Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → ​Гап-гади татар кызы дип торам

​Гап-гади татар кызы дип торам

Ландыш Әбүдарова
Ландыш Әбүдарова
19 января 2015
2503 карау
Ә ул гади кеше генә түгел, олы бер дөнья икән. Аның дөньясында хисләр иң җете төсләрдә балкый. Аның җитен төсендәге күзләре бу дөньяны соры итеп күрергә теләми. Ул һәрнәрсәдән, һәркайда матурлык эзли. Һәм таба…

«Шәрык» радиосында эшләгән­дә таныштык без. Студиягә нур чәчеп, киң елмаеп килеп керә дә ике сәгатьлек эфирны бер тында үткәреп кайтып та китә. Радиотыңлаучылар шалтыратып, котлауларын Зәлия Хисами укысын иде, дип теләк белдерәләр. Баштарак мин аның Скандинавия гүзәлләренә тартым ак йөзле, зәңгәр күзле, аксыл-сары чәчле, зифа озын буйлы татар кызы булуына гаҗәпләнү катыш соклану белән карый идем. 

– Безнең авылда (Башкортстанның Миякә районы Баязит авылы – авт. иск.) барысы да шундый «кылган башлылар». Ә үзебез җиде буыныбызга кадәр татарлар. Авылга Казан ягыннан килгән татарлар нигез салган диләр, – ди Зәлия апа үзе. Соңрак бу турыда тарих фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов белән сөйләшкәнебез дә булды. «Алтын Урда чорында нәкъ менә Миякә төбәге, Дим буйларында сары кыпчаклар яшәгән. Шулар нәселеннән алар», – дигән иде ул.
Зәлия апа белән якынрак танышкан саен аңа соклануым арта гына барды. 
 

Муза 

 «Я верный пес у твоих янтарных ног».
 Руслан Ахунов 


«Зәлия бер бизнесменга кияүгә чыккан икән, дигәч, ирен биш галстуклы зур түрә итеп күз алдына китергән идем, үзебезнең кеше икәнсең», – ди Руслан абый белән танышканда, бик күп җырлар авторы Рамил Чурагул. Чынында, Руслан абый костюм-чалбар, галстукны җитди сөйләшүләргә барганда һәм тормышындагы зур тантаналарга гына кия. Ә болай ул ирек-ле casual стиленә өстенлек бирә, аралашу җәһәтеннән дә бик демократик кеше. Баштан-аяк иҗат кешесе. Һөнәре буенча – төзүче. Гомумән, Ахуновлар гаилә­сендә тормышка иҗади караш, төзүчелек, һәрвакыт хәрәкәттә булу яшәешләренең асылын, нигезен тәшкил итә. Кызлары Рита, Аиданы, уллары Радмирны да шул рухта тәрбиялиләр. 
– Руслан белән бер кичәдә таныштык. Читтән генә күз салгалап йөрим – ул кызы Ританың чәчендәге бантикны төзәтеп куйды. Менә шунда гашыйк булдым мин аңа, – ди Зәлия апа. Ул вакытта Зәлия апа Руслан абыйның шигырьләр язуын да, кылкаләм тотып, картиналар төшерүен дә, гитарада уйнап, яңа җырлар чыгаруын да белми әле. 



Картиналар язуына, рәссам Домашников остаханәсендә буяуларга батып төннәр уздыруына яши-яши ияләшә инде. Ә менә шигырьле кулъязмаларга бергә яши башлап күпмедер вакыт узгач кына, кәгазьләрне тәртипкә китерим, дип тотынгач тап була Зәлия. Эшен ташлап, идәнгә җәелеп утырып, кулъязмалар эченә чума. Аннан-моннан сырланган шигъри юллардан айныганда, көн инде кичкә авышкан, Руслан эштән кайтыр вакыт җиткән, ашарга пешмәгән әле… 
Әмма Зәлиянең күзләрендәге кайнар очкыннардан ашау кайгысы калмый. 
– Бу шигырьләр почмакта тузан җыеп ятарга тиеш түгел! Аларны башка кешеләр дә укырга тиеш, тоткынлыкта ятмасыннар, – дип каршы ала хатын ирен.

Бу тарихны алар миңа соңыннан сөйләделәр. «Менә бу кулъязмаларны укып, тәртипкә сала алмассың микән? Кул тыгардай урыннарын төзәтештерергә иде, син бит филолог», – дип, бер папка кәгазьләрне Зәлия апа миңа тоттырды. Шулай итеп озакламый «Я живу в Уфе» дигән шигъри җыентык дөнья күрде. Китапны Руслан Ахунов картиналарының шәхси күргәзмәсе, Зәлия (Хисами) Ахунованың фотокүргәзмәсе ачылу тантанасында тәкъдир иттеләр. Руслан абыйның туган көненә туры китереп эшләделәр. Руслан Ахуновның абстракционизм, кубизм рухындагы картиналары бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте ул вакытта. 

Кайбер тәнкыйтьчеләр ул эшләрне «эчке аң уены» дип бәяләде. Зәлия апаның фотокартиналары соңыннан газеталарда фотоэтюдлар булып басылып чыкты. 
– Зәлия булмаса, без монда басып тормас идек, – дип башлаган иде сүзен күргәзмәсенең ачылу тантанасында Руслан абый. – Боларның барысына да ул рухландырды… (Иҗат әһелләренә кайсы заманда да муза кирәк шул!) 
– Мин гап-гади татар кызына өйләндем. Ул вакытта Зәлияне татар милли хәрәкәтенең активисты дип белми идем, – ди Руслан абый, икенче бер сөйләшкәндә. – Кая анда, үземнең дә космополит чагым. Шәһәрдә туып-үстем, Уфа малае мин. 

Милли мәдәнияткә ярдәмен кызганмый ул. Берва­кыт Ариф хәзрәт Россия мөселманнары­ның беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов Башкорт­станның Авыргазы районында җирләнгән, кабере ташландык хәлдә ята, шуны тәртипкә китерәсе иде, дип, Руслан абыйның колагына киртләп куя. Төзүче кешегә күп кирәкмени – архитектурасын да үзе уйлый, проектын эшләп, намазда булган мөселман кешеләрен табып төзетә дә башлый. Изге гамәлгә киртә куючылар табыла: бәгъзе бер дин әһелләре монда хөтбә кирәкми, дин кушмый, дип, хәтта зират капкаларын бикләп куюга кадәр барып җитәләр. «Үлгәннәрнең каберен бел» дигән гыйбарә буш сүз булып чыгамыни, дип каршы төшәләр Ахуновлар. Үҗәтлек тә бар үзләрендә: төзелеш материалларын койма аша ташырга туры килә... Ният­ләренең ихлас, гамәлләренең изге икәнен вакыт раслый: хәзер бу урынга кешеләр зиярәт кылырга йөри, янәшә­дәге Атҗитәр авылында ел саен уза торган халыкара җыен кунаклары шушы каберлеккә килеп, дога кылып китә. «Акча, байлык – максат түгел, ә максатларны, уй-хыялларыбызны тормышка ашыру чарасы. Аллаһ безне туры юлдан яздырмасын – барыр юлыбыз иманлы, игелекле булсын!» дип тели Ахуновлар. 


 

Милләтпәрвәр

Зәлия ападагы милләтпәрвәрлек хисенең өстенлек итүенә Уфада яши башлаган вакытта бик гаҗәпләнә идем. Гаҗәпләнми ни, аңа кадәр биш ел буе Казан университетының татар факультетында – татарлыкның казанында кайнаган, татарлык сулыш алу кебек гадәти булган җирдә яшәгән кеше бит мин. Шуңа да Казаннан читтәгеләрнең милләт дип авыз суын корытуы ясалма тоела иде. Баксаң, читтә бу хис лотос чәчәгедәй ачыла гына икән, миңа да татарлыгым бәреп чыксын өчен Уфага китәргә кирәк булган икән! Кыскасы, Зәлия апаның «милли җәтмәсе»нә әнә шулай барып эләктем. Ә бу вакытта Зәлия Ахунова милли хәрәкәттә азу ярган кеше булган инде. Әле туксанынчы еллар башында Казанның Ирек мәйданында үткән митингларда ул да катнашкан, тарихи вакыйгаларда япь-яшь кыз баланың да эзләре калган булып чыкты. 1995 елда Уфа–Казан арасында салынган Дуслык маршында ул милли хәрәкәт активистлары Рафис һәм Нәфис Кашаповлар, Айдар Хәлимнәр белән бер сафта «Өмет» дигән язулы әләм тотып үтә. Анда ул Башкортстанның «Азатлык» татар яшьләре берлегеннән делегат булып килә. 

– Башкорт дәүләт университетының татар бүлегендә бишенче курста укыганда беренче һәм бишенче курсларның очрашуын үткәрергә ниятләдек. Музыкаль бизәлеш өчен аппаратура кирәк булды. «Азатлык»тагы актив яшьләр турында ишетеп белә идем инде, ләкин барып танышырга кыймый йөрдем. Ә монда форсат чыкты: аппаратура сорап барам! Рәисләре Заһир Хәкимовның (хәзерге вакытта Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе) ишеген каушый-каушый гына шакып кердем. Ә алар мине көтеп торган диярсең: үзлегеннән кичәләр оештырып йөри торган кеше берлеккә дә кирәк, диделәр дә үзләренең сафына алдылар… Кыю идек, актив идек без, иң туры юлдан баруыбызга да шик юк иде, – дип искә төшерә ул елларны Зәлия ханым. Алда «Азатлык» дип шаукымлы, җырлы-биюле, мәгънәле еллар бер-бер артлы тезеләчәк әле…

Ә беләсезме, Зәлия ханым татарча КВН – ШТМ – Шаян-шоуның идея авторы һәм беренчеләрдән булып оештыручысы да бит әле. БДУга укырга кергәнче бер ел туган авылы Баязитта клуб мөдире булып эшләгән Зәлияне «Азатлык»ка мәдәни чаралар өчен җаваплы итеп куялар. СССР таралу белән пионерсыз, комсомолсыз калган яшьләрне бер әләм астына җыюның иң кулай һәм нәтиҗәле ысулы да шул инде – мәдәни чаралар. Глобальләшү шаукымында телне, тарихны, милләтне оныттырмаска да бик әйбәт. Күпмилләтле Башкортстанда юкка гына Мәдәният һәм милли мәсьәләләр министрлыгы дип йөртелми ул. Зәлия исә «Азатлык»ка чаралар планын әзерләп кенә тора. 

Ул вакытта яшьләр арасында ШТМ бик популяр була, Казанның «Четыре татарина» командасы Мәскәүдән җиңү яулап кайта. ШТМны татарча сөйләштерү идеясе шул вакытта туа да инде. Тиздән Зәлия Уфаның югары уку йортларына ШТМның положениесен эшләп тарата. Беренче тапкырында Уфаныкылар гына катнаша, икенчесеннән башлап Бөре, Стәрлетамак, Бәләбәй кушыла. ШТМның татар лигасы бик тиз популярлашып китә, идеяне башкортлар да эләктереп ала. Озакла­мый татар һәм башкорт командаларыннан торган «Шаян-шоу» барлыкка килә. Татарстанда Чаллы ШТМ хәрәкәтенә актив кушылып китә. Бөренең «Озын борыннар», Стәрлетамакның «Баста», Бәләбәйнең «Ме­га-татарлар» командалары яшьләрнең фаворитына әйләнә… Зәлия Ахунованың җиңел кулыннан башланып киткән КВН хәрәкәте турында үзе бер мәкалә язарлык: йолдызлы командалар, кабатланмас чыгышлар, исемнәр шактый җыела. Иң мөһиме – Башкорт­станда татар ШТМы бүген дә яши, хәзер ул яшьләр кулында инде. 



– Иҗтимагый эш бер дә арытмыймыни соң? – дип сораганым бар аннан. Чөнки иҗтимагый эш ул үзеңнән генә түгел, ә бөтен гаиләңнән, хәтта нәни генә балаларыңнан да фидакарьлек сорый. 
– Мин булмасам, кем эшли соң ул эшләрне? Әгәр булдыра алам икән… Менә шундый мәҗнүн инде мин, – дип җавап биргән иде Зәлия апа. Бәлки, хол-кының бу ягы аңа әтисе Рәфистән бирелгәндер. 

«Әти кызы» бит ул. Баязитта Рәфис абыйның Кыш бабай, Зәлиянең Карсылу булып өйдән-өйгә кереп Яңа ел белән котлап йөргәннәрен, Сабантуйларында бергәләшеп әйбер-бүләк җыйганнарын әле дә сагынып искә алалар. Үлем түшәгендә ятканда да әтисе аңа: «Елама!» – дип бер генә сүз әйтә. Зәлия бу сүзне васыять итеп кабул итә. Әтисенең шушы сүзләре алдагы сынауларда баш имәскә ярдәм итәчәк әле аңа. 

Ел саен үткәрелә торган ШТМнар, «Нәүрүз гүзәле» конкурсы (ул барлыгы 11 тапкыр үткәрелә), «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар конкурсын оештырырга ярдәм итү кебек эшләр көндәлек тәртипкә керә. Ә Зәлиягә яңалык кирәк. 
Шуннан соңмы? Шуннан соңгы вакыйгалар минем дә күз алдында үтте… 

2007 елда Казанда үткән II Бөтендөнья татар яшьләре форумына без «Азатлык»тан 45 кешелек делегация белән килдек. Шушы чарадан рухланып кайтканнан соң, Зәлия апа Башкортстанда да Татар яшьләре көннәре үткәрергә булды. Кирәкле документлар җыелды, чаралар планы төзелде, иганәчеләр табылды – шул ук елның сентябрь ахырына Татар яшьләре көннәренә җыелдык. Әйбәт үтте. Көчле лидер, яшь талантлар, актив яшьләр һәм ярдәм итәргә теләүче иганәчеләр барлыгы, аларның күплеге күренде. 

Резолюция кабул ителде, планнар зурдан иде: татар яшьләренең театрын оештыру, «Нәүрүз гүзәле» студиясен ачу, «Азатлык нуры» газетасын чыгару, ШТМ хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерү. Россиядә хакимият вертикаленең көчәйгән чагы, Башкортстанда исә татар-башкорт мөнәсәбәтләренең ясалма рәвештә киеренкелән­де­релгән вакыты иде бит – җәмәгатьчелек «Азатлык»тан кыю, хәтта радикаль адымнар көтә. «Бары тик мәдәни чаралар белән генә шөгыльләнәбез. Сәясәткә тыкшынмыйбыз», – дип кабатлый Зәлия ханым, артыгы белән кайнарланып китүчән кайбер активистларны тыеп тора. Татар милли хәрәкәтенең Башкортстан хакимиятенә оппозициядәге активистлары татар яшьләре лидерын пассивлыкта, хакимият сүзен­нән читкә тайпылмауда тәнкыйтьли. Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятенә дә яшьләрнең андый ук көчле иҗтимагый оешмасы кирәк түгел. «Кайнарланма­гыз, сүрелегез», – диделәр яшьләргә. Лидерга да. «Азатлык», чыннан да, сүрелде… Зәлия апа бу сынауны авыр кичерде, билгеле. Шул елны Зәлия Ахунова «Татарлар» интернет-сәхифәсе үткәрә торган «Ел татарлары» бәйгесендә интернет аша иң күп тавыш җыеп, «Елның җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә җиңү яулады! 



Ә безнең дуслык дәвам итте. Гомумән, Зәлия ханым янында һәрвакыт олысы-кечесе кайнаша. Юктан да бәйрәм ясый белә ул, хәтта җиләк җыю кебек мәшәкатьләрне күңелле бер шөгыльгә әйләндерә: җиләк белән бергә дару үләннәре җыя, такыялар үрә, фотога төшерә. Аның һәрнәрсәдән матурлык күрә белү сыйфаты сокландыра. «Матурлыкны яратырга безне әни өйрәтте. Хатын-кыз матур булырга тиеш, ә аның матурлыгы ишек тоткасыннан башлана, дип, өйне һәрвакыт тәртиптә тотарга, юа-чистарта башласак, ишек тоткаларына кадәр сөртеп чыгарга куша. Кер элүне дә матур һөнәргә әйләндерде, моңлы тавышы белән җырлый-җырлый элә ул аларны. Ашарга пешергәндә дә ризык тәмле генә түгел, кыяфәте дә матур булсын, ди. 

Хәзер дә әниебез пешергән ризыкларны яратып ашыйбыз», – дип сөйли Зәбирә ханым турында Зәлия апа. 
Уфаның иҗат әһелләрен, иҗат белән кызыксынучы затларны тартып тора торган ниндидер бер көч бар алар гаиләсендә. Хәтта төпчек уллары Радмир бишектә чагында да иҗади мохиттән читләшмәделәр. Ахуновларның Уфадагы иркен фатирында булсынмы яисә шәһәр­дән читтә урман эчендәге оҗмах бакчасы кебек йортларындамы – аларда һәрвакыт кунак булыр. Мон­нан өч ел элек җәйнең бер көнендә аларда кунакта булган идем. Шул көн француз романнарында сурәт­ләнә торган романтик кичә кебек якты хатирә булып күңелдә саклана. 

…Мин килгәндә, бакчада груша җыеп, шуннан кайнатма ясарга, киптерергә йөриләр иде. Руслан абый җәй буе күз карасы кебек саклап үстергән газонда Аида кунакка килгән бер абыйсы белән теннис уйный. 

Рита вак-төяк эшләр белән булаша, нәни Рад­мир әтисе янында кайнаша, Зәлия апа груша чистарта... Перудан килгән тагын бер кунак бар иде әле анда – музыкант, этник музыка белән шөгыльләнә дип таныштырдылар. Симон әфәнденең бирегә килеп эләгүе үзе бер тарихка ия. Руслан абый Латин Амери­касы буйлап сәяхәт иткәндә, Перуда бер урам җырчы­сы белән таныша. Кушма флейталарда уйнавы белән җәлеп итә ул аны. Ләкин җырчы каты авырый икән, табиблар өметсез, дигәннәр. Кыйммәтле дәвалану курслары алырга хәленнән килми – ялгызакның-ялгызагы икән. Үзе белән ияртеп Уфага алып кайта аны Руслан. Кич­ләрен Руслан гитарада, Симон әфәнде флейтада уйный башласалар, бөтен күрше-тирә боларга җыела икән. Ходай рәхмәте, тернәкләнеп китә бит флейтачы – озакламый Руслан абый аны самолетка утыртып туган ягына озата. 
Сау-сәламәт яшәп ята, ди чит ил кунагы...

Янә теге кичкә кайтыйк әле. Әкрен-әкрен барыбыз да груша турау эшенә керештек. Ул арада Рита мохито коктейле ясап өләште. Сөйләшә-сөйләшә, уен-көлке белән тиз бетте ул эш. Чиратлашып мунча кереп чыктык. Кичке ашны ашаганнан соң, янә ишегалдына җыелыштык. Август кичләрендә салкын төшүчән була бит – кемдер бушлат киде, кемдер плед ябынды. Кайсыбыз атына торган кәнәфигә чумдык, кайсыбыз учак тирәсенә якынрак чүгәләдек. Учакта биешкән ялкын телләреннән күзне алмый гына музыка, рәсем сәнгате, сәяхәтләр турында бик озак гәпләштек ул кичне. Мин икенче катта – кибәргә элгән грушалар исенә коенып йокладым. Аның исе!!! Ә иртән Зәлия апаның челтәрле коймагы исенә уяндым… Менә шул вакыттагы идиллия, гомумән, бу гаиләнең гармонияле тормышы минем өчен әле дә маяк булып балкый. 



«Сәхипҗамал»

Хәзер без Зәлия ханым белән телефоннан аралашып торабыз. Тынгысыз җан янә иҗтимагый эшкә кереп чумган. Узган язда «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе белән янып йөргән иде, хәзер инде Башкортстанның «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына рәис урынбасары итеп сайлап куйганнар. Иҗтимагый эш, билгеле инде, фидакарьлек, вакыт, көч һәм чыгымнар сорый дигән сүз. Ә ул боларның барысына да әзер. «Минем өчен яраткан эшем белән шөгыльләнү мөһим. Эшемнең кемгәдер шатлык китерүен тою кирәк. Русланның да шундый сыйфаты бар – ул да тик тора белми. Шуңа да ул минем бу омтылышларыма киртәләр куймый, ләкин бер шарт белән: гаилә, балалар тәрбиясенә генә хилафлык килмәсен. Миңа яраткан эшем белән шөгыльләнү мөмкинлеген биргәннәр икән, киресенчә, миндәге көч икеләтә арта! Рәхмәт аңа гаилә җанлы булуы һәм мине аңлаганы өчен!» – ди Зәлия апа. 


Хыял

Казан ханбикәсе Сөембикәгә сокланып туялмаган, «Сөембикә» журналын өстәл китабы урынына тоткан Зәлия апаның зур бер хыялы бар. Менә ничә еллар инде Сөембикә турында мультипликацион фильм төшерү турында хыяллана ул. «Кызым Аида тугач, тизрәк аны да Сөембикә белән таныштырасым килде. Югыйсә чит илләрнең принцессалары турындагы мультфильм, анимелар белән күпме вакытын үткәрә. Нәни кызлар һәрвакыт принцесса булу турында хыяллана – купшы күлмәкләр киеп, калфаклар тагып көзге алдында бөтерелә. Үзебездә шундый мультфильм булса, ул Сөембикәгә охшарга тырышыр, калфак кияр иде…» Хыял гына түгел инде ул хәзер, аны тормышка ашыру өчен күп кенә адымнар да ясалган: бу эшне башкарып чыгардай белгечләр табылган, финансларны хәл итәсе бар. Сценариена үзе тотынмакчы Зәлия апа. 

Менә шундый матур кешеләр турында яздым мин. Бәлки алар кебекләр бүгенге прагматик заманда сәеррәк тә тоеладыр: шөгыльләнмәгән шөгыльләре, бармаган җирләре, кызыксынмаган темалары юк диярлек. Үзләренә ошый торган музыканы тыңлар өчен АКШка Манхеттенга фестивальгә кадәр барып кайтты алар. Ләкин бу «сәерлек» матур тоела миңа. Яшәү дәрте кабыза торган…  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy