Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшкән?

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшкән?

04 сентября 2015
1234 карау
Гадәти Россия гаиләсе баласын мәктәпкә әзерләр өчен 20 мең сумга кадәр якын акча сарыф итә. 2014 ел белән чагыштырганда, әлеге сумма 47 процентка кискен арткан. Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге ата-аналар арасында сораштыру үткәреп, шундый мәгълүматка ия булган.
Ата-аналар әйтүенчә, 2015-2016 уку елына баласын мәктәпкә әзерләгәндә, 1,5 тапкырга диярлек артыграк акча туздырырга туры килгән. Былтыр уртача сумма 13 628 сумны тәшкил итсә, быел – 20 026 (!). Моңа кадәр әле беркайчан да сабыйларына мондый сумма «корбан иткәннәре» булмаган. 2014 ел белән чагыштырганда, бу сумма – 47 процентка, ә 2005 ел белән чагыштырсак – 225 процентка (!) арткан.
Мәскәү, Санкт-Петербургта яшәүчеләргә, башкаларга караганда, балаларын  мәктәпкә әзерләү өчен якынча 30 мең сум туздырырга туры киләчәк. Җитеш тормышта яшәүчеләр белән югары белемле булганнарның да акчалары күбрәк түгелә.

Чыгымнарның башка пунктлары белән чагыштырганда, язу әсбаплары аеруча кыйммәтләнгән. Шул сәбәпле, аларга гына да 3 мең сумга якын акча таләп ителә. Былтыр бу сумма 1275 сумны тәшкил иткән.
Россиялеләргә мәктәп формасы, спорт киеме, алмаш аяк киемнәрен сатып алу өчен кесә янчыгын шактый гына бушатырга туры килә. Быел бу әйберләрнең барысына бергә 7 мең сумнан артык акча кирәк булган. Ә 2014 елда 5 мең сумга да сыешып булган.

Мәктәп чыгымнары рейтингының икенче урынында – китап-дәфтәрләр. Иң кыйбатлылар рәтендә мәктәп букчасы да бар. Ә Белем көненә укытучыга бүләк итәр өчен чәчәкләрнең бәясе, киресенчә, арзанайган. Быел 700 сумга яхшы букет алып була. Узган ел чәчәк бәйләме өчен 1000 сумнан артык акча кирәк булган.

Мәктәпкә әзерләнү өчен шактый акча сарыф итү сәбәпле, әти-әниләрнең кәефләре шәптән булмаса да, балаларныкы – киресенчә. 41 процент бала уку елы җитүгә бик шат. Һәр бишенче ата-ана баласын зур кызыксыну белән мәктәпкә бара, дип белдерә.

сылтама: http://intertat.ru/tt/mohim-temalar-tt/item/48162-balanyi-m%D3%99kt%D3%99pk%D3%99-%D3%99zerl%D3%99%D2%AF-k%D2%AFpmeg%D3%99-t%D3%A9shk%D3%99n?.html

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy