Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Баладан «котылу»

Баладан «котылу»

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
22 августа 2018
1468 карау
Ананың балага карата хисе бары бер генә төрле: ул аны ярата, үлеп ярата, үтергәнче түгел... 

  
Сүземне нидән башларга да белмим. Ни дип әйтергә мондый вәхшилеккә? Мәче дә баласын ташламый, дибез. Көндәлек әйтелә торган сүзләр бит бу. Кочакка керергә дә өлгермәгән сабыйларын хастаханәләрдә, урамнарда, балалар йортларының ишек төпләрендә калдырырга остарып киткән әниләр, нәниләрен үтереп, чүплеккә ташлаучылар янында, гафу итәсез, фәрештә булып күренә хәзер.  

Югыйсә ел башында гына Россия Президенты, бала табучы әниләрне кайгыртып, илнең демографиясе турында уйлап, махсус программа да тәкъдим иткән иде. Ул хәзер тулы көченә гамәлдә. Күп балалы әниләр өчен борчыласы түгел, дәүләт үстерешә, дип куанган көннәребезнең берсендә менә шундый хәбәр. Бер селтәнүдә үзеңнең тормышны да,  балаларның язмышын да сызып ташлау өчен рәхимсез бер адым җитә икән. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 106 нчы маддәсендә дә (ананың яңа туган баласын үтерүе) әйтелгән. Димәк, андый хәлләр булгалап тора. Димәк, җан әрнеткеч андый Закон тиктомалдан кабул ителмәгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат үзәкләреннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге вазгыять безнең файдага эшләми. Чөнки җинаятьче әниләр (болай дип әйтергә тел әйләнми) бөтенесе бер сүздән бу хәлгә барып җитүнең сәбәпләре итеп, тормыш авырлыгын, акча юклыкны, ир белән мөнәсәбәтләрнең киеренкелеген китерәләр. Гомерлек сабак, гыйбрәт булырдай күңел тетрәткеч мондый вакыйгалар әледән-әле кабатланып тора. Без дә бу хакта беренче мәртәбә генә язмыйбыз инде. Кызганыч, тиешле нәтиҗә генә ясый алмыйбыз. Гөнаһсыз сабый гомеренә бәрабәр ни-нәрсә бар соң бу дөньяда?! 

 Абортка акчасы булмаган 

Чатнама салкын көннәрнең берсендә Чаллы шәһәрендә яшәүче егетләр, урамда сыра эчкәннән соң, шешәләрен ташларга дип чүп савыты янына киләләр, контейнердагы калдыклар арасында полиэтилен пакетка төрелгән бәби гәүдәсен күреп алалар. Һәм шундук полициягә хәбәр итәләр. 

 Әни кешене икенче көнне үк табып алалар. Аңа – 24 яшь, төрле ирдән ике кечкенә баласы бар. Үзе кияүдә түгел. Әтисе белән яши. Беркайда эшләми. Өченче балага узуын белгәч, әтисенә әйтмичә генә тугыз ай күтәрә. Төшертергә акчасы булмый. Баласын төнлә таба да, «суламый, үлгән», дип, чүпрәккә төреп, ишек төбендәге чүп савытына китереп куя. Ә бәлкем, аны табиблар коткарып та калган булырлар иде. Ә бәлкем, ул балага чыннан да ярдәм кирәк булгандыр. Пакет шунда тәүлек буе тора. Әтисе аны чүп дип уйлый. Бары икенче көнне генә хатын баласының үле гәүдәсен икенче подъезд төбендәге чүплеккә чыгарып ташлый.  

 Учетка куймаганнар 

Әлмәт районының Колшәрип авылы янындагы чүп эшкәртү контейнерыннан табып алынган бәбинең үле гәүдәсен тикшереп караган суд-медицина экспертизасы хезмәткәрләре: «Бала туганда исән булган», дигән фикергә килә. Мәгълүм маддә буенча җинаять эше кузгатыла. Баласын үтерүче 29 яшьлек хатын гаебен тулысынча таный. Тугач та, баланы балконга чыгарып куюы, ике-өч көннән соң контейнерда калдырып китүе турында сөйли. Йөкле хатын авылның фельдшерлык пунктына мөрәҗәгать итүе, аннан юнәтмә алып, Әлмәткә хатын-кызлар консультациясенә баруы, анда аны, медицина полисы булмау сәбәпле, учетка куюдан баш тартулары хакында сөйли. «Аннан соң мин инде беркая да мөрәҗәгать итмәдем», – ди ул. Ни өчен табиблар йөкле хатынны кире борганнар?! Бу сорауга җавап әлегәчә ачык кала. Ә бит фаҗигане булдырмыйча калдырырга да булыр иде.     

 Дүрт елга хөкем ителгән 

Быелның февралендә яңа туган баласын, йөзе белән мендәргә каплап, буып үтергәне өчен 29 яшьлек хатынга хөкем карары чыгарылды. Ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер ул – колониядә. Һаман да шул бер хәл:  пакетка салынган бала, чүп савыты... «Гаебен таныды, үкенә...» – диделәр тикшерүчеләр аның турында. Ләкин эш узган, дөньядагы кичереп булмый торган иң зур, иң рәхимсез җинаять эшләнгән. Үкенүдән хәзер ни файда? 

 «Чүп»не улыннан чыгарткан. 

Инде менә тагын бер җан әрнеткеч хәл. Әле күптән түгел генә Аксубай төбәгендә яшәүче 36 яшьлек ике бала анасы бәби таба. Баласының сулавын күреп, шундук пакетка төрә һәм чиләккә салып, өйалдына чыгарып куя. Нәтиҗәдә, бала туңып үлә. Ә дүрт көннән соң, (шул гомер ул күз алдында, чиләктә ята!) олы улына төргәкне «мусорка»га ыргытырга куша. Белсә икән малай шул чагында чүплеккә кемне ташлаганын?! Эш моның белән генә бетми. Хатын чирләп китә һәм ярдәм сорап хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Шунда гына аның кырын эшләре беленә. Бу хатынга карата җинаять эше кузгатылды. 

Кемдер бала булмаудан интегә, ә кемдер әнә шулай... Имеш, кирәк булмаган ул бала аңа, артык булган. Йөккә узган хатын-кыз һәр адымын уйлап, кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белеп яши. Баланы, кирәк дип тапмый икән, төшертә ала. Моның өчен хатын-кызлар консультациясенә барып күренергә генә кирәк. Ә нигә төшертү өчен  акча кирәк? Бүген медицина ярдәме шул дәрәҗәгә җитте ки, һәркайда үзеңнән алда акча йөри. Шуңа күрә адым саен, атлаган саен без Ходайдан сәламәтелек, балаларга исәнлек-саулык сорыйбыз. Инде әнә аборт та проблемага әйләнә бара. Ә проблеманың нәтиҗәсе – күз алдында. 

Әлмәттәге вакыйгаларга әйләнеп кайтыйк. Хатын бит барган фельдшерлык пунктына. Хатын-кызлар консультациясендә дә булган. Ә аңа нәрсә дип җавап биргәннәр?! «Медицина полисың, иминлек таныкнамәң юк. Без сине исәпкә куя алмыйбыз». Ул кайтып киткән дә башка инде табибларга күренмәгән. Учетка куйган булсалар шунда...  Игътибарсызлык, бигрәк тә йөкле хатын-кыз мәшәкать-борчуларына җитди карамау җинаять кылган әниләрне генә түгел, биредә катнашы булган бик күпләрне намус суды алдына бастыра.  
 Чүплектән табып алынган бәбиләрнең бик сирәге генә исән кала. Күбесен үтереп ташлыйлар. 

Берничә еллар элек «Ана даны» медаленә лаек булган күп балалы ана турында язганым истә. Бер-берсен яратышып яшәгән матур, җитеш гаиләдә дә шундый хәл булыр икән. Хатын йөкле булуын иреннән ничек яшергән? Мөмкин эшме бу? Бик гаҗәпләнгән идем шул чагында. Аксубайда булган вакыйга да бермә-бер шуны кабатлый. Ничек инде ир кеше хатынының авырга узганын белми?! Бәлкем, иргә шулай уңайлыдыр? Бәлкем, ул махсус күрмәмешкә салышадыр? Кайчак башка шундый уйлар да кергәли. Әллә инде ирләр шулкадәр ваемсыз, битарафка әйләндеме? Хәер, ире белгән-сизенгән хәлдә дә, ул ике арада сер булып калачак. Моңа минем иманым камил. Чөнки тормышның бөтен авырлыгын җилкәбездә күтәрергә күнеккән без – хатыннар, хәтта закон каршына басып, хөкем эскәмиясенә утырган очракта да  ирләрне сатмыйбыз. Шулай бит?! Ләкин биредә шунысы бар: хатынның ни өчен консультациядә учетка куелмавы турында сораштыра башлагач, Аксубай районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары: «Безнең табиблар хәтта аның өенә бардылар. Үзе теләмәде, рөхсәт бирмәде», – дип куйды. Әйе, пациент теләми икән, берни эшли алмыйсың. Россия Федерациясенең 323 нче Законындагы 19 маддәсендә бәян ителгәнчә, һәркемнең медицина ярдәменнән баш тарту хокукы бар. Ә бит, бер уйласаң, учетка куелмый икән, баланың барлыгы-юклыгын берәү дә белми. Медицина хезмәткәрләре, дип әйтүем. Бу вакыйгага карата без конкрет берни әйтә алмыйбыз. Тикшерү нәтиҗәләре ни күрсәтер? 

«Өмет бишеге» 

Ташландык бәбиләр өчен уйлап табылган бәби-боксларны кайда ничек – төрлечә атыйлар. Ул бүген безнең илнең дистәдән артык регионында эшли. Краснодар өлкәсеннән юл алган бу башлангыч Татарстанга да килеп җитте. Моннан өч еллар чамасы элек Чаллы шәһәрендә ачылган «тормыш тәрәзәләре» – бәби-бокслар, Кама балалар медицина үзәгенең матбугат җитәкчесе Диләрә Эстринаның әйтүенә караганда, үлемгә дучар ителгән бәбиләр өчен икенче тормыш бүләк итә.  

...Төн уртасында бәби-бокстан одеялга төрелгән ике айлык кызчыкны алалар. Янында сумка, ә сумкада бала өчен кирәкле әйберләр. Һәм записка... баласын калдыручы әни үзенең ни эшләгәнен белгән. Әйе, бик начар эшли ул. Әмма баласына кирәкле-тиешле тәрбия бирә алмаячагын да бик яхшы аңлый. Мохтаҗлык аны соңгы адымга барырга мәҗбүр иткән, имеш. 

– Бәби-бокс – баладан аноним баш тарту өчен эшләнгән махсус җайланма, – ди Диләрә Эстрина. – Бәбине бокска куюга, ишек ябыла. Шундук сигнал килә башлый. Аннан инде баланы урам ягыннан беркем дә ала алмый. Хастаханәдәге хезмәткәрләр бокста бала барлыгын шул рәвешле белә. Бәби-бокс янында видеокамера да, сакчылар да юк. 

Дөрес, баласын бәби-бокста калдырган әни, бәбиенә физик зыян килмәгән очракта, җинаять җаваплылыгына тартылмый. Балага «ташландык» статусы бирелә дә, ул алга таба уллыкка-кызлыкка алынырга тиешлеләр исемлегенә кертелә. 

Исегезгә төшерәбез, узган елның сентябрь аенда сенатор Елена Мизулина мондый «өмет бишекләрен» тыю турындагы закон проектын хуплавы турында белдергән иде. «Тормыш кыенлыкларын сылтау итеп, баладан баш тартуны туктатырга, тыярга кирәк», – диде ул. Бер караганда, бала үзенең әти-әнисенең кем икәнлеген белергә тиеш. Ә болай аның хокуклары бозыла. Икенче караганда, бәби-бокста бер генә баланың тормышы саклап калынса да, ул инде үзен аклый. Чүплеккә ташланган балаларга әти-әниләренең кем булуы кирәкми дә кирәкми. Чынында, мондый җайланмалар баладан котылырга карар кылган хатыннарга кирәк. Ә «котылу» дигән яман сүзнең ни икәнен беләсез инде: йә ул бәбиен мәче баласыдай, урамда ыргытып калдыра, йә чүплеккә ташлый. Үтереп котыламы, бәби-бокска куеп котыламы... Монысы аның өчен әһәмиятсез. Тик котылсын гына... 

Кеше тормышы – бәһасез. Ул безнең Конституциядә дә шулай дип әйтелгән. Шунысы да бар: баладан мондый җиңел юл белән «котылу» – ул яшь әниләрне бөтенләй иркенлеккә чыгармасмы? Болай да юк дәрәҗәсендәге җаваплылыктан бөтенләйгә азат итмәсме? Әйе, таяк ике башлы. Иң куркынычы: баланы бәби-бокскамы, йә булмаса башка бер җайланмагамы, калдырып китү гадәти күренешкә әверелмәсме?! Аз гына авырлыктан да сыгылып төшәргә әзер әниләргә яшел урам ачып, тагын да аздырмабызмы? Сораулар күп...   

 Ләкин нинди генә авыр хәлдә калганда да бизмәндә бала гомере торырга тиеш түгел. Биредә акчасызлык та, юклык та, мохтаҗлык та сәбәп була алмый. Хатын-кызның котылгысыз күренгән хәлдән чыгу өчен соңгы адымны («Нинди гөнаһ сәбәпле үтерелдең?» Коръәннең «Тәквир» сүрәсе, 29 нчы аять) сайлавы үзе үк бик күп нәрсә турында сөйли. Аклап та, яклап та әйтүем түгел. Һич түгел. Кабергә кадәр озата барган иң зур гөнаһларның берсе шулдыр. Кызганыч, «баладан котылу» дигәнебез бүген әнә шундый куркыныч мәгънә ала бара. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com