Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ишле бала

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
05 октября 2016
1629 карау
– Малайлар җыелып: «Әнине кире казып алып кайтабыз», – дип зиратка киткән. Берсеннән-берсе кечкенә иделәр бит әле – иң олы дигәне дә мәктәпкә кермәгән. Ярый, күршеләр күреп калган...
Әмиргали абый тынып кала. Утыз елдан артык вакыт узса да, ул көннәрне искә төшергәндә менә шулай авыр сулаткач, ирнең ул чактагы хәлен чамалавы кыен түгел... Әтиләренең сөйләвен кайсы басып, кайсы утырып читтән генә тыңлаган уллары да дәшми: күзләре генә дымланды шикелле. 

...1985 елның 9 марты була ул. Әмиргалиләр, абыйлары һәм җиңгәләре, сеңелләре һәм кияүләре белән бергәләп, күрше авылдагы апаларын узган бәйрәм белән котлап кайтырга булалар. Кичке унберләрдә кайтыр юлга кузгалалар: Римманың иртүк фермага сыер саварга барасы бар. Куе томан төшкән кич була. Ярты юлга җиткәч, алар утырган атлы чана өстенә арттан машина килеп менә... Хатыннарның өчесен дә шифаханәгә озаталар. Әмиргали ГАИ хезмәткәрләре килгәнне көтеп юлда кала. Иртән хәл белергә Азнакайга китәләр. Ул күбрәк: «Апа белән сеңелкәш ничек икән?» – дип  борчыла, Риммасы турында уйламый да дисәм... Хатыны бит фаҗигадән соң  аякка баскан, башкаларның хәлен белешкән була. «Туганнарыгыз реанимациядә», – диләр табиблар. «Ә Римма?» Ирнең соравы җавапсыз кала... 27 яшьлек хатын инде шифаханәгә килеп җитүгә күзләрен мәңгегә йомган икән. Соңгы минутта телендә иренең исеме булган, әмма ахырга кадәр әйтеп бетерә алмаган: «Әмир...» – дигән дә, соңгы көчен җыеп, биш бармагын күтәреп күрсәткән...

Биш бармак – биш бала! Монысы – әниләренең соңгы уе... Алтынчыга авырлы икәнен иренә әйтергә ул өлгерми кала.

 

Фирдания апа

– Биш ятимгә әни булу?! Башта аптырап киттем. Әмиргали баҗасы – минем классташ белән килгән иде, аңа болай гына ияргәндер дисәм... Мәктәптә очрашу оештырып йөргән чагыбыз иде. «Безнең сүз башка бит әле», – диләр... Римма белән бергә укыдык, бер партада утырдык. Якын дуслар булдык. Туена да чакырды. Балалары тугач та кунакка баргаладым. Үлеменә башта ышанмадым да... Җеназасы өстендә дә булдым. Бала белән ирдән аерылып кайтып, Азнакайда эшләп йөргән чагым иде. Әти дәшмәде, ә әни: «Елап кире кайтмаслык булсаң гына бар», – диде. Төрле вакыт булды, әмма еларлык чакта да күз яшемне әниләргә күрсәтмәдем...

Яңа әни алырга киткән әтиләрен малайлар: «Бу бит әнинең дус кызы!» – дип каршы алалар. «Әни» дип аңа иң элек малайларның икенчесе – Илзир эндәшә, аның артыннан – калганнар. Олы малай Илмир гына озак вакыт: «Апа», – дип йөри. Аннан беркөнне каяндыр чабып кайтып керә дә: «Әни!» – дип кычкырып нәрсәдер сорап ала. «Сискәнеп киткән идем», – ди Фирдания апа. 

Шулай яшәп китәләр. «Бездә киленнәр эшне сыер савудан башлый», – дип, бригадир аны фермага җибәрә. Кая ул сайлану?! Берьюлы өчәр урында эшләгән чаклары да күп була. Иртән ягулык сала, аннан механизаторларга ашарга пешерә, кичкә мөдир булып клубка чыга... Озак еллар хат ташучы булып эшли. Аннан  балалар кул арасына керә башлый. Аңа операция ясаган җәйне таналар группасын Илзире алып кала. 11-12 яшьлек малай! Утыздан артык тананы сава да, сөтен дә урнаштыра.


Әмиргали

– Раилне бер-ике айдан ук үзебезгә алып килдек. Әти, абыйлар белән үсү башка бит ул... Мин аны килүгә мунчага абыйлары белән җибәрә башладым. Мәктәптә укый башлагач, класс журналындагы фамилиясен сызып, «Мөҗипов»ка төзәтеп язып куйган бу. Ачуланганнар инде... Раил тавыш куптарган: «Миңа кадәр туганнар да Мөҗиповлар, миннән соңгылар да... Нигә мин генә Сәгыйтов?» – дип. Шуннан соң тиз генә аны үз фамилиямә күчердем. 
 


Фирдания

– Гөлнур белән Раилнең арасы ике-өч ай гына, бергә укыдылар. Социаль яклау бүлеге хезмәткәре берсендә аптырап: «Апа, бу ике балагызның яшь арасы нигә болай соң?» – ди. «Аның берсе җиде айдан ук туды, икенчесе – вакыты җитеп», – дим. Шаяртуымны әллә аңлады, әллә юк, дәшмәде...
 


Балалар

– Ишле балалы гаиләнең шул инде: авыр чагы да күп, кызык минутлары да...

Әледән-әле бу сүзне кабатласа да, үскән чакларын сөйләгәндә әниләре гел кызыкларына гына туктала.
– Бер-бер артлы тагын ике улым туды. Сигезәү булдылар! Әле ярый өйдә кайнанам бар иде, авырып киткәнче гел ул булышты... Чөгендер утыйбыз шулай. Өчәр гектар бирәләр иде. Инәйнең каядыр киткән чагы. Ринатка – алты ай, бала арбасына салып, аны да үзебез белән алдык. Олы малай – Илмир кечкенәдән гел әтисе янында булды, анысы трактордан төшмәде. Минем иң беренче ярдәмчем Илзирем иде. Чөгендерне дә икәү утыйбыз (кишәрлекләрне шундый озын итеп ала Илзир: аңа гел алда булырга, эшне бөтен кешедән тизрәк бетерергә кирәк). Җәйге челлә. Ринатны карарга дип, Раил белән Гөлнурны да иярттек. Без эшлибез, болар бала арбасы тирәсендә уйный. Әледән-әле: «Апаегыз нишли?» – дип сорыйм. «Йоклый», – диләр. Берничә тапкыр шулай дип җавап биргәч, шикләнеп барсам... Алып килгән ризыкны ашап бетергәннәр, чәйне эчкәннәр, бала арбасы өстенә кара халат каплап куйганнар... Сабый эсседән тәмам әлсерәгән. Өйгә алып кайтып аны коендырдым да, үзем тагын басуга киттем: «Апаегызны карагыз, бер генә кишәрлек эшлим», – дим. Кайтсам, өй тып-тын – балалар юк! Бакча артында гына Ык бит – йөгердем. Барысы да шунда! Алты яшьлек Гөлнурым алты айлык энесен тотып су эченә кереп утырган: 
– Әни, мин әле аны агызмадым! – ди...

 

Фирдания

 – Спекулянт! Аласың да арттырып сатасың!
Таныш түгел бер хатын кибеттә шулай дип чат ябышты. Сандалилар бар, дигәч, Актүбәгә барган идем. 1 сум 50 тиен торалар. Һәрберсенә икешәр пар алгач, шактый җыелды шул... Ир балаларга җәй буена бер пар аяк киеме генә җитәмени ул?! Теге хатын милиция чакыртты. Очраклы рәвештә генә кибеткә бер авылдашым килеп кермәсә, бу вакыйганың азагы ничек тәмамланыр иде, кем белгән?! «Әйе, аның үзенең балалары күп: җиде улы, бер кызы», – дип ул әйтте.
 
 

Балалар

– Илзирем белән икәү Ютазыдан чебиләр алып кайттык. Йөзне. Шактый гына исәеп киләләр иде инде. Каяндыр кайтып керсәм, өйдә чеби тавышы юк! «Йоклыйлар», – диләр... Ләгәнгә су салып, чебиләремне юганнар болар, сыкканнар (!), аннан печән астына тыгып куйганнар... Ә нәселгә калдырам дигән сары төслеләрен магнитофон белән бастырганнар: «Алары музыка тыңлый», – диләр...  

Кызып киттем инде, билгеле... «Төшегез бөтенегез дә базга, утырыгыз азрак шунда!» – дим. Үзем эшкә киттем. Эчем поша... Кайттым йөгереп: «Чыгыгыз!» – дим. «Әни, без әле уйнап бетермәдек! Бераздан!» – диләр... 




Инәй

– Мин килгәндә алтмыш биштә генә иде әле ул. Аннан авырып китте... Тире рагы, диделәр. Андый чирне дошманыңа да язмасын... Биш ел урын өстендә ятты.
 

Балалар  

– Ринат белән Илдар гына ул кадәр ширлек эшләмәде... Айраты бөтен нәрсәне сүтте менә. Телевизор алып куйдык, ике көннән аны сүтте. Чибәр апаларга чәй эчәргә кергән җирдә дүрт урындыгын сүтеп кайтты. Әти мәрхүм: «Һәммәсен китер, кызым, торсыннар, бәләкәен генә ияртмә», – дия торган иде. Өстәл, магнитофон, телевизор, телефон... берсе дә калмады! Дөрес, хәзер сүткәнен җыярга да өйрәнде инде. Яңа гына улы Сәет туды, ул да әтисенә охшаса, нишләрбез?

 

Балалар 

– Әйтәм бит, ишле бала – театр ул... Урамнан кайтып керделәр көтүләре белән – кечкенәсе, Ринаты юк. Ул хәзер өйдә түгел әле, Илнур белән алар Себергә китеп эшлиләр... «Кайда апаегыз?» – дим. «Без аны штабта калдырдык», – диләр. Элек кар күп була иде бит, мунча түбәсеннән үк. Оя казып энеләрен кертеп утыртканнар да кар белән күмгәннәр. Кечкенә иде әле, болар кебек йөгерә алмый, комачаулагандыр. «Бәй, апаегыз катып үлгәндер бит!» – дим. «Юк, без аның астына салам салдык», – ди Илзир. Җыйнаулашып эзләргә чыктык, таба гына алмыйбыз штабны! Үзе дә тавыш бирми. Күрәсең, болар дәшмәскә кушкан булгандыр. Без тапканда рәхәтләнеп уйнап утыра иде... 

 

Фирдания

– Бервакыт балалар мәктәптә сигезе берьюлы укый башлады! Җыелышларга икәү йөрибез. Әтиләре – хәйләкәр: Илзирнекенә генә керә. Ул әйбәт укый, аны гел мактыйлар: Әмиргали аннан күкрәк киереп чыга. Ә миңа бөтенесенекенә өлгерергә кирәк! Ахырга җиткәнче, алдан кергән сыйныфларда нәрсә әйткәннәрен онытам... Берсенең китабы юк, икенчесенең – дәфтәре, өченчесенең... 
 
 

Әмиргали

– Ата-аналар җыелышында сөйләделәр. Укытучылары: «Балалар, иске ипи ашагыз, ул файдалырак», – дигәч, безнең Илзир кул күтәргән дә: «Апа, ә иске ипи нинди була?» – дип сораган... Кая ул ипине искертеп тору?! Әниләре көн аралаш биш-алты калай ипи сала иде...



Фирдания

– «18 ел армиядә хезмәт иттем, 88 ел мәктәптә укыдым», – дим мин... Чынлап торып санап карасаң, мәктәбе күбрәк тә чыга әле – һаман укыйм бит. Быел менә кечкенәсе белән тагын беренчегә керәбез.
Берзаман армия башланды... Җырдагы кебек: «Берсе кайта, берсе китә, берсе комиссиядә...» Олырагы кайтып бер атна торуга, кечерәген алып китәләр – сөенергә дә белмисең, көенергә дә... Илдар белән Ринат кына бармады. Иртәгә китәм дигән көнне Илдарының сукыр эчәгесе шартлады. Ә Ринат күз белән үтмәде. Диңгезчеләребез дә бар, танкист та, коры җирдә хезмәт итүчеләр дә.  

Илзирдән дә әйбәт хат язучы булмады – аларны әле дә саклыйм. Илмире: «Мин исән, сез исәнме?» – дип яза иде дә, бетерә иде. Өченчесенең – Илнурның – бервакыт хат-хәбәре бөтенләй өзелде. Посылка салам, аңа да җавап юк. Районга, военкоматка киттем. «Исәнме икән безнең ул малай, кайда икән?» – дим. Эләктергәннәрдер инде моңа... Илнурдан хат килеп төште, конвертны ачсам, блокнот битендә ике сүз: «Мин исән». 

 

Оныклар

– 9 малай, 4 кыз бездә. 25ләргә җитәрбез дип торам – әле малайларның икесе өйләнмәгән бит. Илмирлар берничә өй аркылы гына тора. Аның кечкенәсе җәен һәр көнне муенына зур сөлге урый да: «Әби, су коенырга төшәбезме?» – дип миңа керә. Китәбез инде бергә Ыкка, йөзәбез икәүләп...
Оныклар әтиләре кебек үк зыян салмады дисәм... Помидор кәлшәләрен өйдә утыртмыйм хәзер. «Әби, кара әле, без печәннән кайтабыз!» – дип бөтен үсентене йолкып, уенчык машина әрҗәсенә төяп куйдылар...

 

Фирдания

– Малайлар үсеп таралышты да өйдә икәү генә калдык. Бабай зур якта телевизор карый, мин кечкенә якта бәйлим, китап укыйм. Икебезгә генә күңелсез... Башта әйтергә куркып йөрдем, аннары тәвәкәлләдем... Балаларны Чаллыдан алып кайттык. 2007 ел бу. Игезәкләр иде – Руслан белән Радмила. Кызны без Рамилә дип йөрттек. Икешәр яшьлек булсалар да, шундый кечкенә иделәр: берсе – җиде, икенчесе алты гына килограммлы. Кая ул тәпи йөрү – үрмәли дә белмиләр. Имезлек тә суырмыйлар, шешәдән дә иммиләр... Тере гарип булганнар инде, балакайларым.
Башта көчкә икесен дә үрмәләргә өйрәттек. Рамилә 3 яшендә йөри башлады. Аның ашау-чәйнәү рефлексы юк иде – авызына гел массаж ясый торгач,  чәйни башлады. Алты яшьтә, ниһаять, калак тотып ашарга өйрәнде. 
 


Әмиргали

– Мәктәп яшенә җиткәч, районнан: «Бу балаларны монда укыту мөмкинлеге юк, алып китәбез», – диделәр... Казанда, Дәрвишләр бистәсендә, акылга зәгыйфьләр интернатында алар. Мин озатырга да бара алмадым. Бик кызганыч, кыен булды... Аларны илткәч, икебез дә чирләдек. Малай азрак аңлый кебек иде, аны алып каласы да килгән иде. «Туганнарны аермыйбыз», – диделәр. Күздән бер дә яздырырга ярамый иде шул үзләрен, чыгалар да  китәләр, күрми дә каласың. Фирдания телефоннан хәлләрен белеп тора. Икесе дә һаман сөйләшми, диләр... 
 


Фирдания

– Аннан менә Чистайдан Настя белән Вадимны алып кайттык... Бабай барганда ук: «Кемне күрсәтәләр, шуны алабыз, башка беркая йөрмибез», – диде. Настяны алып чыктылар. Ул: «А у меня еще братишка есть», – диде... Настяга җиде тулмаган, энесенә өч яшь иде. Быел Вадим да мәктәпкә бара инде. Кайтуга ияләштеләр, күптән үзебезнеке инде алар. Абыйлары әле бер, әле икенче әйбер алып бирә. Татарчага да бик тиз өйрәнделәр. Кайчак сүз тыңламасалар: «Мин сезне кире Чистайга илтәм», – дип, орышкан булам. Вадим: «Настя барса барыр, мин әти белән калып торам», – ди. Рәхәт алар белән... Настяның мәктәптән кайтканын көтеп торабыз. Математиканы  әтисе белән эшли, калган фәннәр – минем өстә. Әйбәт укый! Гөлнурның кызы белән икәү коймаклар, кыстыбыйлар пешерәләр инде. 



Әмиргали

– 2013 елны Әлмәттә йөрәккә операция ясаттым. Анда бит барысы да күз алдында: кемнеңдер янында гел карчыгы утыра, кемгәдер бөтенләй килүче юк... Минем малайлар унбиш көн буена янымнан бер дә китеп тормады – әле берсе, әле икенчесе... Бөтен кеше: «Нинди уллар үстергәнсез!» – диделәр... Шул арада әбигә инфаркт булды... Операциягә кадәр малайлар мине әниләренең хәлен белергә дә алып кайтып килделәр. Соңыннан бер ел буе чиратлашып өйгә кайтып тордылар. Малларны үзләре карады. Хәзер дә: «Әти, чамалап!» – дип кенә әйтеп торалар. Әле менә каравылга чакыралар да, малайлар: «Әти, юк, булды, җитте», – диләр. Өчәр эштә эшләгән чаклар бар иде. Бригадир да булдым, инженер да, тракторист та, шофер да... Иң авыры туксанынчы еллар булды, хезмәт хакы түләмәгән вакытлар. Илзир Бөгелмә техникумын кызыл дипломга тәмамлады, Казанга барып имтиханнар да биреп кайтты. Аны укытырга биш мең акча булмады ул чак... Армиядән соң инде эшкә урнашты, йорт төзергә кереште. Ә туйларын һәрберсенекен зурлап үткәрдек – йөзәр кешелек табыннар корып!

 

Фирдания

– Малайлар бөтен эшне эшли безнең. Ел саен утызар каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр үстерәбез. Кеше чакырмыйбыз, киленнәр, малайлар белән кош-кортны үзебез йолкыйбыз. Олы сугымны да үзләре суя. Терлекне гомергә күп асрадык. Әле дә ике сыер савабыз. Сугымга ике баш эре терлегебез бар, сарыклар... Маллар янына мин чыкмыйм, киленнәр белән без өйдә. Бөтенесе кайткан чакта ашны 20 литрлы кәстрүл белән куям. Пилмән бөксәк – биш йөзне... Бер утырып ашауга шул җитә. 

 

Әмиргали

– Шалтыратып хәлебезне белмәгән көннәре юк, кайтып та йөриләр. Әти белән әни начар яшәсә генә балалар өйдән читләшә ул... Үзара да бик дус малайлар. Бөтен эшне күмәкләп эшлиләр. Илзир абыйлары бригадир кебек: кемгә, ничек булышасы – ул хәбәр сала да, җыелышып баралар. Олы кебек күренгән эш тә, бергәләп тотынгач, тиз бетә бит ул... Кечкенәдән эшләп үстеләр, мәктәпкә киткәнче малларны карыйлар иде. Хәзер әнә: «Әти, күпмерәк печән кирәк булыр икән?» – дип кенә сорыйлар, кайтаралар. Ринаты КамАЗ машинасы алып куйды, капка төбендә тора – кемгә кирәк, шул утыра. «Баш очларында ныклы түбәләре, яшәргә төпле эшләре булсын», – дип телибез. Шөкер, йортлар да салдылар, эшләре дә бар...

...«Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең «Хатын-кыз – ана» номинациясендә Фирдания Мөҗипова быел җиңү яулады.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны үзе котлады. Азнакай районының Бүләк авылында яшәүче бу зур, тату гаиләдә бәйрәм булгандыр ул көнне. Гомере вакытсыз өзелгән Римманың дә рухы шаттыр. Римма әнинең... Бу гаиләдә барысы да – Фирданиянең беренче никахыннан туган улы Раил дә, тәрбиягә алган балалары – Настя белән Вадим да аны шулай атый: «Римма әни». 






 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy