Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

​Тылмач

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
10 апреля 2015
2360 карау
Тылмач сүзен күргәч, «Минем менә беркайчан бернәрсә тәрҗемә иткәнем юк», – дияргә ашыкмагыз әле. Ә чит илдә эшләнгән яңа тузан суырткычның инструкциясен, телевизордан фильмның исемен тәрҗемә итәргә тырышып караганыгыз? Әлбәттә, булгандыр. Чит илдәге партнерлар белән килешү төзергә, эшлекле очрашу үткәрергә теләүчеләр турында әйтмим дә. Монда инде профессиональ тәрҗемәчедән башка бер адым да атлый алмыйсың.

Берничә тел белгән һәркем тәрҗемәче була аламы? Юк, һәркем җырлый алмаган кебек, теләсә кем тәрҗемәче дә була алмый. Хәтта телне яхшы белгән очракта да. 

Тәрҗемәче – кешелек җәмгыяте белән бергә туган һөнәр. Аллаһы Тәгалә, артык тәкәбберләнеп киткән колларын җәзаларга теләгәч, халыкларны төрле-төрле төркемнәргә бүлә дә, дөнья күп теллегә әйләнә. Әмма шунда ук алар бер-берсен аңлый, аралаша алсын дип, коткаручылар – тылмачлар да җибәрә ул. 

«Тылмачның акылы теленнән озын булсын», – диләр. Нишләтәсең, анык тәрҗемә итмәү аркасында патшалар арасында низаг чыккач, тылмачның башын кисү кебек хәлләр дә булган кайчандыр. Хрущевның, ә аннан соң Брежневның шәхси тәрҗемәчесе Виктор Суходрев: «Башка вакыт беркайчан, берничек тә аралаша алмаган кешеләрне гәпләштерү минем үземә дә могҗиза кебек тоела иде», – ди. Хрущевның: «Мы вас похороним», – дигән атаклы җөмләсен тәрҗемә иткән кеше ул. 1956 елның 18 ноябрендә Мәскәүдә, чит ил илчеләрен кабул итү вакытында әйтә Хрущев бу сүзләрне. Чит ил матбугаты, шушы җөмләне генә аерып алып, Көнбатыш халкы күңеленә чын-чынлап шом сала... «Телисезме, юкмы, әмма тарих безнең яклы. Без әле сезне җирләячәкбез». Тулысынча бу җөмлә шулай яңгырый. Социализм (ә аннан коммунизм) отышлырак, шуңа күрә капитализмга караганда озынрак гомерле булачак дигән фикерне күз алдында тоткан була Илбашы. Читкәрәк киттек. 

Тылмач һөнәренең үзенчәлекләре турында тәрҗемәче Ләйлә ГАФФАРОВА сөйли.
 

Тәрҗемәче булып туалар

Тәрҗемәче булырга мин беркайда да махсус укымадым. (Элек мондый белгечләрне Мәскәүдә, М. Горький исемендәге әдәбият институтында әзерләгәннәр. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме буенча махсус төркем бар.) Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыган җирдән, III курстан соң, Төркиягә укырга китеп барырга туры килде. Әмма шунысы кызык, мин анда... инглиз телен һәм әдәбиятын өйрәндем. Әнкара университетында башта бакалавриатны, аннары магистратураны тәмамладым. Дипломыма «сәнгать магистры» дип язылган. Төркиядә торып укыгач, төрекчәне барыбер өйрәнәчәкмен дип уйладым, шуңа күрә инглиз телен сайладым. Төркиядә яшәвемнең файдасы тагын шул булды, мин телне генә түгел, менталитетны да өйрәндем: төрекләр белән сөй­ләш­кәндә, фикерләренең нинди юнәлештә барганын тоям. Ә әйбәт тылмач булу өчен син тәрҗемә иткән тел мохитендә яшәгән илнең менталитетын белү бик кирәк.

Мин Төркиягә туксанынчы еллар башында киттем һәм 2001 елны гына кире әйләнеп кайттым. Ә аңа кадәр, 1998 елда, Әнкара университетында бакалавриат тәмам­лап диплом алгач, нәкъ ике көннән Казан университетында кабат диплом якладым. Журналистика факульте­ты­ның ул чактагы деканы Флорид Әгъзамовка рәхмәт: диплом эшемне шулкадәр кыска вакыт арасында карап чыгарга, бәяләргә вакыт тапты. Әйе, бер елда ике диплом яклау җиңел булмады, әмма кайвакыт шулай «кирәк» дип эшлисең дә, соңыннан артыңа борылып карагач кына, нинди юл узганыңны күреп, үзең дә шаккатасың... 

«Казанские ведомости» газетасына эшкә урнаштым. Мин бу басмада Казанда укыган вакытта ук үз кеше идем. Әмма матбугат бу еллар эчендә шактый үзгәреш­ләр кичерергә өлгергән булып чыкты. «Журналистика минем өчен түгел икән инде», – дигән фикергә килер өчен берничә ай җитте... Кабат эш эзләргә керештем. Төрекләрнең зур бер төзелеш фирмасына тәрҗемәче кирәк булып чыкты. Нигә сәләтемне сынап карамаска дип уйладым. Фирма заводлар төзи иде: алар белән мин башта Мәскәүгә киттем, аннан Санкт-Петербургка. Гади тәрҗемәчедән техник директор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Санкт-Петербургта эшләгәндә шундый кызык хәл дә булды: бер атна эчендә миннән ике подрядчы: «Ә сез кайсы югары уку йортын тәмамладыгыз?» – дип сорады. Канализация үткәрүчеләр белән дә, ут кертү­че­ләр белән дә, күрәсең, бер телдә сөйләшкәнмен. Чыннан да, үземә тәрҗемә итәргә туры килгән проект белән бәйле проблема турында сүз чыкса, мин аны шунда ук аңлый идем.


Беренче коймак «төерле»ме?

Заводларны төзү эшләре төгәлләнеп, Казанга кайткан гына көннәрем иде. Көтмәгәндә Президент Аппара­тыннан шалтыраттылар: Илбашы төрекләр белән эшлекле сөйләшү үткәрергә җыена икән. Тәрҗемәче эзлиләр. Төркиянең Татарстандагы консуллыгыннан: «Бездә андый белгеч юк, әмма бу кызга мөрәҗәгать итеп карый аласыз», – дип телефонымны биргәннәр. Аларга синхрон тәрҗемәче кирәк иде ул чакта. Төрек телен белүче, төрекчә сөйләшүчеләр Казанда шактый, билгеле. Әмма нәкъ менә миңа тукталулары... Анысы язмыштыр. Аннары тел белү белән тәрҗемә итү бер-берсеннән бик нык аерыла бит. Бу очракта русчаны камил белүем дә өстенлегем булып торгандыр. 

 
Яхшы тәрҗемәче һәр очрактан чыгу юлын таба белергә тиеш.

(Алгарак китеп булса да әйтим, туган телемдә дә сөйләшүем, татарчаны яхшы аңлавым төрекчәгә тәрҗемә иткәндә шактый ярдәм итә. Беренчедән, төрек телен өйрәнгәндә, әле күп сүзләрне белмичә дә, аларда җөмләнең ничек төзелгәнен – фигыльнең татар телендәге кебек иң ахырда торырга тиешлеген шунда ук төшендем. Икенчедән, Рөстәм Нургалиевич әңгәмә вакытында татарчага да күчкәли.) 
Төрек фирмасы вәкилләре белән очрашу иде ул. Барып утырдым. Курыкмадым, каушамадым дип әйтсәм, әлбәттә, дөрес булмас. Әмма әңгәмә башланып, ун минутлар узгач, барысын да онытып, эшкә чумдым – бер сәгатьнең ничек узганын сизмәдем дә...
 

Язылган һәм язылмаган кагыйдәләр

Төрек эшкуарлары, фирмалар белән эшлекле очрашуларны тәрҗемә иткәндә гадәти этикет кагыйдәләре саклана. Ә рәсми очрашулар вакытында, әлбәттә, протокол кагыйдәләре өстәлә. Аларны миңа махсус өйрәтүче бул­мады – анысына янымдагы кешеләрне күзәтә-күзәтә төшендем. Анда иң мөһиме – чәчрәп чыкмау. Беркайчан да! Син шәүлә, күләгә кебек булырга тиешсең. Хәтта тавышың да. 

 
Ике фирма, ике компания вәкиле очрашканда, нәтиҗә килешү белән төгәлләнсә, әлбәттә, күңелдә сөенеч туа — моңа минем дә катышым бар!

Рәсми делегацияләр очрашуын тәрҗемә итәргә чакырганда миңа, әлбәттә, алдан: «Өстеңдә протокол киеме булырга тиеш», – дип әйтелә. Офис стилен сакларга дигән сүз бу. Әмма минем болай да беркайчан кыска итәк кигәнем юк иде, шуңа күрә киенү рәвешем әллә ни үзгәрмәде дисәм дә ярый. Дөрес, «casual» стиле миңа күбрәк ошый. 

Әле студент чакта ук Сталинның тәрҗемәчесе турында бер китап укыган идем. 1945 елны аңа Потсдам конференциясендә катнашырга, Сталин, Трумэн һәм Черчилльнең очрашуында тәрҗемәче вазыйфасын башкарырга туры килә. «Мин аңарчы бер тәүлек ашамаган-эчмәгән идем, – дип яза ул. – Табын артына утыргач, ашыгып нәрсәдер каптым. Һәм шул вакыт Сталинга сорау бирделәр... Авызга капкан ризыгымны ашыгып чәйнәп бетерергә, йотып җибәрергә тырышам, үзем шул ук вакытта тәрҗемә итәм... Сталин миңа борылды да: «Син монда нәрсәгә килдең? Ашаргамы, әллә тәрҗемә итәргәме?» – диде». Ул кыйсса күңелемә бик сеңеп калган. Шуңа күрә, теге тәрҗемәче хәленә төшмәс өчен, очрашу вакытында мин беркайчан ашамаска тырышам. Чәй йотып куйсам гына. (Рәсми визитлар вакытында программа бик тыгыз төзелә, һәр минут исәптә – без анда барыбыз да ашау-эчү турында онытабыз. Татарстан­ның рәсми визитлары бик югары дәрәҗәдә оештырыла. Үз эшләрен белгән чын профессионаллар шөгыльләнә моның белән. Президентыбызны, аэропорттан башлап, һәрвакыт, һәркайда зур хөрмәт белән каршы алалар. Минем өчен дә бу зур горурлык! Ә иң мөһиме: ике-өч айдан карыйсың, әлеге эшлекле сәфәрләрнең инде нәтиҗәсе күренә.) 

Әйе, фирмалар, компаниялар белән очрашу алдыннан аларның нинди темага сөйләшәчәген алдан белеп торам. Әңгәмәдә кемнәр катнаша, фирма ни белән шөгыльлә­нә... Болардан хәбәрдар булмыйча барсаң, алар кулланган берәр сүзне (гадәттә, техник термин була инде ул) аңлый алмый торуың ихтимал. 

Сүзнең мәгънәсен генә түгел, әңгәмәнең тонын бирә белү дә мөһим. Мине филолог булуым коткара, русча ул сүзнең синонимнарын эзли башлыйм. Табам! 
 

Тәрҗемә нинди була?

Миңа иң ошаганы – синхрон тәрҗемә. Болай тәрҗемә иткән вакытта читтә, аерым бүлмәдә утырасың, сине беркем күрми, шуңа яратам (күпләр экстраверт дип уйласа да, чынлыкта, мин интроверт шул, оялчанмын). Чынлыкта, ул – иң авыры. Синхрон тәрҗемә ясаучылар, гадәттә, икәү эшли: унбиш минуттан соң берсе икенчесен алыштыра. Ә мин – үзем генә, эзләп тә кулалмаш тапканым юк әле. Шуңа да өч-дүрт сәгатькә сузылган фәнни конференцияләрдән кило ярымга ябыгып чыгам.

Конференциягә бер атна кала без, тәрҗемәчеләр, текстларның кулыбызда булуын таләп итә алабыз. Әмма мондый хәл бик сирәк була. Югыйсә халыкара конференциядә катнашкан галим өчен үзенең чыгышын аңлаулары, ишетүләре беренче урында торырга тиештер. Бер генә тәрҗемәче дә текстны болай да йөз процентка тәрҗемә итә алмый. Чыгышын алдан бирмичә, галим үз-үзенә зыян гына сала. 

 
Тәрҗемәченең башкалардан бер өстенлеге бар — ул бик күпне белә. 

Кемдер чыгышын алдындагы кәгазьдән генә укый: туктап та тормый, тыныш билгеләренә дә игътибар итми... Миңа, тәрҗемәче буларак, үз сүзләре белән сөйләүчеләр күбрәк ошый. Чөнки андый кеше әйтәсе фикерен иң элек уенда төзи, шуңа мин аның логикасын аңлыйм – тәрҗемә итү дә җиңелрәк. 

Иң кызыгы тагын шул: конференциядән чыккач: «Ә нәрсә турында сөйләштеләр?» – дип сорасалар, күп вакыт җавап бирә алмыйм. Башта аерым сүзләр, өзекләр генә кала. Мин чыгышларны үз күңелем, йөрәгем аша үткәзеп әйтмим, дөресме, дөрес түгелме фикерләре, мин аның белән килешәмме, юкмы, бу хакта уйламыйм – сүзне генә җиткерәм.
 

Шуңа онытыладыр.

Эзлекле, бер-бер артлы тәрҗемә, чагыштырмача, иң җиңеледер – кеше җөмләсен әйтә яки фикерен тәмам­лый, син әңгәмәдәшеңә аны җиткерәсең. Тәрҗемәнең тагын «пышылдап сөйләү» (русчасы «шушутаж») дигән төре бар: сөйләшүдә катнашучылар арасында телне бер яки ике кеше генә аңламаганда, яннарына утырып шыпырт кына тәрҗемә итеп барасың. Пышылдап әйтеп тору шактый авыр: тыңларга да кирәк, тәрҗемә дә итәргә. Тирә-юньдәгеләргә дә комачауламаска, шул ук вакытта әңгәмәдәшең төшенерлек итеп аңлатырга да. 
Мин хәзер башкаларның уй-фикерләрен аңлатырга, ачыкларга, интерпретация ясарга шулкадәр өйрәндем, үзем инде беркайчан журналист булып эшли алмамдыр. Хәтта интернетта комментарийларны да җәелеп яза алмыйм. Әйтәсе килгәнем бик кыска килеп чыга. Һәр сүзне мәгънәсенә туры китереп кенә кулланырга өйрәнгәннән бу. Үзем сизмим, әмма сөйләшкәндә дә моңа игътибар итәм икән инде. 
 

Сүзлекләр

Мин элек гел сүзлекләр җыя идем. Студент чакта безгә Төркия мәгариф министрлыгы ярты елга бер китаплар алырга акча (стипендия дип әйтсәң дә ярый) биреп килде. Инглизчә «Аңлатмалы сүзлек» сатып алуым зур бәйрәмгә әйләнгәнен хәтерлим... Әмма мин аларның берсеннән дә хәзер файдаланмыйм. Китап киштәмдә тезелешеп торалар. Хәзинә, әлбәттә. Инглизләр кешенең башындагы «сүзлек»не – ягъни сүз запасын «vocabulary», диләр. Аның бай булуы тәрҗемәче өчен бик мөһим. Без өйдә кечкенәдән китап укып үстек – сүз сандыгы буш түгел. Интернетта «ABBY Lingvo» дигән сүзлек бар – ул минем иң беренче ярдәмчем хәзер. Аның төрекчәсе бик үк бай түгел, әмма бу сүзлекне үзең тулыландыру мөмкинлеге дә бар. Ә мин төзелештә эшләгәндә үк үз сүзлегемне төзи башлаган идем инде. Ул – иң зур «байлыгым». 
 

Тәрҗемәче күп белә

Юк, төрекчәмне камилләштерү өчен махсус нидер эшләмим. «Казан профессиональ тәрҗемә үзәге» белән килешүем бар, мин көн саен диярлек русчадан төрекчәгә нидер тәрҗемә итәм: килешүләр, сызымнар, техник текстлар, проектлар... (Төркия белән элемтәләребез күп яклы бит хәзер безнең. Алабугада гына да зур биш төрек предприятиесе эшли. Арада Европада иң зурлардан саналганнары бар. Тиздән төрекләр анда пыяла заводы та ачачак.) 

Техник текстларны тәрҗемә итү, ни гаҗәп, миңа җиңелрәк. Втулка яки газ турбиналары компрессо­рының нәрсә икәнен белмичә дә эшли алам, чөнки текстлар бик төгәл язылган. Артык сүз юк: нәрсә, кайчан, ничек. Шуның белән бетте. Ә юристлар, мәсәлән, бер җөмләгә әллә никадәр мәгънә, мәгълүмат салырга тырыша. Җөмләне көчкә ерып чыгасың, матур да яңгырый кебек, әмма төрекләр: «Без бернәрсә аңламыйбыз», – диләр. «Сез борчылмагыз, руслар да юридик текстларда бер укуда барысын да төшенми», – дим мин. Әдәби текстларны тәрҗемәләү дә җиңел түгел. Филолог кешегә киресенчә булырга тиеш кебек тә бит... Анда гел эзләнергә кирәк: нәрсә әйтергә теләгән автор, бу сүзне кулланыргамы, әллә башкасы күбрәк туры киләме? Рус теле бик бай бит ул. Төрекчәдә, мәсәлән, бер сүзнең бер синонимы бар, русчада – бишәү. Әмма бай булмаса да, төрек теле бик матур тел ул, логикага нигезләнгән. 

Дусларым нидер турында сүз чыкканда, аптырап: «Бу сиңа кайдан таныш соң?» – диләр. Ә минем кайчандыр шушы өлкәгә, темага кагылышлы текст тәрҗемә иткәнем бар! Тирән беләм дия алмыйм мин аны, әмма беләм! Шуның янына, журналистка хас кызыксынуны да өстәсәң... 

Тәрҗемәче булу өчен талант, аерым сәләт кирәк дияргәме, анысын белмим. Телне – әдәби телне яхшы белүдән тыш, яхшы тәрҗемәче тиз уйларга да тиеш. Кайсы вакыт ниндидер сүзне белмисең, техник сүз була ул, әмма нәрсә хакында сөйләшкәннәрен аңлагач, аның синонимын барыбер уйлап таба аласың. Тиз уйлый белү тәрҗемәче өчен зарур сыйфат! 

«Сөембикә», № 2, 2015. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy