын-кызы» бәйгесенең «Хатын-кыз – лидер» номина­циясендә җиңү яулаган Светлана Петровна бүгенге героинябызның апасы булып чыкты.
– Менә бит кемгә карап шундый безнең кыз!

Шулай дигәч, җирлек башлыгы көлеп җибәрә:
– Ул кызның җиткән улы, ике кызы бар инде... Аннары, – дип өсти ул, – миңа түгел, әнигә охшаган ул. Безнең әни алдынгы сыер савучы иде.

Бер ишегалдында ике йорт: сулдагысында – Мария­нең кайнанасы Елизавета түти яши. Ә уңдагы-сында – Мария белән Владимир Таймасовлар гаиләсе. Безне каршы алган йорт хуҗалары: «Аерым яшәмибез, әни гел бездә», – дип, шундук ачыклык кертеп куя.

Яныбызда бөтерчектәй йөргән тиктормас Марияне, кулыннан көч-хәл белән эләктереп алып, яныбызга утыртабыз. Сөйлә, янәсе... Җиңү арты җиңү яулауның да бер сере бардыр ич инде?
Бер-бер артлы биргән сорауларыбызга: «Шулайдыр инде...» – дип тыйнак кына җавап биреп утырган яшь ханымның тора-бара теле ачылды тагын үзе.

Алты яшьтән – фермага – Мин урта мәктәпне уртача тәмамладым, – дип сөйли башлый ул. – Институтка керә алмавымны белдем. Бик бәләкәйдән әнигә ияреп фермага йөргәнем истә. Кайчак әнинең алып барасы килми, «комачаулап, сыерлар куркытып йөрмә», дип ачулана. Ә мин елый-елый аның артыннан чабам. Шул вакыттан бирле яратканмын, күрәсең, малларны. Шулай да никтер унберенчене тәмамлагач, Канашка училищега китәргә – штукатур-буяучы һөнәрен үзләштерергә булдым.

Үзем дә белмим, нигә вакыт әрәм итеп йөргәнмендер инде. Һаман да шул башкаларга иярү, шәһәргә китү теләге булгандыр, мөгаен. Башкача аңлата алмыйм.
Бер ел шунда укып, һөнәр алгач, Яшел Үзәнгә барып, төзелеш­кә эшкә урнаштым. Ә үземнең йөрәк сыкрый, авылны сагынам, әнинең сыерларын үлеп сагынам.
– Егетең булгандыр әле, ул чакыргандыр, – дим, сер йомгагын сак кына сүтә-сүтә.

Ул елмаеп җибәрә. Гомумән, ул кояшның үзе шикелле. Миңа калса, аның йөзеннән бервакытта да елмаю китмидер, бу аның табигый халәтедер сыман тоела.
 

Клубтан өенә кадәр... кулында күтәреп

– Анысы дөрес, – дип җөпли сүзебезне әңгәмәдәш. – Тугызынчы сыйныфтан бирле йөри торган егетем бар иде. Ул миннән бераз олырак. Мәктәпне тәмамлап, армиягә киткәндә мин аңа: «Көтәрмен, исән-сау кайт кына», – дидем. Сүземдә тордым: көттем, бер генә минутка да исемнән чыгармадым. Ләкин, беләсез инде, ул дөнья гизеп, Владивосток якларыннан туган иленә, ягъни авылыбызга кайтып төшкәндә, мин пыр тузып Яшел Үзәндә эшләп ята идем. Ял вакытында авылга кайттым да клубка чыктым. Ул мине күрү белән үк күтәреп алды да, өенә кайтып җиткәнче кулыннан ычкындырмады.

Ә яшәгән өе клубтан ерак. «Төшер, – дим, – жәллим үзен. – Мин беркая китмим. Әни белән апаны гына чакыр». «Юк, – ди бу, – төшерсәм, кача­сың». Әнә шулай кара төндә килен булып төштем.
– Ничек карадыгыз инде бу хәлләргә? – дибез, сүзгә кушылырга җай гына эзләп торган Елизавета түтигә.
– Ничек карыйсың? Әйбәт, – ди карчык. – Алар минем дүрт малай. Алдылар да керделәр, алдылар да керделәр, кем әйтмешли. Менә шул, – ди ул кеткелдәп. – Киленем шәп, үземә охшаган, – дип мактап та куя.
– Туйлар узды, авылга кайттым, – дип дәвам итә Мария. – Хәзер бит инде миңа эш кирәк. Колхоз рәисе шул чагында мине эшкә чакырды. «Син – малларны, маллар сине ярата», – диде. Дөрес әйтте. Тәкъдименә бик рәхәтләнеп риза булдым. Беренче көнне ферма ишеген ачып кергәч тә, өнемме-төшемме дип тордым. Шулкадәр сагынылган, шулкадәр тансык. Нинди төр-кемне бирсәләр, шуның белән эшләргә әзер идем.

Әнигә рәхмәт, җиңемнән эләктереп алды да: «Минем сыерларны ал, син аларны яхшы беләсең», – дип, күктән җиргә төшерде. 25 сыер белән эшләп киткән кеше мин. 
 

«Бәхетле гаиләдә генә балалар елмая»

Мәктәптән кайтып кына кергән кызлары – Альбина белән Варвара – безне күрүгә әниләре сыман балкып китә. Шулкадәр дә охшарлар икән әниләренә. Йөзләренә кунган нур-яктылык азга гына да сүрелеп тормый. «Мин үскәч табиб булам», – ди икенче сыйныфта укучы төпчекләре Варвара. «Ә мин – җырчы», – ди Альбина. Ул гел «5»легә генә укый. Канашка музыка мәктәбенә йөри. «Әтисе машина белән йөртә», – ди әниләре горурланып. «Альбина, уйнап күрсәт әле». Кыз ялындырып тормый. Синтезаторын күтәреп чыга да, бүлмә уртасына куеп, уйнап җибәрә. Стенага эленгән дистәләгән медаль­ләренә караганда, кыз да әнисеннән калышмый. Волей­бол, теннис буенча ярышларда катнаша, йөгерешче дә икән әле үзе. Олы уллары Николайга – тиздән армиягә. Ул инде техникум тәмамларга, машинист һөнәрен үзләштерергә өлгергән. Җыеп әйткәндә, бу гаиләдә барысы да балалар өчен, аларның мәнфәгатен кайгыртып, алар турында уйлап эшләнә.
– Шат күңелле балалар, әйеме?!
 Светлана Петровна әйткәнебезне шундук эләктереп ала: «Бәхетле гаиләдә үскән бала гына шулай елмая».

Әйе, һәр почмагына сөю-ярату, наз-мәхәббәт кунган бу йорттан чыгып китәсе килми. Мария хәзер: «Ярый әле киреләнеп тормаганмын, кулыннан ычкынып чапмаганмын», – дия торгандыр. Ире Владимир әйбәт кеше булып чыкты. Ул аңа булыша. Таңнан торып сыер саву, терлек асларын чистарту – аның эше. Фермага эшкә бергә йөриләр. Елизавета түти әйткәнчә, бергә чыгып китәләр, җитәкләшеп бергә кайталар. «Ирең шундый булмаса, дүртәр көн ярышларда йөрү тәтемәс иде».
Бу сүзләрне гомер юлдашына мең рәхмәтле Мария әйтә.
 

Җиңү арты җиңүләр...

– Эшкә чыккачмы? – ди ул соравыбызга сорау белән җаваплап. – Сыерларны беләм, алар да мине таный. Эшләп китү читен булмады. Әйтерсең, мин азга гына каядыр китеп югалып торганмын да, хәзер менә кайтып, үз дөньямда йөрим. Баштан ук үземне шулай хис иттем. Бүген генә ул аппаратлар белән сауган сөт үзеннән-үзе торбалар аша китеп, суыткычларга барып урнаша. Сөтне сауганнан соң бидон белән ташыган чаклар да бар иде бит. Ул чагында менә авыр иде. Хәзер нәрсә ул?!

Аппа­рат­ны биш секундта җыйдың, сыерның җилененә көйләдең дә йөрисең араларында «Җимешем», «Мату­рым» дип. Һәр сыерымның исеме бар. Исемнәре белән дәшсәм, шундук җавап бирәләр. Һәркайсы...
– Ничә сыер инде ул хәзер?
– Илле...
– Барысының да исеме бармы? Ничек исеңдә калдырасың? – дибез, ышанмыйчарак торып.
– Менә инде, – ди Мария, әйткәнебезгә гаҗәпләнеп. – Гомер буе шулар янында бул да, исемнәрен исеңдә калдырма... Алай булмый ул. Алар бит миңа балаларым кебек. Декрет ялыннан да балаларның яше тулыр-тулмас фермага йөгердем. Ә кечкенәсе белән – ике айдан. Варвараны гел кайнанам карады. Ул – аның кызы.

Чит кулларга бирергә жәлләдем малларымны. Үземә үзем урын тапмадым. Чистартмыйлардыр, карамыйлардыр, дим, ашарларына вакытында салмыйлардыр, авырып киткән сыерлар нишли икән? Башымда гел шундый сорау булды. Җаныма урын таба алмадым.
Мария Таймасова карамагында илле сыер, дидек.

Иң алдынгы сыер савучыларга иң яхшы сыерларны сайлап биргәннәр. Моның хикмәте бар, әлбәттә.
Башка сыерларны көненә ике мәртәбә саусалар, боларны көненә өчәр мәртәбә савалар. Сыерларны да, гадәттә­гечә, иртән түгел, ә стресс алмасыннар дип, кичен юалар. «Болай иткәндә, сөт арта», – ди алдынгы сыер савучы. Февраль аенда гына да ул 24570 центнер сөт савып алган. Аның нинди һөнәр иясе булуын шушы күрсәткечләргә карап кына да чамалап була.

Хәзер ул, чыннан да, иң алдынгы сыер савучылар рәтендә. Районда, республикада гына түгел, ил күлә-мендә! Иң беренче зур җиңүе былтыр сентябрь аенда Татарстан буенча сыер савучылар арасындагы ярышта булды – «Абсолют батыр» булып калды. Хәзер аны Россия күләмендә үткәреләчәк ярышларга чакыралар.
– Каушап калмадыңмы соң?
– Юк, – ди ул, – ышандым үземә.

Түбән Новгородта узган бу ярышка илнең 56 регионыннан осталарның осталары җыела.
– Сөт аппаратын җыеп, эшләтеп җибәрергә кирәк   иде. Кемдер 12 минутта, кемдер 15 минутта җыйды. 

Ә мин 4 минут та 20 секундта җыйдым. Аппарат эшләп киткәч, куануларым... Икенче урынга да куандым, иремә шалтыраттым. Ул да: «Молодец, булдырган­сың!» – диде.

Мария күптән түгел генә булып узган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең «Язмышым – һөнәрем» номинациясендә янә җиңү яулады. 
– Бу бәйгедә җиңгәч, ирең, балаларың ни дип әйтте?
– «Молодец! Булдыргансың, диделәр», – дип елмая Мария.

Без дә бу сүзләргә бик теләп кушылабыз: «Булдырасың, Мария!»

«Сөембикә», 2016, № 4.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy