Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Нәфисә

Илсөяр Иксанова
Илсөяр Иксанова
04 февраля 2016
1891 карау
Нәфисә Хәйруллина – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы. 1988 елда Казанда туган. Казан мәдә­ният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.

Рольләре:  Нәдимә – «Сыер» (Н. Хикмәт), Камәр – «Курчак туе» (Г. Исхакый әсәре буенча М. Гыйләҗев һәм Р. Хәмит инсценировкасы), Кыз – «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш), Кара­күз – «Бәби» (И. Зәйни), Миләү-шә – «Кичер мине» (Л. Айтуганов), Диана – «Дивана» (Т. Миңнуллин).
 
Нәфисә. Безнең буын татар укучысының күңелендә бу исемнең үз образы бар иде. Гомәр Бәшировның «Намус» романы белән бәйле ул. Төп героиняның исеме дә әсәр исеме белән тәңгәлләштерелеп кабул ителде ул чакта – Намус. Уйлап баксаң, бу төшенчәнең асылы бик тирән бит. Тормыш каршылыклары эчендә кешелек сыйфатларының төп өлгесе булган намуска тап төшерми гомер кичү – чын Кеше булуыңны раслау дигән сүз. Шул төшенчәнең тирәнлеген аңлаган хәлдә, Нәфисә безнең аңга якты образ булып сеңеп калды да. Ләкин һәр заманның үз геройлары. Китап битләреннән тормышка күчкән исемнәр кайвакыт үзләре яңа образ тудыра. Театр сөюче меңләгән татар тамашачысы бүген Нәфисә исемен матурлык өлгесе буларак кабул итте. Яшь актрисаның тамашачыны үзенең кычкырып торган чибәрлеге белән җәлеп итүе гаҗәп түгел. әйе, сәхнә матурлык ярата. әмма, иң әүвәл, кайчандыр шушы сәхнәдә йолдыз булып кабынган гүзәл Фирдәвес Хәйруллинаның кызы булуы белән кызыксыну уятты түгел микән әле ул? Тамашачы күңеленә якты нурын сибеп, сызылып кына үткән  актрисага булган мәхәббәтебез кызына күчте шикелле. Сөйләшүебезнең Фирдәвес апаны искә алудан башлануы да табигый.

Гадәттә, актерларның балалары сәхнә артында үсә. Күпләрне кы­зыктырган бу серле профессиянең кеше күзеннән яшерен авырлыкларын да күреп торалар алар. Әмма шуңа да карамастан, әти-әнисенең юлын сайлаган актерлар шактый. Сәхнәнең сихри көчеме бу?
– Мин сәхнә артында үсмәдем. Әни мине, гомумән, театрга якын җибәрмәскә тырышты. Артист балаларының күбесе массовкаларда катнаша, гастрольләргә йөри. Мин аларга бик кызыга идем, ләкин әни мине хәтта театрга да йөртмәде. Актриса булуыма бик нык каршы иде ул. Табиб яисә чит телләр буенча белгеч итеп күрергә теләде мине, инглиз телен өйрәтү өчен репетиторга да йөртте. Балачакта үзем дә актриса булырга хыялланмадым, шактый ялкау идем, әнинең роль ятлаганын карап, син боларны ни­чек өйрәнә аласың, дип аптырый идем. 14 яшьтә кисәк кенә туды ул теләк. 

Әниең хәзер сине сәхнәдә күрсә, ничек кабул итәр иде икән?
– Әнинең дуслары, туганнар, шатланыр иде, диләр. Ә үзем хәзергә кадәр, ул мине гафу иттеме икән, дип уйлыйм. Төшләргә бик еш керә әни. Матур итеп керә. «Курчак туе»ның премьерасы көнне күршебезнең төшенә кергән. Бик матур чәчәкләр күтәреп залда утыра ди, имеш. Шунда ук спектакль уңышлы булыр дип юрадым.
 
Күренекле рус актерларын тамашачы күбрәк кино аша белә. Актерны халыкка танытуда, әлбәттә, телевидениенең мөмкинлекләре бик зур. Нәфисә Хәйруллина атлы яшь актрисаны да күпчелек халык «Ерактагы йолдызым» (Халисә Ширмән әсәре буенча Нурания җамали төшергән сериал) телесериалындагы төп героиня аша кабул итте. Телесериалда төшеп караганнан соң, киноактриса булу теләге уянмадымы?
– Иҗат кешесе буларак... миңа сәхнә якынрак. Камера терәлеп торганда, рольгә тулысынча бирелеп булмый. ә театр ул чын сәнгать. Монда сәхнәдә яшисең. Уен белән яшәүнең аермасы бик зур. Танылган режиссер төшергән яхшы фильмда уйнап карар идем, билгеле. Кем белә, бәлки анда башка төрлерәк тойгылар туар... Кайвакыт Интернет челтәрендә сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләр белән аралашам. Алар да: «Фоторәсем­нәреңдә образ тирәнлеге көчле, кинога төшү өчен бөтен мөмкинлекләрең бар, сине күреп алачак­лар», – диләр. Кастингларда катнашырга өндиләр. Мин алар белән килешәм, ләкин әлегә үзебезнең театрдан китәсем килми. «Читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул!» диләр бит. Монда миңа шундый рәхәт, бөтен җаным белән кинәнеп эшлим. Репетицияләрдән соң кичке спектакльгә кадәр хәтта өйгә дә кайтып тормыйм.

Матурлык синең өчен нәрсә ул?
– Әлбәттә, тышкы кыяфәт кенә түгел, эчке дөнья да. Кабыгы гына матур булганнардан кешеләр тиз читләшә.

Тышкы матурлык тормышта өстенлекләр бирәме?
– Башта бирә. Сәхнә өчен матурлык бик мөһим. Ләкин шәхесне бәяләгәндә барыбер профессиональлеккә карыйлар.
 
Артык матур булу куркыныч та дип уйламыйсыңмы? Гүзәллек бәйгеләрендә җиңүче чибәркәйләрнең аяныч язмышлары турында әледән-әле ишетеп торабыз. Синең героиняң Камәрне дә («Курчак туе») матурлыгы харап итте бит. Бөтен нәрсәне дә акчага сатып алып була, дигән фикер безнең заман өчен дә ят түгел...
– Камәрнең эчке дөньясы тирән, холкы белән ул беркадәр миңа охшаган. Аны матурлыгы гына түгел, вазгыять харап итә. Подиумга ашкынучы модельләрнең күбесе исә, дөньяның тышкы ялтыравыгына кызыгучан, алар рухи кыйммәтләрдән ерак. Аларны күбрәк матур тормышка кызыгу аяныч хәлләргә төшерә.



Күпләрне кызыксындырган сорау: җырлыйсыңмы? Тамашачы татар сәхнәсенә яңа Мәйсәрә килмиме дип көтә.

– Җырламыйм. Миңа вокал дәресләре алырга тәкъдим итүчеләр булды. Профессионаллар бер-ике елдан Мәйсәрәләрне, Галиябануларны уйнарлык актриса ясыйбыз синнән, диделәр. Тик минем моңа ничектер әлегә вакытым да, теләгем дә юк.

Мәйсәрәне уйныйсың килмимени?
– Миңа драматик рольләр, көчле рухлы героинялар ошый. Елак, мескен Мәйсәрә образы минем өчен түгел. Татар язучыларының пьесаларын бик яратам дип әйтә алмыйм, гротеск күп. Гаяз Исха­кыйны яратам. Аяз Гыйләҗевне. Аларда тирәнлек, драматизм көчле.

«Курчак туе» алдыннан Исхакыйның әсәрләрен укып чыктыңмы, әллә сценарий белән генә таныштыңмы?
– Укыдым. Әле мәктәптә чакта ук Исхакыйның шактый әсәрләрен – «Зиндан»ны, «Зөләйха»ны укыган идем. Актер профессиясенең четерекле ягы – аның язмышы режиссер кулында. үз режиссерын таба алмаганга гына ачылмыйча калган талантлы актерлар байтак.

Мин үз режиссерымны таптым инде. Фәрит Бикчәнтәев чынлап та минем режиссерым. Кайвакыт хәтта куркып та куям, үземне бер генә режиссерның артисткасы кебек хис итәм. Башка режиссерлар белән эш­-ләгәндә, Фәрит Рәфка­тович болайрак итәр иде дип чагыштыра башлыйм... Тиздән безгә Мольерның «Тар­тюф»ын куяр өчен француз режиссеры Доминик Питуазе килә, ул мине Марианна роленә алды. Менә аның белән эшләү ничегрәк булыр, кызыксынып көтәбез инде.

«Курчак туе»нда, әниең сыман, үз-үзеңне аямый, героиняңның бөтен кичерешләрен йөрәгең белән җиткерүеңне күрдем...
– Әниемә дә күпләр, болай ук җаныңны биреп уйнарга ярамый, дип әйтәләр иде.


 
Фирдәвес апа сәхнәдә генә түгел, тормышта да йөрәге белән янып, бәргәләнеп яшәде, көрәшче рухлы, үтә туры сүзле кеше иде. 
– Мин дә кешегә турысын әйтәм, уйлаганымны эчемдә яшереп кала алмыйм. Холкымны белгәч, дусларым миңа үпкәләмиләр.

Актерлар арасында чын дуслык була алмый, алар роль өчен көрәшеп, бер-берсеннән көнләшеп яшиләр, дигән фикер киң таралган. 
– Дус дигәннәреңә бик ышанып бетмә, диюләрне еш ишетергә туры килә. Миңа мондый сүзләрне ишетүе авыр. Бер-береңә ышанмый ничек яшәргә, ничек итеп бергә эшләргә кирәк? Юк, мин алай булдыра алмыйм.

Ә үзеңнән көнләшүләрен сизәсеңме?
– Сизәм. Көнләшүләр мине бик нык яраласа да, үпкәләп йөри белмим, гафу итәм. Кайбер дусларым: «Син ничек шулай булдыра аласың?» – дип аптырыйлар. әнием: «Таш атканга, аш ат», – дип өйрәтте мине.
Актрисаларның фанатлары булуы табигый. Бер яктан, ул рәхәттер, ләкин аның үз кыенлыклары да бардыр кебек.

Кичәге спектакльдән соң бер егет чәчәкләр бүләк иткән иде. Киенеп кайтырга чыкканда, дуслар: «Нәфисә, сак бул, сине көтеп торалар», – дип телефонга шылтыратып әйттеләр. Машинам янында тагын шул егет чәчәкләр, открыткалар белән көтеп тора. «Сезнең белән алга таба аралашырга мөмкинме?» – ди. «Юк, минем егетем бар», – дип китеп бардым, алай да артымнан килмиләр микән дип шикләндем үзем. Мин куркак кеше түгел, шулай да төрле кеше бар бит...

Чәчәк ташучы егетләргә өметләнер урын юк, димәк...
– Мин шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм. Үзәк журналларда актрисалар: «Ой, мин ничек яратам, мин нинди бәхетле!..» – дип аһ итәләр дә ярты елдан аерылышалар. Аннары аерылышулары турында яза башлыйлар. Миңа андый популярлык кирәк түгел, мин сәхнәдә генә ачылырга телим.



Син, авылга кайтырга яратмыйм, дигән идең. Безгә – авылда туып-үскән кешеләргә – моны аңлавы кыенрак, билгеле... Без авылга кайтып күңелебез белән ял итеп киләбез. Ә син ничек ял итәсең?
– Ялгызлыкны яратам. Онытылып, үз уйларыма бирелеп сәгатьләр буена утыра алам, шулай тулысынча ял итәм. Иҗат кешесенә ялгызлык кирәк. Ләкин озакка түгел – уйларын тәртипкә китерер өчен генә. Әниемнең апасы – Мәйсәрә апаларның Боровое Матюшинода өйләре бар, ял саен диярлек аларга барам, анда минем яраткан этем Яша – ике яшьлек пудель көтеп тора. Шундый яратам мин аны, үбепләр бетерәм!

Бу юлларны укыганда, күпме асыл егет синең этеңнән үлеп көнләшә инде хәзер...
– Минем әле песием дә бар, бохар песие. Хайваннарны бик яратам, алар миңа кайвакыт кешеләрдән әйбәтрәк кебек тоела. Алар сине беркайчан да сатмый, хыянәт итми...

Әниеңнең бертуганнары белән бик якын булуыңны беләм.
– Ай, минем туганнарым искиткеч: бер-берсе өчен таш кыядай торалар. Элек сак кына тәнкыйть­ләгән чаклары да була иде, хәзер инде минем белән киңәшәләр, сүзләремә колак салалар. Бөтен спектакльләремә йөриләр. Алар арасында үземне күз өстендәге каш кебегрәк хис итәм.

Фитнес белән шөгыльләнәсеңме?
– Юк. Тау чаңгысында шуарга яратам. 

Мондый экстримга кем өйрәтте инде?
– Фәрит Бикчәнтәев. Барыбызны да «агулады», бөтен курсыбызны тау чаңгысына бастырды ул.

Моның өчен аңа шелтә белдерергә кирәк. Артистларының тормышын шулай куркыныч астына куярга ярыймыни!
– Мин экстрим яратам, машинада җилдерергә... Холкым шундый. Эштә дә, пьесаны укыганда ук уйнап укый башлыйм. Фәрит Рәфкатович гел: «Уйнама, башта укы, аңыш, өйрән», – ди.

Рольгә керүе авырмы?
– Юк, мин ничектер спектакль алдыннан ук шул роль белән яши башлыйм. Шуңадыр, сәхнәгә чыкканда дулкынланмыйм, каушамыйм. «Дивана» (Туфан Миңнул­лин) спектаклендә мин икенче пәрдәдә генә чыгам, рольгә кереп китү авыр булыр дигәннәр иде. Юк. Миңа рольдән чыгуы авыррак.



Уйнарга хыялланган ролең бармы?
– Бар. Нинди роль икәнен әйтмәс идем.

Бик көчле трагик образлар актерның язмышына тәэсир итә, диләр. Шундый роль тәкъдим итсәләр, баш тартыр идеңме?
– Юк. Театр минем өчен бар нәрсәдән өстен.

Хорафатларга ышанмыйсың алайса. Күз тиюләрдән дә курыкмыйсың?
– Ышанам. Менә, әнием алып биргән талисманны – зәңгәр күзне тагып йөрим, мәчеткә еш барам. Усал күзләр генә түгел, сокланып караган күзләр дә тия бит.

Театрда яшьләр белән өлкән буын арасында аңлашу бармы?
Төрле кеше төрлечә. әниемнең дуслары мине тиң күреп, ахирәтләре кебек сөйләшәләр. Миңа алар белән бик рәхәт. Безнең курсны, гомумән, театрда бик яраттылар. Чөнки театрга һәр ел саен андый көчле курс килә алмый. Менә әниемнәр курсы: Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова... Нинди талантлылар! Алардан соң шактый еллар үткәч, Радик Бариевлар, Миләүшә Шәйхетдинова, Искәндәр Хәйрул­лин курсы килде. һәм менә без: Эмиль Талипов, Алмаз Гәрәев, Гүзәл Минакова, Ильнур Закиров.



Әйе, кызыклы яшьләр килә. Ләкин «Камал театры хәзер сәхнәдә татарча, сәхнә артында русча сөйләшә торган театр» дигәнне дә еш ишетәбез. Милли театр бит ул тел-не саклый торган мөнбәр булырга тиеш. Исхакый сурәтләгән инкыйраз хәтергә килеп, сискәндереп куя.
– Без бит аерым дәүләттә яшәмибез. Миңа калса, татар актерлары татарча да, русча да, инглизчә дә белергә, сөйләшергә тиеш. Бүгенге заманда бу табигый хәл.


Л. Кузнецова, Ф. Гарифуллин фотосурәтләре. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры архивыннан алынды

Беренче күрүдә тамашачы күңелен кыргый гүзәллеге белән яулап алган Нәфисә Хәйруллина, иң мөһиме, сәхнәдә үзен өметле, зур рольләргә дәгъва белде­рерлек  актриса итеп таныта алды. Әңгәмә барышында исә мин аның акыллы-фикерле, чиста күңелле, ихлас – чын кеше булуын күрдем. Ә соңгы соравыма биргән җавабын... әлегә яшьлегенә генә сылтап торам. Балачактан ук һәрдаим: «Татарча сөйләш!» – дип тукып торган әнисенең сүзләре күңелендә ләбаса аның.

«Сөембикә», № 2, 2010. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy