Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА Алмаз САБИРҖАНОВ яткан ванна кырыенда нишли соң ул?

Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА Алмаз САБИРҖАНОВ яткан ванна кырыенда нишли соң ул?

17 октября 2016
771 карау
Г. Камал театрында К. ТИНЧУРИННЫҢ «ЖИЛКӘНСЕЗЛӘР» спектакле премьерасы булып узды. Бу спектакльне кем карамаган әле?

Нәкъ шуларны кызыксындырыр өчен анда Дилбәр ролен уйнаган артистка Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНАга берничә сорау бирмичә кала алмадык.

 

- Гимназия тәмамлаган Дилбәр ролен башкарам. Кызның әтисе – бай кеше. Дилбәрне артык иркәли, теләгән нәрсәсен алып биргән ата кеше, кызны башка балаларыннан артык ярата. Героиням үзен генә уйлаучы, эгоист булып үсеп җитә. Кайда акча һәм дәрәҗә - кыз шунда. Бөкере апасы, абыйсы турында да әллә ни кайгырмый. Хәтта атасы турында да! Алар йортсыз калгач та, Дилбәр бер дә пошынмый.

- Әлеге роль башка ролләремнән авыррак булды дип әйтә алмыйм. Мәктәптә дус кызым белән әлеге спектакльдән өзек уйнаган идем. Мин анда Рокыя ролен башкардым, ә менә дус кызым Зәринә Хөснуллина (хәзер ул Г. Кариев театр актрисасы) – Дилбәрне.

- Режиссер «ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР»не үзенчә күрде, менә монысын кабул итү авыррак булды. Безнең өчен бул пьеса – комедия, ә ул татарча «БЕГ» куярга теләде. Куйды да.

- Ә ванна кырыенда утырган сәхнәдә мин ирем непман Зәйнетдинга какао эчерәм. Барысын сөйләп ташламыйм тагын! Театрга килегез! Мин сезне көтәм!

 

 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy