Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАрабыздан беребез → Язмыш сызган маршрут

Язмыш сызган маршрут

Мәдинә Авзалова
Мәдинә Авзалова
12 ноября 2014
2433 карау
Аны рульдә күрүгә, ирләрнең кайсы йөзенә гаҗәпләнү билгесе чыгара, кайсы бармагын чигәсенә төртеп, ә кайсы, «Булдырасың!» дигәндәй, югары күтәреп күрсәтә.
Автобус йөртүче ханым – күргән хәлмени Казан урамында?! Әмма маршрутка чыксаң ташлама юк – юлыңа аркылы төшеп, читкә китереп кысарга да күп сорап тормыйлар. Мөнәсәбәт барлык шоферларга да бертөрле: кырыс һәм таләпчән. Хатын-кыз дип, бернинди ташлама ясалмый.

Тукталышка чыгып торыгыз, автобуста – маршрутта сөйләшсәк кенә... Башкача вакыт юк», – дигән иде ул. Чыгып җитә алмадык. Автобус борын төбеннән генә кузгалып китте. «Их-х, өлгермәдек», – дип, аптырашта калып торганда, телефон шалтырый. Безгә арттан килүче 29 нчы маршрут автобусына утырырга кушалар. Утырдык та язма героебызны куа барабыз. Куарсың да: әзмәвердәй олы автобусның рулен һәм педальләрен нык беләкле, әмма нәфис куллы ихтыярына буйсындырып, ир-ат шоферлар арасында ким-хур булмыйча, берничә елда Казанның талымчан пассажирлары арасында бик оста водитель данын алып өлгергән ханым белән иркенләп сөйләшергә җай көн саен чыгып тормый бит! 



«Бутлеров урамы» тукталышына җиткәч, кондуктор: «Әнә, сезне көтәләр», – дип, безне төшереп калдырды. Юлның икенче ягында торган зур «НефАЗ» автобусын шунда ук күреп алабыз. «Руль артында – хатын-кыз, безнекедер», – дим. Йөгереп барып, мин – шофер кабинасына, ә фотохәбәрчебез салонга кереп чума. Шофер дигәнебез – чандыр-бәләкәй гәүдәле яшь кенә чибәр ханым. Аягы педальгә җитеп тә бетми түгелме соң?! Ә бу әзмәверне ничек оста йөртә! «Рульдә мин – күптәннән. Категория алганда, ирләрне шаккаттырып, теорияне дә, практиканы да уңышлы тапшырдым, күпләрнең ачулары килсә дә, аларны уздырып таныкнамә алдым», – ди үзе. Элгечкә элеп куйган сумкасы, янында гына косметичкасы... Ни дисәң дә, хатын-кыз кайда да хатын-кыз инде ул!

Дөресен әйтим, моңарчы беркайчан да әңгәмәдәшемә арка куеп, кабина баскычына утырган хәлдә гәп куертканым юк иде. «Үзе бер кызык!» – дип, шоферымны сөйләштерә башлыйм. Биш минуттан мотор тавышы да, тукталыш саен салонга яңгыраган игълан да, пассажирларның ара-тирә сөйләшкәләп-төрткәләшеп алулары да тынычсызламый иде инде мине. Бирәсе сорауларым да узган тукталышта төшеп калды бугай. Кара таңнан кара төнгә кадәр руль тоткан, кабат-кабат Казан урамнарын ураткан һөнәре салган җаваплылык­ның авырлыгы, юка җилкәсеннән төшми йөдәткән мәшәкатьле язмышы алдына чыгарып кына торган көтелмәгән хәлләр килеп (автобус кадәр автобусның тәгәрмәче шартласа, берүзе нишли ала икән?) – ярдәм­сез, пассажирлар дорфалыгы алдында чарасыз калган хатын-кызның көндәлек тормышы, авыр хезмәте турында сөйләтмәкче идем бит. Баксаң, язмыш аны сикәл­тәлерәк юллардан да йөрткән, авыррак хәлләргә дә калдырган икән... 

Ул сөйләгәннәр тәэсиренә бирелеп, уйларым үзеннән-үзе Казан урамнарыннан Роза Аблайхан кызы Жандарованың балачагы узган Оренбург якларына, кыз дөньяга аваз салган Беляевка бистәсенә барып тоташа.

– Тоз күлләре турында ишеткәнегез бармы? Безнең район тирәсендә күп алар, – ди ул ипле генә тәгәрәгән автобус көенә җайлашып. – Шунда тудым, шунда үстем. Оренбург университетының чит телләр факультетын тәмамладым. Белгечлегем буенча укытучы мин. Гомеремне балаларга багышлармын дигән идем. Әнием дә укытучы, пенсиягә кадәр мәктәптә тарих фәнен укытты. Минем сыйныф җитәкчем дә иде әле ул.

Роза әнисе турында яратып, тирән хөрмәт белән сөйли. Әйе, ул кырыс, әмма гадел кеше. Гаиләдә алар – дүрт бала. Роза – шуларның иң олысы. «Энекәшемне әни 44 яшендә тапты. Ул минем улымнан 1 яшькә генә кечерәк», – дип елмая Роза.

Дөнья гел син уйлаганча гына барса икән... Кыз, университетны тәмамлагач, үзен яраткан эшенә багышларга, гаилә корырга, балалар үстерергә хыяллана. Хатын-кызга бәхетле булу өчен шунысы да җитә ич! Ләкин аның тормышы берөзлексез чиратлашкан текә борылышлардан гыйбарәт. Бик иртәли кияүгә чыгып, озак та үтми ире белән аерылышырга мәҗбүр булган Роза бу хакта сөйләргә яратмый. Үзе дә аңламый калган мөнәсәбәтне ул: «Кызым өчен рәхмәт аңа...» – дип аңлата.



«Син әти бул, апам әни булсын!»

– Икенче мәртәбә кияүгә чыкканда да миңа нибары 20 яшь иде, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Яратып яшәдем, хөрмәт итә идем. Ирем Марат та мине яраткандыр дип уйлыйм. Ул – бизнес кешесе. Өйләнешкәч, бу эшкә икәләүләшеп керештек. Казанда да сәүдәбез бар иде. Көннәрдән бер көнне «эшебез» челпәрәмә килде. Бизнеска керткән акчаларны җыеп бетерү өчен Казанга күченеп килдек. Фатирга кереп торырга мәҗбүр булдык. Безнең арттан, ичмасам, азмы-күпме ярдәмебез тияр дип, бөтен йорт-җирен, хуҗалыгын ташлап, әти белән әни дә килеп җитте. Ел дәвамында бөтен бурычны түләп бетердек тә... аерылыштык.
– Шундый зур сынаулар аша узганнан соң да аерылыштыгызмы?! Яратыштык, дисең ич!
– Әйе, яратыштык. Беркайчан да сүзгә килешкән булмады. Ә шулай да уртак фикергә килә алмаган җитди бер проблемабыз бар иде: ничәмә-ничә ел яшәп тә балабыз булмады. Ә минем бала табасым килә. «Әйдә, алайса, ЭКОга», – дим. Өч мәртәбә ясап карадылар. Барып чыкмады. Акча турында уйлаган да юк, бик күп акча тотылды ул чакта. Үзе дә бик борчылды. Тик берни хәл итәр чама юк. Алай да Гаиләне планлаштыру үзәгендәге хезмәткәрләр: «Донордан файдаланыгыз!» – дигән киңәш бирде. Мин ризалаштым. Иремә әйттем, ул да каршы килмәде. Әнисен бик ихтирам итә, санлый, киңәшеп эшли торган кеше ул. Бу юлы да ниятебезне аңа әйткән. (Гомумән, әнисен яраткан ир баланы хөрмәт итәм, беренче – әни, аннан соң гына хатын булырга тиеш!) Ә кайнанам, ничек дип әйтим, таләпчән, әйбәт мәгънәдә усал кеше: «Белмим кемнән – тап шуннан баласы безгә кирәкми», – дип, мине ташлап китәргә күндергән. Китте... үзе белән күңелем нурын, йөрәгем җылысын алып китте. Кайгырам, борчылам... ә үзем һаман – бала табу юлында. Әнием исә өзми-куймый: «Кияүгә чык! Балага әти кирәк!» – дип, үзәгемне өзә. Сүзләрендә ни дәрәҗәдә тирән хаклык ятуын хәзер генә – малай үсә башлагач кына аңладым. 

Хәзер Кәримгә 8 яшь. Ул беренче сыйныфта укый. Кәрим (әтисенең исемен Марат улы дип куштык. Марат шулай теләде) бокс белән шөгыльләнә, бассейнга йөри. Күбрәк апасы Венера (ул колледжның 3 нче курсында укый, кече бизнес серләрен өйрәнә) йөртә. Кайчак күршебез ярдәмләшә. Улымның берничә мәртәбә минем белән автобуста утырып йөргәне дә булгалады. Шулай бервакыт руль әйләндергәнемне карап барды-барды да әйтеп куймасынмы: «Әни, син миңа әти бул, ә апам әни булсын!» – ди. Чүт елап җибәрмәдем шул чагында. Бала әти эзли. Аңа әти кирәк! Ә чынында, уйлап карасаң, аның әтисе юк та бит... Гадәттә, донорның исеме сер булып саклана. Һәм ул, дөресен әйткәндә, безгә кирәк тә түгел.



Нигә ир бала булып тумаганмын?!

– Еш бирәм мин үз-үземә шундый сорауны. Әйе, ни өчен?! Бәлкем, ир кеше булсам, бер мизгелдә өстемә тау булып ишелгән проблеманы тизрәк һәм җиңелрәк хәл иткән дә булыр идем. Марат белән аерылышкач, берүземә (хәер, берүземә булмыйча, алар бит бары тик минеке) ике бала калды. Ярый әле әти белән әни бар, алар булышып тора. Инде уйлана башладым: кайда эшкә урнашырга? Кайда, кайда, әлбәттә инде, төшемле, күп акчалы эшкә. Андый эш бармы соң? Укытучының хезмәт хакы ул чагында 10-15 мең сум. Бу акчага тормыш алып бара алмавым көн кебек ачык. Ә үз эшемне башлап җибәрсәм?! Аллага тапшырып, берничә банктан кредит алдым. Барып чыгар дидем, үземә ышандым. Янә сәүдә эшенә кереп киттем. Әмма, кем әйтмешли, кая барсаң, кара шәлең... Алдырып китә алмадым, бөлдем. Бу – илдә кризис котырган 2009 нчы еллар... Хәлем шундый авыр – банкларга биш миллион бурыч, ике бала... Кредиторлар килеп, шундук фатирга, офиска, өйдәге бар мал-мөлкәткә, бөтен счетларга арест салдылар. Әйтсәң, кеше ышанмас, хәтта баланың савыт-сабасына кадәр алып киттеләр. Мин күргәннәрне башкаларга күрсәтмәсен дисәм, андый хәлләр турында гел ишетеп торабыз: кайда кем күпердән сикергән, кайда кем асылынган... Күп минем ишеләр. Мин беркайчан да андый уйны башыма китереп карамадым. Балаларым турында уйлыйм. Мин үлсәм, алар кемгә кирәк? Ничек тә аякка бастырасы иде шуларны. Бөлгенлеккә төшкәч, миңа кредит биргән банк хезмәткәрләрен кисәтеп чыктым: мин бурычымны түләячәкмен, бераз вакыт бирегез, дидем. Инде менә биш ел гел кредитка эшлим. 3 миллион сумын түләдем. Ничек тә пенсиягә чыкканчы түләп бетерәсе иде...

Ирләр генә булдыра ала торган авыр эшкә алынуы – зур автобус йөртә башлавы да башкалардан аерылып торырга теләүдән түгел, шул бурычын тизрәк түләп бетерү өчен бит аның. Балалар үзләрен-үзләре карый. Өйдәге бөтен эшне олы кызы Венера эшли: ул, Кәрим әйтмешли, чыннан да, әни урынына – ашарга пешерә, җыештыра, юа, үтүкли. Алар әниләренең эштән арып-талчыгып кайтканын белә, аны юк-бар белән борчымаска тырыша. Венера ял көннәрендә, каникул вакытларында әнисе янында кондуктор булып эшли. Ни дисәң дә, азмы-күпме, акча бит әле ул. Балалар әниләрен «тегене ал, моны ал», дип аптыратмый. Чөнки барын да күреп, белеп тора.

– Балаларны иркәләп бозарга, диңгезләргә йөртергә мөмкинлек тә, вакыт та юк, – ди әниләре. – Бик авыр миңа. Хәлемне аңлатып, шәһәр башлыгына хат язган идем. Ул мине аңлады: коммуналкадан ике бүлмә бирде. Аны үземчә ремонтлаган да булдым инде. Тормыш итәр өчен бөтен кирәк-ярагыбыз бар, анысы. Хәзер балалар белән шунда яшибез. Рәхмәтләр яусын аңа. Кая барыр идең гозереңә саңгырау калса?! Гомумән, бүгенге көндә мин эшләгән Казандагы 4 нче пассажирлар автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге, аның башлыгы Наил Җәмил улы Садриев миңа булдыра алганча ярдәм итәргә генә тора. Бер генә үтенечемне дә канәгатьләндермичә калганнары юк. Авыр чакта хезмәттәшләрең җилкә куйса, нинди зур бәхет икән ул!



Розаның эш сәгате иртәнге 6 дан кичке 9 га чаклы дәвам итә. Автобусын гаражга керткәнче, өйгә кайтканчы төн уртасы җиткән була. «Безнең ир-егетләргә рәхәт: әзергә кайта, ашый-эчә дә рәхәтләнеп ятып йоклый», – ди Роза. – Ә минем, ишектән керүгә, икенче смена башлана. Кызыма гел салынып торып булмый бит. Кайчак иртән балалар ашап китсен дип, ашарга да пешереп куясың...

Хәзер аның эшләгән бөтен хезмәт хакы банкка китеп бара. «Нигә ир бала булып тумаганмын?» дип сыкранган ханым тормышын, чыннан да, «ирләр генә эшли ала торган» тынгысыз-авыр эштә эшләп, гаиләдә әни урынына да, әти урынына да булып, ирләрчә ныклык белән алып бара. Яңа һөнәре аны ир затына бөтенләй башкача – ир җилкәсендә булган җаваплылыкны аң­лап, тагын да ныграк хөрмәт белән карарга өйрәткән. «Ае­рылышмаган булсак, бәлкем, мин бүген иремә тагын да игътибарлырак булыр идем. Аның хәленә ныграк керер идем. Язмышыма күндем инде», – ди ул. – Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың? – дигән соравыма: «Ә бармы соң ул минем?» – дип, йөрәгемне әрнетә. Ул кияүгә дә чыгарга җыенмый бүтән. «Ирне кадерләп карарга, тәрбияләргә кирәк. Ә минем өстә ике бала һәм ике миллион бурыч», – ди 40 яшен генә тутырып килгән хатын.

...Интернетта аңа карата нинди генә әйбәт фикерләр, теләкләр юк. «Молодец, Роза!» «Бирешмисең!» – дигәннәре бигрәк тә еш очрый. Язмышына – баш, ир-ат хезмәттәшләренә бил бирмичә, катлаулы маршрутын сыкранмыйча, үзенә ышанып үтүче ханымны автотранспорт йөртүчеләрнең профессиональ бәйрәме белән котлап, без дә чыдамлык, сабырлык, юлының – хәвефсез, алдагы көненең якты булуын теләп калабыз! 

Кем белә, бәлкем, бер тукталышта көзге җилләрдә өшеп, зарыгып беткән бәхет нәкъ менә шушы кызыл автобусны көтеп торадыр?  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy