# Арабыздан беребез / Заман һәм без / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → Һәркемнең үз асылы бар...

Һәркемнең үз асылы бар...

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
21 декабря 2016
3289 карау
Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә... «Туйдым!» дигән бу видеоролик интернетка эләккәндә кызның «Чаллы-ТВ»дан Казанга күчеп, «KZN» телерадиокомпаниясендә корреспондент булып эшләгән чагы була. Интернет ул көннәрдә гөж килә! Иң кызыгы, алып баручы ялгышкан дип санасалар да, бар да аңа сокланып, яратып яза. Ихласлыгына, үз-үзен тота белүенә, югалып калмавына, зәвыгына шаккаталар. Һәм ул дулкын хәзергәчә дәвам итә... Беренче апрель алдыннан аны Андрей Малахов эзләп табып, «Пусть говорят» тапшыруында катнашырга чакыра. 



Альбина АСЫЛГӘРӘЕВА бүген «Татарстан–Яңа гасыр» каналында эшли. Ул – «Татарстан хәбәрләре» тапшыруының алып баручысы. Әлеге видео турында ул искә төшерергә дә яратмый. Без аны искә алып кына китәбез дә, башка сүзгә күчәбез: Альбинаның тормыш кагыйдәләре турында сөйләшүгә күчәбез. 
 
Урамда көтмәгәндә яныма камера белән килсәләр, нидер сорасалар, югалып калыр идем. 

* Актерларның: «Бер иртәне популяр булып уяндым», – дигән гыйбарәләре бар. Шуның шикелле булды ул көн. 2013 елның 23 февралендә иртүк шалтыратулар башланды: «Күрдеңме?», «Карадыңмы?» Хатлар ява, чәчәкләр китерәләр, бүләкләр җибәрәләр... Ул видеоны интернетка кем куйганын исә ике ай элек кенә белдем. Санкт-Петербургтан бер егет: «Сездән гафу үтенергә тиешмендер инде», – дип язды, тик кулына видеоның ничек килеп эләккәнен барыбер әйтмәде. 
Интернеттан видеоны үземнең караганым да юк, дисәм. Оят... Әгәр берәр репортажым дөньяны шулай шаулатса икән ул?! Ә бу бит гап-гади эш моменты. Әйе, камера төшереп торган, мин аны белмәгәнмен. Безнең эштә мондый хәлләр булгалый. Беренче каналда тапшыруда катнашып кайтканнан соң мине хәтта урамнарда таный башладылар. Халыкның шундый вак-төяккә игътибар итүе, дөресен әйткәндә, шаккаттыра. Аның туры эфир түгел икәнен белмиләр дә. Аңлата-аңлата арыдым инде... 



* Әти дә, әни дә: «Мин сине яратам, кызым!» – дигән сүзләрне көн саен кабатламыйлар, билгеле. Бездә алай төчеләнмиләр. Әмма яратуларын көн саен сизеп торам! Ярату – яраткан кешең турында кайгырту бугай ул. Күптән түгел бозлы яңгыр яуган көн безнең күңелләрдәге яратуны, бер-беребезгә игътибарны, күрәсезме, ничек сынады? «Ипләп кенә йөр», дип шалтыратулар ул көнне тынып тормады. «Ашадыңмы?», «Шарфың җылымы?» дигән сораулар, «яратам» дигән сүзгә караганда кадерлерәк миңа.

* Интервью алган санаулы минутлар эчендә кешенең күңелен дә ача алган чаклар сирәк була. Ә үзең аның алдында ачыласы килгән вакытлар – тагын да сирәгрәк. Ләкин андый минутлар да бар. Чаллыда үзешчән рәссам Валентин Самарцев белән танышырга туры килгән иде. 90 яшь иде инде аңа. Яз көне иде бу, тал песиләре чыккан вакыт. Без сөйләшә-сөйләшә әкрен генә парк буйлап атладык. «Бөреләр ачылганын күрәсеңме?» – диде ул. «Әйе», – дим. «Ишетәсеңме соң?» «Юк...» «Бәхетле булган мизгелдә син аны ишетәчәксең дә. Үләннең үскәнен, яфракларның саргайганын... Мин сиңа шуны телим», – диде ул. 

* Тиз гафу итәм, тиз онытам. Бәлки гафу итмәслек бернәрсә дә эшләгәннәре юктыр миңа? Ләкин гафу итә белүне барыбер зур эшкә саныйм, аңа өйрәнергә кирәк. 

* Бер үк китапны кабат-кабат укырга яратам. Фильмнарны да яңадан карыйм. Шулай эшләү дөрестер дип саныйм. Башта 15 яшьтә укыйсың, аннан – 30 да, аннан инде 50 дә. Аннан бәлки 90 дадыр... Һәр чорда ул китапны үзең өчен яңадан ачасың. Сэлинджерның «Над пропастью во ржи» китабын кабат табып алдым әле менә. Китаплар күп миндә. Үз йортым булгач, анда зур китапханә  булачак... Тинчурин паркындагы «барахолка»га еш йөрим. Аннан алган китапларны аерата яратам – исләренә кадәр башка. Шул китапларны ремонтлаудан, төзәтү-ябыштырудан тәм табам. Юк, интернеттан китап уку минем өчен түгел. 

* Тормышта кайчак бөтен нәрсәне аңлап бетермәсәң дә ярый, диләр. Ә миңа һәммә нәрсәнең төбенә төшәргә кирәк! Тормышым катлаулана инде, әлбәттә... Тик яңа танышкан кешене, килеп туган хәлне ахыргача ачып, аңлап бетермичә барыбер туктамыйм. Монысы эшемдә булыша, билгеле. Ә күп уйлавым, анализлау белән мавыгуым гел файдага гына түгел. Ул гадәттән арыну өчен вакыт кирәктер. 



* Туган ягым Сарманга, Җәлил бистәсенә журналист булырга теләүче укучылар белән очрашуга чакырдылар. Алардагы иллюзияләр! Тик кешенең иллюзиясен җимерергә берәүнең дә хакы юк. Хыялы булмаган кеше кайсы якка атларга да белми ул. Заманында үзем андый очрашуга эләккән булсаммы?! Мин ниләр хакында алдан белсәм яхшы булыр иде дип уйладым да шуларны сөйләдем. 

* Мин менә нәрсәләрдән туйдым: кулдан төшмәгән телефоннан, интернеттан, вакыт юклыктан... Хәтта ялкауланырга да вакыт юк! Кыш чынлап торып башланмаган, мин инде салкыннардан ялыгырга өлгердем. 



* Көз исе ошый миңа. Дымлы яфраклар исе... Җәен мунчадан чыккач, авыл кичен сулау ошый. Авылда таң атканда чык исе күтәрелә тагын... 

* Бо-бо-бо-боа... Роликта мин Джордж Гершвинның атаклы бишек җырын көйлим. Яраткан фильмым «Все будет хорошо»дан ул. Ә болай мин кеше ишетмәгәндә, машинада барганда гына җырлыйм. Күңел җырлаганда җырлыйм инде һәм шуннан үзем өчен рәхәтлек алам. Моның өчен тамашачы, тыңлаучы кирәкми. Тик: «Нинди талантка ия булырга телисең?» – дип сорасалар, «җырлый беләсем килә» дияр идем.

* Социаль челтәрләр аша үземә хат юллаган беркемне дә җавапсыз калдырмаска тырышам. Заманында Беренче каналның алып баручысы Екатерина Андреевага хат язганым булды. Һәм ул миңа кыска гына булса да җавап бирде! Миңа да күп вакыт: «Җавап язарсыз дип уйламаган идек», – диләр. «Игътибарыгыз өчен рәхмәт!» – диюнең бер авырлыгы да юк.  

* Минем тагын бер тормышым булса, кабат журналистиканы сайлар идем. Юк,  бу юлы башка һөнәр ал дисәләр, медицинага тукталырмын.

* Буш вакытым булдымы – кулыма китап алам. Ильф белән Петровны, Достоевскийны укыйм. Бүгенгеләрдән – Пелевинны. Авыл турындагы проза кызык миңа, Распутин, Шукшин, мәсәлән. Соңгы вакыт исә Ремарк белән мавыгам. «Кеше көнгә 30 бит укырга тиеш», – диләр. Мин ул «тиеш»не, әлбәттә, тора-бара арттырдым, йөзгә җиткердем. Ким дигәндә – йөзгә... Һәр көнне шуның кадәр булмый, әлбәттә, әмма тиешле «утыз»ны укымыйча калган юк.  



* Ике әбием дә бик кызык кешеләр минем. Әнинең әнисе – Мәрьям әбиемә 93 яшь бүген. Шөкер, үз аягында йөри. Маргарет Тетчер ул безнең! Андагы принциплар, аның холкының ныклыгы! Бер нәрсә уйласа, аны әле дә эшләми калмый. «Урыска кияүгә чыксаң, авыл башыннан да кертмим», дигән әбием шушы инде... Сарман районы Игәнәбаш авылында әбине бөтенесе дә белә, хөрмәт итә. Гомер буе аның йортыннан кеше өзелмәде: нинди гозер белән килсәләр дә, ярдәм итте, кирәк чакта аңа да булыштылар.  
Әнисә әбием Азнакай районы Әлкәй авылында фельдшер булып эшләгән. Аның мине табиб итеп күрәсе килде. Без аның белән озак-озак итеп, дин турында сөйләшәбез. Ислам динен миңа ул ача. 
Җәйләребез гел Мәрьям әби янында үтте – авылны шуңа яратам. Ул безгә беркайчан «юк» димәде, ачуланмады. «Улым, кызым, торырга кирәк!» – дип, иртән сыйпап уятыр иде. Урамда ашарга да рөхсәт итә иде. Ишегалдында безнең өчен кечкенә өстәл ясап куйды, таган асты.  Умарта тота иде: ипигә бал-май ягып, урамга чыгарып бирә. Аның тәмлелеге! 
Токмач басарга да мине Мәрьям әби өйрәтте. Гомумән, аш-суга аның янында өйрәндем. Бәрәңге кабыгын юкарак әрчергә кирәк, дип әле дә искәртеп тора.  Әби мәктәбе! 

* Оператордан бик күп нәрсә тора: ул сине матур да күрсәтә ала, ямьсез дә, йокысы туйган кыяфәтле итеп тә, авыру чырайлы ясап та... Камера белән дуслар алар. Минем дә бурычым ул – камера белән дуслашу. Студиядәге камераларга кеше күзенә караган кебек карыйм: алар сине ишетергә, аңларга тиеш. Фотосурәттә, экранда матур күренү табигатьтән килә, диләр. Тик моңа тагын әле дөрес ракурста утыруны, утның дөрес төшүен, мимикаларны өстисе... 



* Социаль челтәрләрдә үземә язган хатларга мин кайчак смайлик кына җибәрәм. Җайлы нәрсә бит ул смайлик: бик күпне аңлата һәм... бернәрсә аңлатмый да. 

* Якын дусларга бай мин! Туган көннәргә, гадәттә, чакырусыз гына иң якын кешеләр килә бит. Без җиде-сигезәү җыелабыз. Дуслардан файда эзләмиләр, алар миңа шатлык китерүчеләр. Тик яшең олыгайган саен, күңелеңә яңа кешеләр кертү авырлаша икән. 

* Сабырсыз мин. Чиратларда тора алмыйм, сабырым җитми. Үзем белән һәрвакыт нинди дә булса китап йөртәм, шул гына коткара. 

* Без Альберт белән игезәкләр, Ул миннән 10 минутка гына соңрак туган. Аның белән бер-беребезгә бик нык бәйләнгәнбез: бер үк вакытта авырыйбыз хәтта. Гел онытмыйм: армиягә киткәндә ярты йөрәгемне алып киткән кебек булган иде... Альбертның улы Саматны үземнеке дип тә саныйм бугай – ул тугач, балалар ярата башладым. 

* Кеше савыт кебек: үзенең күңел байлыгын, җан җылысын башкаларга өләшә икән, ул аны кире дә тутырырга тиеш. Шул ук кешеләр белән аралашудан, табигатьтән, китаплардан... Китаплардан алган фикерне син башка беркайдан да ала алмыйсың! Соңгы вакыт шигырьләр язгалыйм. Үзем өчен генә... Сюжет төшергәндә, ул яхшы килеп чыксын өчен тәҗрибә кирәк. Монда да шулайдыр. Высоцкий, Цветаева, Ахматова шигъриятен яратам. Алар яшәгән чор ошый миңа, сайлау мөмкинлеге булса – шул вакытта туар идем. 

* Татар телен шомартыр өчен дә миңа китаплар ярдәм итә. Әмирхан Еникинең хикәяләре, мәсәлән.  

* Эшкә җавапсыз караучы, сөйләшкән вакыттан соңга калып йөрүче кешеләр ачуны чыгара минем. Тагын машинаның пычраклыгы, ир-атның аяк киеме тузанга баткан булуы... 

* Туры эфирда яңалыклар уку – күптән җайга салынган механизм инде ул. Мин берүзем эшләмим, нидер булса, ярдәмгә килүчеләр күп анда. Эфир вакытында төчкерүдән куркам менә, йөткерүдән. Ниндидер фаҗигале хәбәр укудан. Көлеп җибәрүдән! Махсус күнегүләре бар – төчкерүне туктатып калып була, ә көлүне юк! 



* Принципаль булуым, хаклык яратуым күп вакыт яшәргә комачаулый. Мин әйтмәсәм, кем әйтер дип саныйм шул... Алдашу, ялганлау, ялагайлану тирә-юньдә шулкадәр күп – боларга кереп чумсаң, чын дөреслекне бөтенләй таба алмаячаксың. Үземә дә бары тик дөреслекне әйтүләрен телим. Шөкер, янымда андый кешеләрем бар. 

* Танылуга әзер булу кирәк. Ул, беренче чиратта, җаваплылык өсти. Чөнки син зур команданың бер вәкиле, сиңа карап һөнәрең, «Татарстан–Яңа гасыр» турында фикер йөртәләр. Моннан соң инде эштә генә түгел, урамда, кибеттә, ял иткәндә – беркайда да начар күренә алмыйсың. Ә гел матур күренү өчен вакыт кирәк. Монысы – танылуның минусы. Казанда «Мәскәү радио һәм телевидение мәктәбе» ачылды, шунда укытырга чакырдылар менә яңа гына. Аны плюс дип санасак, гаиләгә бүләсе вакытның тагын кимүен минуска кертергәдер. 




* Һәр тапшырудан соң иң беренче фикерне әти белән әни әйтә. Аларның телевизор каршында утыруы исемә төшсә, ялгышудан куркам, шуңа күрә ул уйларны тизрәк куам. Гомумән, үземне меңнәр, миллионнар каравын онытырга тырышам. Минем максат – текстны дөрес, ялгышмыйча укып чыгу. Бу экранда ничек күренүеңнән дә мөһимрәк. Чөнки бөтен команданың эше миңа бәйле. Мин аны ниндидер катлаулы, затлы ризык пешерү белән чагыштырам. Унлап кеше аны көне буе әзерли. Ә халыкка тәкъдим итүне, чыгаруны сиңа ышанып тапшыралар һәм бер ялгышың – әзер бәлешне кулдан төшереп җибәрү белән бер бу! – бөтен команданың эшен юкка чыгарырга мөмкинсең... Алып баручы ялгыша икән, бездә «тапшыру килеп чыкмады» дип санала. Кайчак бер сүзне, хәтта бер хәрефне дөрес әйтмәсәң дә. 



* Алып баручы югалып калмаска, секундлар эчендә ниндидер карар кабул итәргә әзер булырга тиеш. Туры эфир бит ул! Әйтик, суфлер эшләми башлый, ди. Безнең алда тапшыруның сценарие ята. Эфирга кергәндә, кайсы биттә нинди сюжет ятканын мин якынча белергә һәм кирәк булганда, аны, кәгазьләрне актарып эзләп утырмыйча да табарга тиеш. 
«Техника эшендәге җитешсезлекләр өчен гафу үтенәбез. Чыгарылышны дәвам итәбез», «Бу сюжетны соңрак күрсәтербез, ул әлегә эфирга әзерләнә» кебек берничә җөмлә бар. Без аларны яттан белергә тиеш. Исәнләшү һәм саубуллашу сүзләре дә суфлерга язылмый: чыгарылыш теләсә кайсы мизгелдә өзелергә, тәмамланырга мөмкин – син исә аңа нокта куя белергә тиешсең. 

* «Татарстан–Яңа гасыр»га эшкә килгәч, беренче эфирга чыккан көнне бик яхшы хәтерлим. «Яңалыклар» башланырга ярты сәгать кала урамга чыктым да, үз-үзем белән сөйләшәм: «Син бит моны үзең теләдең... Менә хыялыңа ирештең инде. Хәзер артка юл юк! Ышанычны акларга кирәк. Үзеңне кулга ал!» – дим. Дөресен әйткәндә, торып качасы килгән иде. Тавышым калтырый. Текстны өч сәгать алдан укырга тотындым, ә безгә эфирга алай озак әзерләнергә дә ярамый – ятлау сизелергә тиеш түгел. Курыккан эш хәерле була – ялгышмадым! 

* Сөйләм тизлеге кемгә ничек киләдер, миндә ул – тумыштан. Дулкынлансам, бөтенләй тиз сөйләшә башлыйм. Гомер буе «әкренрәк сөйлә», диделәр. Хәзер дә шуны ишетәм: эфир кабалануны яратмый.  

* Хатын-кыз кайчакта еларга, шулай җиңеләергә, бушанырга тиештер ул. Мин дә кеше күрмәгәндә еш елыйм. Күз яше гел сагыштан гына тормый бит... 



* Һәр хатын-кыз кебек минем өчен дә иң мөһиме – гаилә. Без кияүгә бәхетле булу өчен чыгабыз. Бала ул бәхетне тагын да тулыландырачак. 

* Мин кайчакта ялгыз калырга, үзем генә булырга яратам. Ул миңа хәтта кирәк тә. 

* Экрандагы образымның нинди булырга тиешлеген җитәкчелек хәл итә. Мин аларга ышанам. Әлегә минем имидж – аксыл озын бөдрә чәчләр. Кистер дисәләр, чәчне кисәргә дә туры киләчәк. Киемдә дә чикләүләр шактый: студиянең фоны белән бертөсле пиджак, чуар, шакмаклы киемнәр ярамый. Шәхсән үземә шәмәхә, куе кызыл төсләр килешми. Хәтта минем өчен иннек төсен дә башкалар сайлый. Эфирга чыкканда зур колак алкалары, брошкалар, йөзекләр, сәгатьләр тагарга ярамый. Дөрес, Беренче канал алып баручылары тага башлады инде, бәлки безгә дә киләчәктә рөхсәт итәрләр. Элек тырнакларны кызыл төскә дә буярга ярамый иде әле, хәзер мөмкин менә.   

* Тышкы кыяфәтең белән эчке дөньяң туры килми, диләр миңа. Экраннан кырыс күренәсең, диләр. Мин чыннан да кырыс, таләпчән анысы, иң беренче чиратта – үз-үземә. 

  шушындый калфак тегеп тагарга теләсәгез, мастер-класс: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/rukodelie/?id=64

* Минем тормышта гел нинди дә булса бер яңалык эзләп торам. Аш-су буенча мастер-класска да шуңа бардым бугай. Команда белән ризык әзерләү – үзе бер кызык. Пәхләвә һәм үрдәк белән кабактан мантый әзерләргә өйрәнеп кайттым. Пешерергә яратам мин! Аннан бигрәк, пешергәнемне ашаганнарын карап торырга яратам. Иремнең, әтинең, Альбертның... Ир-атның тамагы һәрвакыт тук булырга тиеш аның. Минем өчен моның бер авырлыгы юк. 

* Эшем аркасында шактый кызык кешеләр белән танышырга туры килә кайчакта. Журналист булмасам, католиклар чиркәве башлыгы Диогенис Уркиза атакай белән дә юлым беркайчан кисешмәс иде, мөгаен. Интервью алганнан соң, болай, сөйләшеп, аралашып утырырга дип, мин бары тик аның янына гына икенче тапкыр бардым. Акыллы, зирәк, фикерле кеше, кызганыч, аны хәзер Саратовка күчерделәр. Аның белән әңгәмә кору – испанчамны чарлау да булды. Матур тел бу! Берәр кайчан Испаниягә барырга һәм иркен итеп испанча сөйләшергә хыялланам. Кубада командировкада булганда бу хыялым өлешчә чынга ашты инде. Кеше, ким дигәндә, ике чит тел белергә тиеш дип саныйм. 

* Тышкы матурлык беренче тәэсир өчен генә мөһим. Сөйләшкәч, аралашкач та, фикерең үзгәрмәсә, ул кеше чыннан да чибәр була. 

* Мәскәү каналларында алып баручылар башкалар язган яңалыкны гына укый, ә без үзебез дә сюжетлар төшерәбез. Бер яктан, бу безнең өстенлек тә: һәр вакыйгадан хәбәрдар, һәр яңалыкның эчендә кайныйбыз. Мин шуңа күрә үземне беренче чиратта журналист итеп хис итәмдер. 

*Фамилиямнең холкыма да, язмышыма да тәэсире бар кебек тоям. Ул мине көчлерәк итә кебек. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com