
Пенсия турында ялган хәбәр
Телефонга хәбәр килде: «Пенсионерлар, паспортларыгызны алыгыз да, тиз генә үзегез яшәгән урыннардагы пенсия фондларына барыгыз. Пенсиягә 720 сум акча өстәлергә тиеш. Пенсия фонды хезмәткәрләренең бу хакта бик әйтәселәре килми. Барыгыз, таләп итегез!»
Бу хәбәрне ишетүгә шундук – танышым Яшел Үзән районының Пенсия фонды бүлеге җитәкчесенә шалтыратам.
Ялган хәбәр, ул минем телефонга да килде. Ышанмагыз! – диде.
Ә менә эшләүче пенсинерларга индексация мәсьәләсендә ул тынычланырга кушты. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре дә индексацияләнеп барыла. Эшләгәндә түләнми, эштән киткәч, җыелып барган индексация акчасы пенсиягә өстәләчәк. Гыйнвар аенда тагын индексация көтелә.
фото: https://pixabay.com
Сезнең фикер
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.