Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

​Без – бар!

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
01 февраля 2019
419 карау

Инвалидлар өчен коммерция булмаган оешма барлыкка килде. 

Без, «Сөембикә»леләр, аны үзебез ачкан табыш, дип атыйбыз, чөнки яшүсмер чагыннан ук, имгәнеп коляскага утырган Миләүшә Зарипова турында башта журналыбызга яздык. Аннары Татарстанның мәшһүр хатын-кызлары арасында ел саен уздырыла торган «Ел хатын-кызы» бәйгесенә кодаладык. Һәм ул анда –  «Иң яхшы бизнес-леди» номинациясендә җиңүче булып чыкты (2011 елны). Шушы җиңүдән башланды да инде аның дөньяга чыгышы. Аның уңышларын саный китсәңме?! Ул – 2017 елда уздырылган «Нечкәбил», «Татарстан энҗесе» республика бәйгеләрендә җиңүчеләр сафында булган, 2018 елда «Ел эшмәкәре» дигән бәйгедә җиңеп чыккан. Миләүшәне кайларга гына чакырмыйлар. Аны әле «Адәм белән Һава» телевизион тапшыруында, әле инвалидлар, балалар өчен оештырыла торган концертларда күрәсең. Концертта нишли инде, димәгез, дус кызы – психолог Чулпан Галиева белән бергәләшеп җырлый да әле ул. Күзләрдән яшь чыгарырлык итеп, моңлы итеп җырлый алар. Бер генә шуның ише хәйрия кичәләре дә алардан башка узмый. 

– Уйладым-уйладым да, нигә әле мин әйтәм, чакырганны көтеп йөрергә?! Нигә әле үземә инвалидлар өчен махсус оешма оештырмаска?! Бергә булганда бөтен проблемаларны, тормыш куйган киртәләрне җиңеп чыгарга мөмкин ич!  

Инде бүген коммерция булмаган оешманың җитәкчесе Миләүшә Ваккас кызы Зарипова шулай ди. «Без – бар!» дип аталган оешмага әлегә кайчандыр имгәнүләр алып, бәхетсезлеккә юлыккан утызлап инвалид керә.  

– Бу тормышта без дә бар, без дә, физик яктан чикле булсак та, таулар күчерә алабыз. Оешма шуны күрсәтер өчен кирәк, – ди Миләүшә ханым. 

Белмичә әйтми ул. Сүзләренең хаклыгын эше, уңышлары белән дәлилләп бирде бит инде ул. Өстәвенә, аның җиде яшьлек бәләкәй кызы исемен йөрткән «Алия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры булуын да исегезгә төшерәбез. «Минем әнием – иң матуры», – дип күзенә генә карап торган җиде яшьлек кызчыгының киләчәктә ул башлаган бөтен игелекле эшләрдә булышчысы, ярдәмчесе булуына иманы камил аның. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com