Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → Мин күкне сайлыйм

Мин күкне сайлыйм

13 мая 2016
657 карау
«Әй, самолет! Ал әле мине дә үзең белән!» Күктә самолет күрсәк, куллар изи-изи шулай кычкыра торган идек без балачакта. Күктәгеләр дә безне күрә һәм һичшиксез сәлам юллыйдыр кебек тоела иде. Биектә-биектә ялтыраган шул самолетны күздән югалганчы озатып калабыз. Ә яз көне авылга «кукурузник» килә. Безнең ише бала-чаганың хыялы бер генә: шуңа утырып, авыл өстен очып әйләнергә иде ул! Аһ, балачакның татлы хыяллары! Үзең яшәгән авылга (яки шәһәргә), үз урамыңа, үз йортыңа кошлар очкан биеклектән бер генә булса да күз салырга без генәме хыялланган. Ә бит хыялларны чынга ашыру өчен әллә кая, Каф тавы артларына барасы да юк икән. Үзебездә, Казаннан утыз чакрым ераклыкта гына икән ул хыялларны чын итәр җир. 

Коркачык аэродромына көмеш чыклы бер иртәдә килеп төштек без. Ниятебез – зәң­гәр күкне лачын кебек иңләргә өйрә­нүче тәвәккәл кызларны эзләп табу. Таптык. Дүртәү иде алар. ДОСААФ курсантлары. Укый башлаганда күбәү булганнар да бит, укый-укый дүрткә калганнар. Бола­ры – иң кыюлары, иң чаялары. Чая­лары гына түгел – иң чибәрләре. Кызларны сурәткә алучы фотокорреспондентыбыз Газинур абый, шаяртып, җиңел кулдан исем дә тагып куйды үзләренә: «Кызлар, сезне дә Төн пәриләре диләрме?» Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар хатын-кызлар авиация полкында очучы кызларны фашистлар шулай дип атап йөрткән­нәр. Көлештек. Юк ла, нинди Төн пәрие! Болар – Карлыгачлар. 

Кызлар медосмотр үтеп йөриләр иде. Очыш алдыннан сәламәтлек тикшерелә. «Ых» иткән җирең дә булырга тиеш түгел. Медосмотрдан соң очыш алды әзерлеге.
Менә кайда икән ул кызларны күккә алып менәсе Як-52 ләр. Тизрәк кызларның, карлыгачлар сыман кыйгачлап, күккә күтәрелгәннәрен күрәсебез килә. Тукта, сабыр! Парашютларны тикшерәсе, самолетны энә күзеннән үткәрәсе, фонарьны сөртәсе... Һоп, фонарь??? Самолетның кабинасы гөмбәз сыман пыяла белән капланган. Фонарь дип әнә шуңа әйтәләр. Аннан соң тагын бер кабат маршрутны барлыйлар, һәм нәкъ сәгать тугызда «көпчәкләр» һавада булырга тиеш. Әйе, нәкъ шулай диләр: «Ровно в 9 – колеса в воздухе». Газинур абыйның фотоаппараты минут тик тормый: шылт та шылт. Кызлар кайда да кызлар шул инде. Ике үлчәмгә зур очучылар киемен гәүдәләренә яраклаштырып үзгәрткәннәр. Шундый килешә тагын үзләренә. Иңнәренә сибелгән чәчләре җилдә җилферди. Бик матур кадрлар килеп чыгарга тиеш, Аллаһы боерса. Самолет штурвалына утырганда алка, муенса, чәч кыстыргычы, беләзек-йөзек ише бизәнү әйберләре булырга тиеш түгел икән. Хәтта күзлек тә кияргә ярамый, ди. Хәер, нинди күзлек тагын, алар шау сәламәт дип әйтелде бит инде. 

Як-52 ләр очу юлына таба тәгәри торсын (кызу-кызу атлаган кеше тизлеге белән җирдән генә теркелди алар анда), без исә курсант кызлар белән танышыйк. Арада иң яше Камилә. 17 генә яшь әле аңа. Камиләнең әнисе – стюардесса. Техниканы үлеп яраткан кызының монда укуын үзе дә бик теләгән. Әнисе кебек стюардесса, һичьюгы диспетчер булырга хыяллана Камилә. Сер итеп кенә әйтәбез, беренче мәхәббәтен дә монда очраткан ул. Булачак кияү дә Камиләнең үзе шикелле, самолет «җене» кагылган егет. 
 
Күз алдына гына ките­регез — алда киң офык, колакларда җил сызгыра, чәчәкле болын сиңа таба йөгерә — һәм син очасың, очасың! 

Икенче карлыгач – 22 яшьлек Екатерина. Күрше Чуашстан кызы. Авиация заводында инженер-технолог булып эшли. Эш белән очуны берләштереп йөргән көне. Икесен дә бергә алып бару  катлаулырак шул. Курсантлар аэродромга чәр­шәмбе көнне киләләр дә якшәм­бегә кадәр шушында яшиләр икән.
Бер минут та буш вакытлары юк дисәм, ялган булмас. 6.30 – ятаклар җыелган, бар да зарядкада. Аннан соң йөгерү. 7.30 – иртән­ге аш. 8.00 – медицина тикшерүе. 9.00 – старт. Һәм һәр көнне шулай. Кичке дүрткә кадәр очалар, аннан соң кичке тугызга кадәр кем нинди хата җибәргән, ни өчен – шуны тикшерәләр, иртәгесе очышка әзерләнәләр. Кичке унда аягөсте йөргән берәүне дә күрмәс­сең, бар да йоклый – арылган. 
 
Без, бәлки, чын очучы була алмабыз, әмма өйрәнгәнебез юкка түгел, без — чыныгабыз. 


Анна белән Вероникага 23 яшь. «Мине галәм, күк белән бәйле нәрсәләр кызыксындыра. ДОСААФта очарга өйрәтүләрен очраклы гына белеп алдым да тәвәккәлләдем. Өйрәнгәнем гомерем буе үзем белән булачак бит», – ди Вероника. Очарга өйрәнеп йөрүен башта гаиләсенә белдермә­гән. Беренче тапкыр парашюттан сикергәч кенә әйткән. Курыккан­нар, билгеле. Ә менә бабасы куанган. Кем белә, бәлки, ул да гомере буе очарга хыялланып яшәгәндер. Француз теленнән тәрҗемәче булып эшләгән Вероника киләчәген очу спорты белән бәйләргә уйлый. Ятып калганчы – атып кал дигән шигарьне үз иткән кыз, бик максатчан күренә. Чибәр дә. Сөрмәле күзләре нәкъ зөбәрҗәт, бармаклары нечкә озын – пианистка туташыбыз. 

Анна исә коеп куйган башкорт кызы. Башкортстанның Октябрьcкий шәһәреннән. Белеме буенча – халыкара журналист. Арада иң тәҗри­бәлесе дә ул. ДОСААФта 15 яшен­нән бирле шөгыльләнә. Анна – очучы-спортсмен. Ярышларда катнаша. Киләчәктә үзе дә инструктор булырга хыяллана. 
ДОСААФка курсантларны 15 яшьтән кабул итәләр икән.

Уку түләүсез. Декабрьдән апрельгә кадәр теория өйрәнәләр. Майдан практика башлана. Практика, инде абайлавыгызча, Коркачык аэродромында үтә. Бу аэроклуб тулысынча республика финанславында. Һәм мондый аэроклуб Россиядә бердән­бер, калганнары исә коммерция нигезендә генә эшли.
Әңгәмә белән мавыгып, очу юлына килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. О-о, мондагы чәчәк, мондагы тургайлар! Шул чәчәкле яланның ике читенә егетләр җәһәт кенә ак тукыма сузып салды – очу юлы ерактан ук күренеп торырга тиеш. Газинур абый матурлыкка битараф каламы инде – аны-моны абайламый, очу юлына чәчәк «ауларга» ук кереп киткән. Тиз чакырып алдылар, анда йөрергә ярамый! Якында гына авыл. Кызык, качкалак сыерларга монда керергә ярамаганны ничек аңлаталар икән?

Менә ул без көткән мизгел. Дулкынландыра. Иң элек Екате-рина күтәрелеп китте.
Аның артыннан Вероника (икесенең дә янында инструкторлар утыра, әлбәттә). Исән-имин очып кайтыгыз!
Очар алдыннан кызлар дога укыйдыр, дисәм, РЛЭ (руководство по летной эксплуатации) укыйлар икән. Менә кызык, курыкмый болар. «Юк, курыкмыйбыз, диләр бертавыштан. Безнең инструкторлар бик тәҗрибәле бит. Әйтик, авиация отряды командиры, 1 нче класслы очучы-инструктор Илдар Мөхәммәтҗановның инструкторлык тәҗри­бәсе 5000 сәгатьтән артык!»

Каерылып карый-карый күктәге кызларны күзлибез. Рациядә Вероника тавышы: «103 нче – өченчедә, шассилар төшерелгән, керәм». Рөхсәт бирелде. Әнә ул! Газинур абый янә шылт та шылт, самолет шассиларының җиргә тигән мизгелен эләктереп өлгермәкче. Ниһаять төшеп кунды! Самолетны җиргә утыртуы уен-муен түгел. Нәрсәнедер тиешенчә башкармасаң, кәҗә сыман сикеренә дә башлый икән ул. Андый очракны «козел», диләр. 
Монда бөтенесе дә һава торышына бәйле. Планнар мизгел эчендә үзгәрергә мөмкин.

Без килгәндә генә чалт аяз көн иде, ул арада болыт та тарта башлады. Яңа гына күктән төшкән Вероникадан тәэсирләрен сорашабыз. «Ой, кызлар! Казанда яңгыр коя гына. Күктән караганда стена шикелле күренә. Ә Казан юлына ап-ак күбек түшәлгән сыман – яңгыр болытлары». Яумый гына торсын инде ул. Безнең сөйләшәсе бар бит әле. Аннаны тыңлыйбыз, аның сөйләрлек вакыйгалары күбрәк: «Яннан искән җилнең тизлеге секундына алты метрдан узса, без очмыйбыз. Кайвакыт күтәрелеп кенә китәсең, җил чыга. Кире борылырга боералар. Cамолет­ны утыртканда җил көчәя. Безнең хәтта термин да бар – болтанка, дибез. Яңгыр яуса, өстәвенә әле җил тузгыса, самолетны утырту кыен, шабыр тиргә батасың». Тирләп-пешү әйбәт фал монда. Курсант кабинадан тирләми-нитми генә чыкса, син бүген берни дә эшләмә­гәнсең, дип, инструкторлары ачулана да икән хәтта. 

Курсантларны тыңлавы шундый кызык. Берсендә Вероника аэродромны югалткан. «Ориентирларны таба гына алмыйм бит, – ди. Биектән караганда җир йөзе бөтенләй башкача күренә». Ә Камилә «штопор» күнегүен ясаганда аздан гына аңын җуймаган. Күз алдыгызга китерегез: тигез генә очкан җирдән, самолет кинәт кенә борыны белән җиргә томырыла һәм үз күчәре тирәли әйләнә башлый. Курыкса да, штурвалны ычкындырмаган тагын үзе. Самолетны горизонтка сала алган. Шулай әйтәләр икән: «Класть самолет на горизонт». Боларны тыңлап торсаңмы... Бочка, Нестеров элмәге, тагын әллә нинди үзләренә генә аңлаешлы терминнар.

Күк белән дус буласың килсә, бер генә мизгелне дә күздән ычкындырмаска тиеш очучы.
Әнә бер курсантны Илдар абыйлары утлы табада биетте әле: «Ике тапкыр шассиларны төшерергә оныт әле син! Бу бит үз-үзеңне әҗәл кочагына ташлау дигән сүз...» – дигәннәрен җил ирештерде. Каушаган, күрәсең. 

Очыш әзерлеге буенча Татарстан Республикасы Үзәк аэроклуб җитәкчесе урынбасары, 1 нче класслы хәрби очучы-инструктор Сергей Логвиненко кызлар белән эшләүнең җиңелрәк булуын таный. Кызлар түземлерәк. Шуның белән алдыра да икән алар.
Төшке аштан соң курсантлар янә самолетларга таба китте, ә без аларга аяз күкләр, имин очышлар, секундына алты метрдан артмаган җил теләп, саубуллашабыз.

Исән-имин очыгыз!  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy